Әле ул Аслана авыл җирлеге җитәкчесе итеп күптән түгел генә
сайланган. Үзенең туган ягы булганга, кешеләрне яхшы белә, авыл хуҗалыгы институтын
тәмамлаганнан колхоз беткәнче шунда эшләгән, аннары АЗС директоры вазифасын
башкарган, шуңа да яңа эшкә өйрәнеп китү кыенлыгын тоймаган. Эшнең җаена
төшенергә була, ди ул. Тик халык белән сөйләшә, аларның гозерләрен, киңәшләрен
тыңлый белү, тормышка ашыру юлларын табу – рухи ныклык, тәҗрибә, белем,
сабырлык, таләпчәнлек сорый.
- Безнең авыл җирлегенә биш торак пункт керә: Аслана, Бумаер,
Күлавыл, Кактамак, Калмаклар. Аларда 1622 кеше яши, 489 хуҗалык бар. 2012 нче
елда 19 бала туды, - дип
таныштыра башлады җитәкче. - Күбесе шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт,
ит, бәрәңге, бал сатудан алган керем белән тормыш итә. Хәзер хуҗалыкларда 1300
баш терлек исәпләнә, аларның 638е сыерлар. Ә сөт җыючыбыз Зөфәр Аллаяровның
хөрмәте зур монда. Ул нинди генә һава торышы булуга карамастан, сөтне вакытында
җыя, акчасын тоткарлыксыз түли. Менә 2011 нче елны хөкүмәткә 1285 тонна сөт
тапшырсак, 2012 нче елның ун аенда гына бу сан 1410 тоннага күтәрелгән. 18
миллион сумлык була бу акчага күчергәндә. Бал тапшыручылар да шактый керем ала.
Администрациядәге хуҗалык китабы буенча умарта оялары 180, ә Калмаклар
авылында берәүнең үзенең генә 223 оя.
Яшьләрнең авылда каласылары килми. Монда эш юк диярлек. СПК
"Тобол” 700 гектарда бөртеклеләрне чәчә, пилорамада бераз эш урыннары бар.
Кайберәүләр Ялутор, Төмән шәһәрләрендә, СПК "Петелино”да эшлиләр, вахта методы
белән төньякка йөрүчеләр дә бар.
Авылларда яшәүчеләрнең уртача яше 50гә җитеп килә булыр. Матур
яшәргә омтылучыларга хөкүмәт тә булыша. "Үз-үзеңне тәэмин итү” дәүләт программасы
ярдәмендә 66 кеше, "Үзмәшгульлек” программасы белән 48 кеше ярдәм алдылар.
"Һәркем алырлык һәм уңайлы торак”, "Яшь гаилә” программалары буенча да яңа
йортлар калкып чыкты. Мәктәптә капиталь ремонт булды. 3 авылда газ кертелгән,
Күлавыл белән Калмакларда да "зәңгәр ягулык”ны кертү планда каралган.
Кешеләр яхшы бездә, тәртипсез рәвештә спиртлы эчемлекләр
кулланучылар берничә генә. Тырышлар, 3-4 сыер һәм башкасын асрыйлар. Һәр
хуҗалыкта диярлек техника бар.
"Яңарыш”та Аслана, аның кешеләре, вакыйгалар турында Искәндәр абый
Янтимиров гел өлкә халкын таныштырып тора иде. Аннан соң аның эшен дәвам
итәрлек кеше булмады. Без дә ерактарак урнашкан авылларга барырга, андагы
тормышны яктыртырга тырыштык. Мәдрәсәсе, күп кенә ил, дөньякүләм танылган
шәхесләр белем биргән, укыган колхоз-яшьләр мәктәбе (ШКМ) булган авылда актив
язып торучы булмый калмас, дигәнбездер инде. Асланада яшәүчеләр тормышы белән
танышкач, газ, су үткәрелгән өйләрдә милләттәшләребезнең яхшы яшәүләренә
шатландым. Бу авылдан китеп, читтә бәхет эзләү коедан энә эзләүгә тиң булып
тоелды миңа. 5 авыл укучылары бер урта, бер башлангыч мәктәптә белем алалар.
Асланадагы балалар бакчасы бинасы искергәч, Калмаклардагы яңа мәктәпнең икенче
катына урнаштыралар аларны. Көн дә сабыйларны автобус йөртә. 5 авылга 4
фельдшер-акушерлык пункты, 6 медицина хезмәткәре эшли. 14 сәүдә ноктасы, 2
почта бүлеге, саклык кассасы, китапханә, татар мәдәнияте һәм ял үзәге, спорт
комплексы хезмәт күрсәтә. Ветераннар һәм инвалидлар советы эше уңышлы
оештырылган.
- Быел юлларны ремонтларга, газлаштыруны дәвам итәргә уйлыйбыз, - дип планнары белән таныштырды җитәкче. – Суүткәргечләрне
тәртиптә тотабыз. Калмаклар һәм Кактамакта су чистарту блогы урнаштырылды.
Калмакларда зират тирәсен әйләндереп алдык. Мәдәният үзәге һәм китапханәгә
капиталь ремонт ясалды.
Бумаер авылындагы депутатның эшен мактау гына да аз булыр. Ул үз
авылын чип-чиста итеп куйды, шулкадәр тырыш, актив. Мин аннан үрнәк алам. Аның
турында аерым язарга кирәк, ул моңа бик лаек.
Тик бу баруда Тимерхан абый Әбделхәев белән сөйләшергә насыйп
булмады.
Администрациянең баш белгече Сания Мирхәмит кызы Имаева
монда эшкә 1999 нчы елда урнашкан.
Аслана кызы Тубыл культпросвет училищесында китапханәче һөнәрен үзләштергәннән
соң, туган районында эшләп ала һәм язмыш җилләре аны Краснодар өлкәсенең Крымск
шәһәренә алып китә - тормышка чыга. Анда күпмедер эшләгәннән соң, себер
якларына юл тоталар, аннары туган авылы Асланага кайтып, йорт салалар, шунда
яшәп калалар. Батыр, матур 3 бала үстерәләр.
Сания ханым монда паспорт өстәле, кадрлар бүлеге хезмәткәре (яшәү
урыны буенча теркәү, һ.б.), нотариус хезмәтләрен (васыятьнамә, ышаныч кәгазе,
өй-җирләр буенча белешмәләр һ.б.), барлык башка тиешле белешмәләрне,
мәгълүматларны туплый, әзерләп тиешле органнарга җибәрә. Хуҗалык китабын алып
бара. Халык белән дә эшләргә өлгерә.
- Авыл кешесе үз хуҗалыгы исәбенә яши, урман байлыкларын үзебез
өчен генә җыябыз, ә менә бәрәңгене элегрәк сатар өчен күп утырталар иде, хәзер
киметтеләр, чөнки җыючы юк, итне дә һәркем үзе урнаштыра, - диде Сания Мирхәмит кызы.
- Бездә 9 Май бик матур үтә. Аны оештыруда авылдашыбыз депутат
Реваль Ришат улы Хөснетдинов нык булыша, быел Төмәннән артистлар да алып килде,
ветераннарга бүләкләр бирә, ел саен укытучыларга бәйрәмнәренә акчалата бүләк
тапшыра. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аның ат-сыерлар фермасы бар, ул
күпмедер кешегә эш бирә. Әле мәчетне ремонтлауда булышты.
Марат Якуб улы Хәлилов торак-коммуналь хуҗалык (ЖКХ) белән идарә итә. Эше җаваплы,
барлык авылларда да җылылык, су белән тәэмин итүнең өзлексез башкарылуын
булдырырга тиеш ул. Хуҗалыкта 12 кеше эшли. Алар ике котельныйның, 4 башняның,
суүткәргечләрнең эшен, урамнардагы утны күзәтеп торалар. Мөрәҗәгать итүчеләргә
булышырга тырышалар. Халык аларга рәхмәтле, бурычларын төгәл башкаралар, диләр.
Хәзер суга счетчиклар куя башлаганнар. Өлкәннәргә ул файда гына, ә мал
асраучыларга авыргарак туры килә. Суның бер кубы – 21,79 сум.
Үткән ел өч урамдагы суүткәргечләрне алыштыралар, быел тагын
берничә урамдагын яңарту планга кертелгән. Әле алыштырасы трубалар җитәрлек,
1970 нчы елларда сузылганнары да бар. 2000 нче елда авылларга газ керә
башлаган.
Римма Нариман кызы Каташова Тубыл пединститутын тәмамлап, 1998 нче елдан социаль хезмәткәр
булып эшли башлый. Ул балаларга ярдәм акчалары, адреслы ярдәмнәрне, төрле
субсидияләрне рәсмиләштерә. Материаль булышлык сораучыларга тиешле
документларны җыя, гаризалар язарга булыша. "Үз-үзеңне тәэмин итү”,
"Үзмәшгульлек”, "Һәркем алырлык һәм уңайлы торак”, "Яшь гаилә” программалары
буенча эшләр башкара. Өлкә күләмендә үткән конкурсларда катнашмаса да, алган
Мактау грамоталары аз түгел. Бу программалар буенча район хакимияте белгечләре
дә гел килеп, аңлатып, сөйләп торалар икән.
Суфия Рәшит кызы Хәбибуллина администрациядә бухгалтер булып 1980 нче еллардан бирле эшли. Бу
һөнәрне дә Төмән кооператив техникумында тулай торагы, барлык шартлар да
булуына сайлый. Аннары читтән торып Төмән авыл хуҗалыгы академиясендә югары
белем ала. "33 ел стажымның өч дистәсе монда үтте, эшемне бик яратам, аны
сайлавыма шатмын”, - ди ул. Ире белән бер бала үстергәннәр, хәзер ике
оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Татар авылларында барлык уңайлы шартлар булдырып, шулай матур
яшәүләренә барган саен сокланып кайтабыз. Өйләр төзек, буялган, урамнар чиста.
Ә инде эшкә дисәң, милләттәшләребез һәрвакыт әзер. Эшсез генә калдырма аларны.
Торгынлык елларындагы авырлык артта калды, хәзер һәркайсы яңача яшәүгә
җайлашты. Колачлы эш-гамәлләре, алларына куйган зур планнары тормышка ашсын,
хезмәт дәртләре һич сүрелмәсен асланалыларның.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
|