Хәтерсез – тарих юк, тарихсыз – мәдәният, кешесез –
халык юк. Һәркем үз тарихын белергә тиеш. Мин шул тарихны саклаучы музейларда
булырга яратам. Ә менә Индрәй (Төмән районы) авыл һәм мәктәп музейларында бөтенләй
башка мохит. Монда кай тарафка игътибарны юнәлтсәң дә таныш төсмерләр
очратасың. 1970 нче елдан бирле авыл тарихын җыю белән шөгыльләнгән, 10 ел элек
музей ачып, аның белән җитәкчелек итә башлаган ветеран укытучы, авыл ветераннар
советы рәисе Галия апа Сагитуллина (рәсемдә: кызы Елена белән «Мин
татарча сөйләшәм» чарасында) туплаган материал-экспонатларны карап
чыгарга озак вакыт кирәк. Нәрсә генә юк анда. Стендларның да төрлесе күз
алдыңнан үтә. Болар барысы да чын күңел биреп, тынгысыз, җентекле эшнең
нәтиҗәсе. Авылда аны кечесеннән олысына кадәр һәркем белә, ихтирам итә, соравын
һич кире какмый. Кая гына тарихи әһәмиятле материал очратсалар да, тизрәк Галия
апага алып киләләр, музейга бирербез дип ерак илләрдән истәлек алып кайталар.
Исәпсез фотоальбомнарда гаиләләр тарихы, истәлекле бәйрәмнәр һәм башкаларның
хатирәсе саклана. Өстәлләрдә: китаплар, солдат хатлары, төрле ил, вакыт
акчалары, төрле чор кешеләренә кагылышлы көнкүреш әсбаплары...
Ишектән аяк атлауга ук, коридорда - авылның елъязмасы.
Монда беренче еллардан бүгенге көнгә кадәр тарих яңартылып тора. Мәсәлән, мәчет
кайчан төзелгән, кайсы җирдә урнашкан, кем имам булганлыгын укырга була,
фоторәсемнәр дә бар. Музейга йөрүчеләрнең дә исәбе алып барыла, исәптә түгәрәк
саннарга туры килүчеләргә бүләкләр тапшырыла, коридордагы стендта аерым урын
бирелә. Гомумән, Галия Хәмзә кызы һәркемгә игътибарлы, һәркем белән уртак тел
таба, теләгәнен аңлата белә. Ул туктаусыз эзләнә, сугышта хәбәрсез югалганнарны
эзли, үлгәннәрнең каберләрен табарга булыша, туганнарны очраштыра, таныштыра.
Бер елны токымнарның матур очрашу кичәләрен оештырган иде, әле дә якты истәлек
итеп яратып сөйли индрәйлеләр. Андый кичәләр кечерәк форматта ел саен уза.
Тагын да мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә эш итә. Мәктәп музее һәр балага
яхшы таныш, быел гына һәр класс белән тарих елына багышланган ниндидер чара
үткәрде, мәчеткә алып барды. Авылдашлар турында матбугатта чыккан язмалар белән
укытучы һәм укучыларны таныштыруда да аның тырышлыгы зур: ул аларны мәктәптәге
стендта урнаштырып кына тора. Үзе район газетасы һәм "Яңарыш”ның актив
хәбәрчесе. Эчтәлекле чара, тырыш яшьләр, тату гаиләләр, юбилярлар турында күңел
биреп яза. Г.Сагитуллина - өлкәдә иң оста төйдереп биюче, "Түгәрәк уен”
россиякүләм фольклор бәйгесе лауреаты; иң тырыш мәдәният хезмәткәре дә дияр
идем мин аны: 40 елдан артык Индрәй сәхнәсендә генә аннан башка бер чара да
үтми; утызлаган драма әсәрләре дә иҗат иткән ул, театр студиясенә йөргән
балалар белән аларны өйрәнеп авыл гына түгел, өлкә халкын да сөендерә, көлдерә,
уйландыра, аның иҗат җимешләре белән хәзер "Очрашулар” тапшыруында танышып
барабыз. Бу күпкырлы талант иясенең әле шигырьләр дә язуын, оста алып баручы да
булуын, туганнары белән актив элемтәдә яшәвен, оныкларының аның янына сагынып
кайтуларын, авылда иң беренче митинг, 22 июнь иртәсендә факел белән йөрүләр
оештыруын, өлкәдәге һәр чарада катнашырга омтылуын күпләр белмидер дә әле.
Аннан башка төбәкләрдәге кешеләр дә: "Индрәйнең Галия апасымы сез?” – дип
сорыйлар. Сугыш ачыларын, юксызлыкны, ачлыкны үз җилкәсендә татыган, ире Марат
абыйның ятим калган ике кызын үзенекедәй кадерләп кабул иткән, алты кызга
тормышта туры юл күрсәткән, тиздән сиксән бер яшь тулачак, әле дә иртәдән кичкә
кадәр хөкүмәт эшендә эшләгән бу чиксез хөрмәткә лаек фидакарь җан турында күп
язарга була.
Өлкәннәр күңелен җылытырга, балалар күңеленә канат
куярдай алымнар табарга тырышкан, авылны хәтерле иткән Галия Сагитуллинаны һәм
барлык музей хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар,
гаиләләрендә тигезлек, сәламәтлек телибез.
Г.ВӘЛИЕВА.
|