Бу арада Төмән районы, “Каскара” агрофирмасында “Яшелчәләр культурасының сортлары һәм гибридлары, саклау чаралары кулланып, аларны эшкәртү технологиясе” халыкара семинар узды. Монда Заводоуковск, Төмән, Упорово районнары һәм Курган, Свердловск өлкәләреннән агрономнар, фермерлар җыелдылар. Африкадан Гана Республикасы, Тичиман провинциясе фермерлары рәисе Эммануэль Анаду килде. “Каскаринский” агрофирмасы ел саен 300-350 миллион сумга продукциясен сата. Биредә энергияне саклаучы технологияне кулланалар. Комбиазык әзерләүче комплекслар ике атнада 2 мең гектар җирдән люцерна уңышын алалар. Бәрәңге белән яшелчәне җыюда да заманча технологияләр кулланалар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.