Дүшәмбе көнне Төмән драма театрында
губернатор В.Якушев тантаналы рәвештә өлкә хатын-кызларын Әниләр көне белән
тәбрикләп, күп балалы аналарга медальләр тапшырды. Әлеге бүләккә лаек булган 17
хатын-кыз арасында Тубыл районы, Кутарбитка авылында яшәүче Гөлнур Мөнир
кызы Хәлилова да бар иде. Бәйрәмгә ул улы Артем белән килде (рәсемдә).
Гөлнур ханым турында сүз баргач, чараны алып баручы: " Хәлиловлар
балаларын эшчән, намуслы, белемгә
омтылучан, әти-әнисен кайгыртып яшәүче, кешеләргә ихтирамлы, ярдәмчел итеп
үстергәннәр”, - диде.
Гөлнур Мөнир кызы Ахманай авылында
туа. Буй җиткән кыз Торбы авылы егете – Сәгыйть Хәлиловка кияүгә чыга. Алар
Кутарбитка авылында зур йорт салып, шунда күчәләр. 3 балалары дөньяга килә.
Кызганычка каршы, совхозда тракторчы булып эшләгән гаилә башлыгы фаҗигале
рәвештә вафат була. Ялгыз калган хатын балаларны аякка бастыру турында
кайгырта. Шул чак Гөлнур ханымның юлында нарасыйларны канаты астына сыендырып,
аларны яклый алырлык кеше пәйда була. Гаиләне тулыландырып бер малай белән кыз
туа. Аллаһы Тәгалә бәндәсен бер сынаса, сыный икән ул – врачлар улларында йөрәк
авыруы табалар. 3 яшендә малайга операция ясыйлар, аны балалар бакчасына, хәтта
мәктәпкә укырга йөртергә ярамавын кисәтеп-кисәтеп әйтәләр. Әмма Гөлнур ханым
шук, тиктормас нарасыен читлеккә утыртып, көн дә гариплеген исенә төшереп
торырга теләмичә, балалар бакчасына, аннары мәктәпкә үзе йөртә. Гомумән
әйткәндә, ул балаларына һөнәри һәм югары белем бирергә тырыша. Хәзер аларның барысы
да тормышта үз урыннарын табып, тыныч кына көн күрәләр. Ә менә Лангепас
шәһәрендә яшәүче зур улы Валерьян белән килене Алена Әдип кызының да 5 бала
икән. Бәхетле елмайган ана: "Беркайчан да балаларым күп, үстерәсе авыр, дип
уйламадым. Зурлары кечеләрен карады, ничек буй җитеп таралышып китүләрен күрми
дә калдым. Хәзер инде 9 оныгым бар. Үзара бик дус, ярдәмләшеп яшибез”, -
дип сөйләде. Балалар булгач, Гөлнур ханыма күбрәк өйдә утырырга туры килә, әмма
ул сатучы, сыер савучы, аннары страховкалаучы булып та эшли. 10 ел инде лаеклы
ялда ул, бүгенге көндә 6 мең пенсия акчасын бер айга ничек җиткерергә дип
уйланып яши. Дөрес, аналарны шатландырып, медаль белән бергә губернатор 50 мең
сум акча - бүләк тә бирде. Соңгы елларда дәүләтебез халыкның демографик үсешен
хуплап, икенче баланы табучы яшь аналарга зур матди ярдәм күрсәтә, бу хәл,
әлбәттә, яшь гаиләләргә киләчәккә якты өмет бирә. Тик менә илебезгә хезмәт
сөючән, хөрмәткә лаек булган балалар үстергән аналарны да онытмасак иде. Алар
һәр авылда да бар. Аларга, гомумән, олы яшьтәге әби-бабайларга булышу -
минемчә, авыл хакимияте хезмәткәрләренең төп бурычы булып торырга тиеш.
Р.КАНГАЗИНА.
|