ИСӘТТӘ "АҖАГАН” УЕНЫ
БУЛДЫ
Ялутор районының Исәт авылында "Застава ВАХШ” чик буе
гаскәрләре ветераннар оешмасы 23 февраль – илне саклаучылар көненә һәм чик буе
гаскәрләренең 95 еллыгына багышланган "Аҗаган” (Зарница) уенын үткәрде. Аның
җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов (рәсемнәрдә чыгыш ясаган вакыты)
чарага абруйлы чик сакчылары белән бергә ил алдында бурычын үтәгәндә чик буе
гаскәрләре сафында хезмәт иткән Фатыйх хәзрәт Гарифуллинны да чакырды.
Уенның тантаналы өлешендә Исәт мәктәбе директоры Венера
Хәмидуллина якташлары, бу мәктәпне тәмамлап чыккан, аннары урта белем алып,
Мәскәү чик буе гаскәрләре институтында укыган һәм намуслы хезмәт иткән, бүген
дә яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур көч куючы Н.Ибраһимовка олы рәхмәтен
җиткерде, аның белән горурлануларын белдерде. Шулай ук Фатыйх хәзрәт тә,
1990-2000 нче елларда патриотик тәрбиягә игътибарсызлыгыбыз яшьләрнең сыра һәм
башкаларга ияләшүләренә сәбәпче булды, диде. "Аҗаган”, җыеннарның яңадан
традициягә әверелүе – матур күренеш”.
"Аҗаган” уенында Түбән Тәүде районының Киндерле, Ялутор
районының Яңа Атьял, Исәт, Төмән шәһәренең 9 нчы, Кырынкүлнең 52 нче мәктәбе
укучылары катнаштылар. Алар Калашников автоматын сүтеп-җыюда, бердәм хәрбиләрчә
атлауда, чаңгы, ату ярышларында көч сынаштылар.
"Застава ВАХШ” оешмасы вәкилләре Бөек Ватан сугышы
вакытындагы каска, бронежилет, снаряд калдыклары, солдат котелогы һәм башкалар
булган бай музей экспонатларын да алып килгәннәр иде, аларны һәркем кызыксынып
карады.
Беренче урын алган Яңа Атьял, икенче урындагы Исәт,
өченче урынны яулаган Кырынкүл мәктәпләре укучыларына тантаналы рәвештә Мактау
грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.