Төмән районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда аграрийлар яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар. Үзләренең хезмәтләрен Новосибирск өлкәсе галимнәре тәкъдим иттеләр. Монда "Лидер”- БКС 8” һәм "Лидер – БКМ 7.2” тырмаларын күрсәттеләр. Ике корал да кырларны эшкәртү, чүп үләнен юк итү, дымны саклаучы катлам төзү өчен ясалган. Техникаларны демонстрацияләү ЗАО "Успенское” кырында булды. Җир эшкәртүчеләргә аеруча тырманың 95% чүп үләнен юк итүе ошады.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.