Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2012 » Сентябрь » 12 » 15 сентябрь - газетабызның туган көне!
22:32
15 сентябрь - газетабызның туган көне!

"ЯҢАРЫШ”КА

"Яңарыш”ны яратам!

Уй – фикерләр яңартам:

Милләт артта калмасын, дип

Яңалыклар тарата.

Бүген әйтәсе сүзем шул:

Егет яшендә үзең;

Бабай акыллары белән

Бик күпне күрә күзең.

"Яңарыш”, синең күгеңдә

Күп йолдызлар күренә,

Яктыларын элеп куясың

Иҗат күге түренә.

Улларыңа, кызларыңа

Син бирәсең кулларың;

Уңышлардан уңышларга

Илтсен сине юлларың.

Имансызга иман иңә,

Бәхетсезгә - бәхетләр;

Милләтеңне күтәрәсең,

Биек булсын тәхетләр.

"Яңарыш”та тормыш кайный

Яшәү ярларын кагып;

Кайчакта гыйбрәт аласың

Ялгышка хәйран калып.

Мәкаләләрнең кайсында

Аксакал акыллары;

Гасырлар буе тупланган

Тәҗрибә хаклыклары.

Иман сүзе - дога белән

Күңелне агартасың.

Мәслихәтең өмет бирә,

Хисләрне яңартасың.

"Яңарыш”, алга дәшәсең,

Яныңда мин, янәшә;

Көч өстисең, ял бирәсең,

Куандырып, мең яшә!

  Исәнмесез, хөрмәтле "Яңарыш”лылар!

Менә сезнең туган көнегез дә җитте. Рәхмәт сабырлылар, тырышлар, уңганнар! Барыгызны да тәбрик итеп, сезгә исәнлек-саулык-тазалык, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге теләп калам. Хәләл җефетләрегез, улларыгыз, кызларыгыз, оныкларыгыз белән фанинең рәхәтен күреп яшәгез. Иҗат җимешләрегезнең рәхәтен, тәмен-ямен күреп озак-озак бәхетле гомер кичерегез.

Изге теләкләр белән Зилә апагыз. 

Категория: новости области | Просмотров: 473 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 3
    Гостей: 3
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz