Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Январь » 17 » АСЛАНАДА ТАТАР МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ ЯҢАРТЫЛДЫ
23:21
АСЛАНАДА ТАТАР МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ ЯҢАРТЫЛДЫ

Үзәк, әлбәттә, танымаслык булып үзгәргән. Заманча бизәлгән мәдәният йортында зур фойеда ялтыр-йолтыр килеп чыршы утыра. Ә инде концерт залы, сәхнә, бию, тантаналар бүлмәләре һәм башкалары рәхәтләнеп эшләргә илһам гына биреп тора сыман. Монда якын дустыбыз, актив хәбәрчебез, якташларын өлкәдә танытучы, аларны үз телләрендә матбугат укытырга җаны-тәне белән тырышучы, туган як тарихын саклаучы, җыючы Искәндәр абый Янтимеров булдырган бай материаллар тупланган музейга да шактый урын бирелгән. Әлегә ул эшләнеп бетмәгән икән.


Эш ягыннан сынатмаслар асланалылар. Илчан Хөснетдиновлары, "Тамаша”лары өлкә күләмендә генә түгел, халыкара бәйгеләрдә дә үзләрен күрсәтеп өлгерделәр инде һәм аларны һәркайда хөрмәт белән каршы алалар.

И.Хөснетдинов җитәкчелегендәге мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештырган чаралар биш авыл халкын рухи баетып тора. Гадәти дөньяви һәм дини бәйрәмнәр белән бергә урам-ишегалды, "Балыкчылар көне”н, "Туган авылым”, " Серле сандык”  бәйрәмнәрен, юбилярларны тәбрикләү, туйлар үткәрү, хәрби кино кичәсе, солдатларга посылка җыю иҗади проектлары кебек үзенчәлекле чаралар белән дә аерылып тора аларның эшләре.

Үзәктә озак еллар Ильяс Бакиев оештырган һәм әйдәп баручы танылган "Тамаша” халык фольклор төркеме белән бергә 2000 нче елдан бирле Мәрьям Төлкебаева җитәкчелегендәге "Ләйсән” җыр, 2010 нчы елдан Миләүшә Яценович җитәкчелегендә бию түгәрәге эшләп килә. Алар райондагы һәм күрше авылларда концертлар кую, барлык чараларда актив катнашу белән бергә өлкә һәм Россия күләмендәге фестиваль-конкурсларга да еш чакырылалар. Үткән ел гына "тамаша”лылар өлкә "Созвездие ТСН” телевизион бәйгесендә, өлкә һәм бөтенроссия сабантуенда, өлкә һәм бөтенроссия күләмендәге "Түгәрәк уен” фольклор, өлкә "Дуслык күпере” фестивальләрендә катнаштылар.  "Тамаша” авыл саен бөртекләп җыйган халык җәүһәрләрен үз эшендә куллана, алар үткән ел сабантуйда "Күңелле мәйдан” тамашасын тәкъдим итсәләр, "Түгәрәк уен”да "Көймәдә” фольклор күренеше белән чыгыш ясап, Самарадан 2 нче дәрәҗәдәге диплом алып кайттылар. 


Авыл халкының ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыру, яшь талантларны табу һәм аларны үстерү   максатында сәнгатьнең барлык төрләре буенча үткәрелгән смотр-конкурслар, гомумән, барлык мәдәни чаралар югары таләпләргә нигезләнеп, зур оешканлык белән, үзенчәлекле итеп үткәрелә. Кечкенә авылларны да ятим итмиләр, анда күчмә клуб булып баралар. Күлавыл һәм Бумаерда С.Мирхәлилов һәм И.Бакиевлар тырышлыгы белән гаилә бәйрәмнәре, күргәзмәләр оештыру, педагогларны котлау, туган көннәр белән тәбрикләү активлашты.

Аслана мәдәният йортында төрле берләшмә һәм клублар эшли. "Гаилә белән бергә ял итәбез” клубына 20 пар йөри. Алар белән бәйрәмнәрдә кызыклы уеннар белән күңел ачу кичәләре, театральләштерелгән тамашалар үткәрелә.

Гомумән, иҗади сәяхәтләргә бай монда үзешчәннәр тормышы. Әле генә авылда берәр бәйрәм үтсә, чакыру алу белән, тиз генә тупланган рухи байлыкны чарлап, район үзәгенә чыгып китәләр.

И.Хөснетдинов, Ю.Кәбиров, М.Төлкебаева, З.Галеева, И.Бакиев кебек талантларны һәркем яхшы белә.

Алар әле яшьләр белән дә килешеп иҗат итәләр. "Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” беренче өлкә гаилә фестивалендә Рауды авылында яшәүче Шәмиевлар гаиләсе гореф-гадәтләр номинациясендә җиңүче булдылар. "Ике канат” гаилә клубы икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Барлык авылларда да "Гаилә матур киләчәккә чакыра” бәйгесе үтә, анда аеруча яшь парлар теләп катнашалар. Шулардан Күлавылдан - Калиевлар, Бумаердан - Садыйковлар, Раудыдан Сичбаковлар җиңделәр. Аларның һәр чараны үз күрүендә үзәк хезмәткәрләренең җәйге ялларда бала һәм яшүсмерләр белән тыгыз эш алып баруының да нәтиҗәсе бардыр. Ел саен җәй көннәрендә алар өчен кичке чаралар оештырыла. Алар төрле темаларга багышлана, күңел ачып кына калмыйчан, эшкә өйрәнүләре дә, рухи яктан күңелләрен баету да беренче планга куела. План төзегәндә балалар теләге дә искә алына, чараларны оештыру мөмкинлеге үзләренә дә бирелә.

Клуб әгъзалары тарафыннан 4 елда солдатларга 34 посылка җыеп җибәрелгән, ел саен Бөек Җиңү көне уңаеннан балалар ветераннарның һәркайсын өенә барып котлап, үзләре бәйләгән оекбаш, бияләйләрен һәм башка кул эшләрен бүләк итәләр. 

Менә шундый тырыш мәдәният эшлеклеләре бик лаек мондый затлы бинага.

- Быел районда 3 мәдәният учагы ремонтланды, - дип билгеләп үтте район хакимиятенең мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге начальнигы Н.В.Ралка. – Бу матурлыкны, уңайлылыкны булдыру, әлбәттә, өлкә губернаторы ярдәменнән башка булмас иде. Элекке авыл башлыгы В.Якушев белән очрашып, ул эшне район җитәкчесенә тапшырып, шулай күп сөйләшүләрдән соң гына мәсьәлә уңай хәл ителде. Чөнки ремонтка киткән акча безнең район өчен шактый зур иде.

Аслана мәдәният үзәге әле районда методик үзәк булып та исәпләнә. Хәзер инде тәҗрибә уртаклашырга аларга теләсә кемне алып килергә мөмкин. Тиздән яңа аппаратура да алыначак. Без белгечләрне эшкә дә чакырабыз. Аларга яшәр өчен торак та бирәчәкбез. Бигрәк тә безгә чын фольклорчы, музыкантлар, театр режиссеры кирәк. Аларны үзебездә көтеп калабыз.

Мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате булган халык кына югары үсешкә, камиллеккә ирешә ала. Соңгы елларда өлкәбездә спортны, мәдәниятне үстерүгә, аларның техник базасын ныгытуга, яшьләр белән эшләүгә, халыкны рухи яктан баету максатыннан төрле чаралар үткәрүгә җитди игътибар бирелә. Башка татар авыллары мәдәният учаклары да асланалылар үрнәгендә матур үсешләргә ирешсеннәр, шундый сокланырлык биналарга ия булсыннар иде.

Г.ВӘЛИЕВА. 

Категория: новости области | Просмотров: 696 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz