Шушы көннәрдә Дон елгасының олы борылышыннан яңа хәбәр килде. Свиридовский хуторында 1942 елны һәлак булган тагын бер якташыбызның мәетен таптылар. Металл ватыкларын җыеп йөрүчеләр мина эзләүче приборның үзенчәлекле чыелдаувын ишетеп, казып карыйлар. Башта күгәргән каскага, соңыннан солдат мәетенә тап булалар. Шунда ук медальон да табыла. Омск өлкәсе, Викуловский районында 1923 елда туган 1942 елның августында хәбәрсез югалган 229 укчы дивизия солдаты рядовой Алексей Денисович Зайцевныкы була ул.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.