Ишим районының "Колос” агрофирмасында көрпә эшкәртү буенча яңа цех ачылды. Бу 2012 елда гамәлгә ашырылган беренче инвестицион проект. Цехта кеше катышсыз берөзлексез көрпә ясаучы – төяүдән фасовкалауга хәтлек технологик процесс урнаштырылган. Сәгатенә бер тонна көрпә эшкәртелә. Монда 5 кеше эшли. Бүгенге көндә предриятиедә арпа, бодай, арпа ярмасы (перловка), бербөтен һәм яртыга ярылган бодай җитештерелә. Тиздән алар регион кибетләрендә сатылачаклар. Бөтен продукция экологик яктан чиста дип сертификатлана. Новосибирск, Свердловск, Омск өлкәләре күпләп алучылары безнең продукция белән кызыксыналар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.