Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Январь » 17 » АСТАНАЛАР
23:12
АСТАНАЛАР

Бу Себергә ислам дине керү белән бәйле. Аңа кадәр мондагы халык мәҗүси дине белән яшәгән. Саз артындагы авылларда гомер итүчеләрнең көнкүрешендә, дини ышануларында әле дә шул еллар кайтавазы булырлык ышануларны күрергә мөмкин.

Себергә ислам динен Бохарадан 366 шәех алып килгән. Аларны шәех Баџаветдин Нђкышбанди оештырып җибәргән дигән тарихи вакыйга китапларда урын алган. Тик соңгы елларда эзләнүләр нәтиҗәсендә яңа мәгълүматлар табылды. Шуларның берсе – галим Ришат Рәхимов тапкан кулъязмада - "сачара”да укырга мөмкин булган кайбер яңалыкларга нигезләнеп, Себердә ислам диненең 600 еллар элек түгел, ә 900 еллар элек үтеп кергәнлеге мәгълүм булды. Бу турыда танылган милләтпәрвәр галимә Фәүзия Бәйрәмова да бер язмасында әйтеп үтә: "Моћа кадђр књп кенђ галимнђр Себергђ ислам динен моннан 600 еллар элек кергђн, дип бардылар, чљнки халык кулында сакланган шђќђрђлђр шулайрак сљйли иде. Галим Катановныћ 1905 елны бу шђќђрђлђрне аћлатуыннан књренгђнчђ, шђех Баџаветдин Нђкышбандинећ ђмере белђн, 1394 елда Бохарадан Себергђ 366 шђех џђм сђед килђ, ђмма аларныћ књпчелеге дин љчен сугышып, биредђ њлеп кала, шђџит китђ. Ђмма бњгенге галимнђр џђм яћа табылган документлар, нђсел шђќђрђлђре Катановныћ язганнарын кире кага, чљнки, беренчедђн, Катанов ирекле тђрќемђ генђ кылган була, икенчедђн, ул шђќђрђлђрдђ Бохара шђехенећ Баџаветдин дигђн исеме генђ була, Нђкышбанди сњзе анда юк, шулай ук ул заманда Бохарада ђмир булып аксак Тимер утыруын да онытмаска кирђк, Катанов исђ Шђйбани хан, дип язган була. Шушылардан чыгып, бигрђк тђ яћа табылган џђм фђндђ "Грамота хранителя Юрумской Астаны” дип аталган борынгы кулъязмага таянып, тарихчылар Себергђ ислам динен Катанов књрсђткђнгђ караганда 300 ел алдан кергђн, дип баралар. Џђм Баџаветдин бернинди Нђкышбанди тњгел, ђ Ќђлђлетдин Руминыћ ђтисе Баџаветдин Мљхђммђт бен ђл-Хљсђен ђл-Хатиби ђл-Бђлхи булган, дип язалар. Ягъни, ул заманда, 12 гасыр азагы, 13 гасыр башында, Иранныћ Хљрђсђн вилаятендђ яшђгђн изге Баџаветдин, Бохара ханы Мђлик янына килеп, аны Себергђ ислам дине тарату буенча дин ђџеллђре ќибђрергђ књндерђ.
Њзе дђ пђйгамбђребез Мљхђммђт саллаллаџу галђйџивәсђлләмнећ нђселеннђн булган, халык арасында "галимнђр солтаны” дип атап йљртелгђн Хуќа Баџаветдин Бђлхинећ бљтен Урта Азиядђ дђрђќђсе искиткеч зур була, аныћ сњзенђ ханнар-патшалар да колак сала. Шулай итеп, изге Баџаветдиннећ чакыруы буенча, 1190 - 1200 елларда Себергђ бер Бохарадан гына тњгел, бљтен дљньядан ќыеп ић зур дин ђџеллђре, шђехлђр џђм сђедлђр ќибђрелгђн булырга тиеш, алар арасында ак тђнлелђр дђ, кара тђнлелђр дђ (зђнкилђр), гарђплђр џђм фарсылар да, тљркилђр џђм болгар-татарлар да, сљннилђр џђм шигыйлар да була. Галимнђрнећ ђйтње буенча џђм кайбер шђќђрђлђрдђн књренгђнчђ, Себернећ мђќњси халкы кайда мђкер-хђйлђ, кайда кљч кулланып, бу изгелђрнећ књпчелеген њтереп бетерђ, сазлыклар џђм књллђр, кара урманнар шђех џђм сђедлђрнећ сљяге белђн тњшђлђ. Ђмма мин њзем Себер халкыныћ ислам миссионерларын шулай явызларча юк итњлђренђ ышанып бетмим, чљнки ќирле татарларныћ, ханты-мансыларныћ кић књћелле, тыныч миллђт икђнлеген белђм. Ахырысы монда ислам дине ђџеллђре ниндидер явыз кавемнђр белђн очрашканнар џђм тарихта болар билгеле булырга тиеш.
Шунысын да ђйтергђ кирђк, югарыда искђ алынган Юрым шђќђрђсендђ Бохарадан килгђн дин ђџеллђренећ нђкъ менђ Тубыл-Йортта, Иртыш-Ишин (Ишим) буйларында дђгъвђт кылулары хђбђр ителђ. Тагы да мљџиме – бу шђќђрђдђ Мђњлана Ќђлђлетдин исеме дђ телгђ алына! Шђќђрђнећ 24-29нче юлларында: "Бохарада Мђњлана Ќђлђлетдин яшђгђн, ул изгелђрнећ њлеме турында ишеткђч, аларныћ исемлеген тљзи џђм шул дђфтђре белђн њзенећ мљриде Ќђгъфђрне Тубыл-Йортка ќибђрђ... Ќђгъфђр ишан Тубыл тирђсенђ килђ џђм 23 изгенећ каберлђрен ачыклый, аларныћ исемнђрен язып, астана караучыларына бирђ, 283ен таба алмый”, диелђ. Џђм алга таба 23 изгенећ исемнђре, астана-каберлеклђре кайдалыгы санап кителђ. Шулар арасында Ќђлђлетдин Руминыћ да нђселе бар! Шђќђрђнећ 38-39 юлларында: "Ишим тирђлђрендђге Улуг Буранда шђех-газиз Бикђч ата кабере, ул Мђњлана Ќђлђлетдин нђселеннђн иде”, диелђ», - дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Менә шул каберлекләрнең күбесе бүгенге көнгә кадәр сакланып, өйрәнелеп килә. Р.Рәхимов аларның сиксәнен тарихи һәйкәлләр исемлегенә керткән инде.

Астаналар халык арасында шулкадәр зур мәгънәгә ия. Алар турында күп легендалар сөйләнелә. Бәеш астанага, хәтта, җиде мәртәбә барсаң, изге Мәккәгә хаҗ кылган шикелле буласың дигән ышану да бар. Анда шәех улы, хатыны белән Хәким-ата күмелгән. Ә Хәким-ата – ул гомумтөрки әдәбият вәкиле, изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән атаклы кешегә әверелгән,  кабере дә изге урынга әйләнгән Әхмәд Ясәвинең шәкерте Сөләйман Бакырганый. Хәким-ата 366 шәехләр төркеменең җитәкчесе булган икән. Аның Харәзмдә үлүе билгеле, кабере Төмән өлкәсендәге Бәеш авылы янында барлыкка килүе дә могҗизалы. Хәким ата кабере 40 ел ярыннан чыккан Амударья сулары астында ята. Аннары бер байның - Чәләлетдин хуҗаның төшенә кереп, Сөләйман Бакырганый: "Менә бу урында мазар төзе, үзең дә шунда гына урнаш, күршеләр булыйк”, - дигән имеш. Шуннан Бәеш авылының янында астана барлыкка килә һәм бай да шунда күмелә. Аның дәвалау үзлекләре турында да сүзләр йөри.

Астана янындагы сулыклар, кырларга тияргә ярамый, су коену тыела. Алар табигый килеш кенә сакланырга тиеш. Бер шундый изге сулыкта Роза исемле ханым су коенырга керә. Ул арада чалт аяз, кояшлы күк йөзе каралып, яшенле, күк күкрәүле яңгыр коя башламасынмы? Тиз арада чыгып белгәннәрен укый башлауга, тиз генә яңгыр да бетә, кояш та елмая башлый.

Каскара янындагы астаналар тирәсен берничә мәртәбә кырларны зурайтырга – сукаларга уйлыйлар. Тик төрле сәбәптән, я техникалары ватыла, я ягулыклары бетә, я кинәт кенә чокыр ясалып, шунда көпчәкләре төшеп китә, аларга ниндидер көч бу уйларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Индрәй авылы янындагы матур Индрәй күле уртасында утрауда да астана бар. Анда ел саен чыгып намаз укыйлар, күмелгәннәр рухына багышлап корбан чалып, аш үткәрәләр. (Бу эш барлык астаналарда да ел саен башкарыла. Һәр изге урын янына тартма урнаштырылган, үткәннәр, яисә махсус килүчеләр садака салалар). Быел җәен шул утрауда янгын чыга. Күрүчеләр утрауның янмый торган өлешенә баручы гаскәрләрнең, төрле яшьтәге халыкның шәүләләре турында сөйлиләр. Алар ниндидер күпер шикелле җиргә килеп, шунда менгәннәр дә, юкка чыкканнар. Ул яктан елаган, кычкырган тавышлар ишетелгән. Элеккерәк елларда чалмалы муллаларны, яулыклы остабикәләрне дә күргәләгәннәр.

Канчәбер авылы янындагы борынгылар буыннан-буынга тапшыру нәтиҗәсендә кемнеңдер хәтерендә сакланып калган изге җирне агач җепсәләр белән уратып алгач, уртада каберлек кебек биеклек үсеп чыга. Мондый могҗизага башка якларда да очраганнары билгеле.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 1053 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz