Тубыл шәһәрендә һәр җирдә төзелеш - яңадан-яңа объектлар төзелә, архитектура-һәйкәлләрдә ремонт, реставрация, төзекләндерү эшләре алып барыла. Шәһәребезнең төзелеш оешмаларында безнең милләттәшләребез дә хезмәт итә, алар эшләрен намуслы, уңышлы алып баралар. Шәһәрнең урамнарын, тау асты өлешендә урнашкан, челтәрләп эшләнгән күперләрен, баскычларын күрүгә, Себернең рухи үзәгенең үзгәргәнен аңлыйсың. Барлык күңелләрен һәм көчләрен биреп эшләүче төзүчеләрнең хезмәт җимешләрен күреп куанабыз гына. Тубыл шәһәрендә төзелеш, реконструкция эшләрен алып барган ЗАО «ССУ-6» (җитәкчесе Ю.Ю.Майгадаров) һәм ООО "Атлант” оешмаларын, (җитәкчесе И.З.Шакуров) профессиональ бәйрәмнәре белән котлап эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек, бәхет-куанычлар, күтәренке кәеф, мул тормыш, эшләренең уң булуын телибез. Р.Умитбаева.
|