"Яћарыш”ныћ һђрбер санын
Интегеп кљтеп алам,
"Атна вакыйгалары”н
Кызыксынып укып барам.
Соћгы елларда безнећ гаилђ "Яћарыш” газетасына язылмыйча калмый. Кайбер вакыт газета билгесез сђбәпле килми калса, бик борчылам, шунда ук почта хезмђткђрлђренђ мљрђќәгать итђм. Яздырмаучылар: ”Почта ящикларыннан газетаны алып китђлђр, шућа язылмыйбыз”, - дип аћлаталар. Андыйларга: ”Чишелмђгђн проблемага ђлегә юлыкканым юк, њзегез бераз талђпчђн булыгыз!” - дип кићђш итђр идем. Татар телендђ чыга торган бердђнбер газетабызның безгђ кирђклеген миллђттђшлђребез аћларга тиешләр. Милли њзаћыбыз њссен иде. Ә мин үзем ”Яћарыш” лыларныћ тырышлыклары белђн горурланам. Ђнђ бит, безне Татарстан яћалыклары белђн таныштырып торырга да мљмкинлек булдырдылар. "Татарстан - Яћа гасыр” каналын ничек кызыксынып карыйбыз, шулай ук "Атна-вакыйгалары”н да кљтеп алабыз. Бу –"Яћарыш”ныћ зур ућышларыныћ берсе. Себердђ яшђњче татарларга татарстанлыларныћ кыйммәтле бњлђген җиткерүчеләрнең барысына да рђхмђтебезне белдерђбез. 2012 нче елныћ беренче яртыеллыгына язылу бара. Газетага язылу бђясенең арта төшүе халкыбызны куркытмас, тиражы артканнан арта барыр дип ышанабыз. ”Яћарыш”ыбызның яңадан-яңа үрләр яулавын телђп
Тимур АЙБАТОВ.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.