Иң яхшы укытучылар арасында конкурслы сайлап алу «Мәгариф» милли проекты кысасында бишенче ел уздырыла.Укытучы елында формат үзгәрде.Бүләкләүнең күләме ике тапкырга артты, ә аңа өлкәнең 11 укытучысы гына ия була ала. Укытучы көнендә 200 мең сумлык Президент премиясе Россиянең 1000 укытучысына биреләчәк.Регионнардан конкурсның муниципаль турында катнашкан 109 кеше арасыннан өлкә бәйгесендә көч сынар өчен 35 укытучы үтте. Конкурс комиссиясе шулардан 11 иң яхшы укытучыны билгеләде.Аларның исемлеге губернатор каршындагы ,,Мәгариф” милли проекты буенча Советка карау өчен бирелә, моннан соң Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән Министрлыгына җибәрелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.