13–14 апрельдә Төмәндә «Сөләйманов укулары» үтә
Булат Сөләймановның фәлсәфи эчтәлекле шигырьләре
Мин – егерменче гасыр Прометее.
(Б.Сөләйманов).
Мәктәптә Булат Сөләйманов иҗатын өйрәнә башлагач та, иң элек авторның үзе, аның эстетик карашларының үсеше, омтылышы, позициясе, язу рәвеше, ниhаять, үзенә хас тел–стиль үзенчәлекләре, тематик юнәлеше хакында мәгълүмат бирергә кирәк.
20 гасыр каләм ияләре арасында үткен телле, туры табигатьле шәхес булуы белән ихтирам казанган Булат Сөләйманов үзенең саф йөрәкле, эчкерсез, олы җанлы лирик образлы геройлары белән безгә якын: "Ак канатлы аккошларым кайта”, "Җирсү”, "Хәзәр монологы”, "Сагынып Себер күген” (циклы), "Сорамагыз туган авылымны”, "Тукай кабере янында”, "Яз килә”, "Йөрәгемдә бәхет илтәм” h.б. Лирик шигырьләрендә, "Әни”, "Абу-Баба”, "Беренче мәхәббәт”, "Өйләндеңме, улым” кебек хикәяләрендә гуманист табигатьле кеше образлары күңелләрне биләп ала, бу әсәрләреннән тырыш, сәләтле шагыйрьнең әдәбиятка вакытлы килүен сизү кыен түгел. Бу – үткән гасырның 60 нчы еллары. Бу чор шагыйрьләрендә яңару hәм эзләнү рухы көчле иде (Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, Р.Харис, Д.Мингалиевларны күздә тотам. Л.Х).
Алар шигърияттә катлаулырак юлга – фәлсәфи–рухи, әхлакый-фәлсәфи гомумиләштерүләр белән сурәтләүгә игътибарны юнәлттеләр. Әйтергә кирәк, 60 нчы еллар алып килгән яңалык Булат Сөләймановның иҗатында кызыл җеп булып сузылып барды. Бу еллардагы иҗатында урын ала башлаган үзенчәлекләр аның биографиясе белән дә бәйле. Ул 1961 елда Казанга килә. Автобиографиясендә ул: "Шигырьләрне соң гына, 1960 нчы елларда яза башладым”, ди. Язучылар белән очрашу, аралашу, 1967–1974 елларда Мәскәүдә читтән торып әдәбият институтында уку аның иҗатына зур йогынты ясый. Халык арасында еш булу, хезмәттә кайнау – әле урта мәктәпне тәмамлаганчы ук зур тормыш юлы үтү (Салехардта - йөкче, Омскида - маляр, бетон коючы булып эшли), әдәбият институтында укыган елларында Фрунзеда – балта остасы, Сургутта – маляр hәм монтажчы, Бакуда – нефть операторы, институтны тәмамлау белән Түбән Вартада нефтьчеләр арасында эшләү аңа иҗат активлыгын күтәрергә, чорның җанлы күренешләрен гәүдәләндерергә, эзләнүләрендә дөрес юл табарга ярдәм итә. Матбугатта hәм "Ак метеор” кебек шигырьләр җыентыгында басылып барган шигырьләрендә үзе hәм чордашлары кичергән яшьлек героикасын hәм романтикасын шул чорга хас кырыс җылылык белән тасвирлый. Ул тормышны, тирә–юньне, кешеләрне, җәмгыятьне халык арасында кайнап өйрәнде, аның характеры hәм таланты чыныкты. Бер шигырьләрендә шагыйрьнең зирәк акылы аша туган тормыш күренешләре, вакыйгалар булса, икенчеләрендә шагыйрьнең үз тормышы, үз уйлары, кичерешләре аша язылган әсәрләр, бу төр әсәрләрендә үкенеч hәм милли рух, җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә рухи канәгатьсезлек белән сугарылган хис–моң чагылыш тапты.
Булат Сөләйманов иҗатының төп сыйфаты – әйләнә–тирәне, үзе күргән вакыйгаларны кабул итү, аңлауга фәлсәфи якын килү. Фәлсәфилек – аның иҗатының иң әhәмиятле сыйфатларының берсе. Шуңа күрә аның бер төркем фәлсәфи шигырьләрен анализлау – шагыйрь иҗатын тулырак күз алдына китерергә, түземлек белән дөньяны күзәтүен, эзләнүен, фикер йөртүен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Шигырьләрендәге кеше hәм кешелеклек турында эчке уйланулары ("Без кайтырбыз”, "Үтеләсе юллар”, "Кыр казлары”, "Ишкәк” h.б.), дөнья hәм шәхес мөнәсәбәте турындагы фикерләре укучыны үз яшәеше, үз язмышы хакында уйланырга мәҗбүр итә. Бу төр шигырьләрендә төп проблема булып кеше hәм тормыш мөнәсәбәте тора, шуңа күрә теге яки бу шигырьгә анализ ясаганда түбәндәге моментларга – сорауларга игътибар итәргә кирәк: Булат Сөләймановның шигырьләрендә (әсәрләрендә) лирик герой тормышка нинди бәя бирә? Үз–үзенә нинди бәя бирә? Лирик герой бәясе белән автор бәяләре арасында каршылык юкмы? Моның өчен төрле елларда төрле темаларга язылган берничә шигырен алып анализлау нәтиҗәсендә шагыйрьнең дөньяга карашын, яраткан темаларын, аны борчыган проблемаларны, стилен өйрәнергә, ачыкларга мөмкин.
Аның төрле елларда язылган туган якларга багышланган кайсы гына шигырен алсак та, туган җиргә, туган халкына үз йөрәгендә йөрткән Себеренә олы мәхәббәт хисе тоясың. "Җирсу”, "Сорамагыз туган авылымны”, "Туган якка гел кайтмасам”, "Мин кайтырмын”, "Сопра”, "Кыр казлары”, "Тобол”, "Эзләдем, таба алмадым”, "Сыерчык”, h.б. шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешен өйрәтү барышында укытучы теге яки бу шигырь аша шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен ачыклауга ирешә. "Сыгылып үскән таллар”, "ал калфаклы шаулы дулкыннарың”, "тугайларга төшкән чыклар”, "күкрәк читлеген кагучы дулкыннар” кебек образлы фикерләү, логик hәм метофорик эпитетлар, сынландырулы метафоралар аша шагыйрь туган якның җанга якын гүзәл табигатен күз алдына китерә, укучыга шагыйрь туган Җир җылысын тойдыра. Ә инде халык тормышын чынбарлыктагыча сүрәтләп, хакыйкатьне фәлсәфилеккә төреп бирүгә ирешә. "Көрт астына кереп югалган авыл”, "яраланып кайткан солдат кебек авыл”, "заман дигән усал атлар таптаган җирләр”... турында әйтеп, шагыйрь туган илендәге бу халәт белән риза түгеллеген, халкының аянычлы язмышы турында тирән борчылуын, уйлануын җиткерә. Аның фәлсәфи–рухи юллары – олы дөньяны, социаль-политик чынбарлыкны, халыкның үткәнен, бүгенгесен күзалларга ярдәм итә.
Әхлакый–фәлсәфи сурәтләүләр белән язылган "Мин тоткын”, "Гомер үтә”, "Хәзәр монологы”, "Ишкәк”, "Үтеләсе юллар үтелмәгән”, "Юлда”, "Давыл көтеп”, "Язмышка без кәфен кидермәбез” кебек шигырьләрендә ил, милләт язмышы өчен иңрәп борчылучы көрәшкә чыккан лирик герой образын сурәтли.
Мин тоткын –
Ялгызлыкка хөкем ителгән,
Гомергә,
Тәнем ташка кадакланган
Мәңгегә
Эстакадалар белән.
* * *
Мине диңгез диләр
Ә бит минем
Беркая да чыкканым юк.
Боҗра сыман бөтен яклап
Кысып алган мине
Кочагына
Таш йөрәкле җансыз ярлар.
(Хәзәр монологы).
Бу шигырендә шагыйрь чорның ялгызлыктан имгәтелгән бер шәхесен - "таш йөрәкле җансыз ярлар кысып алган” көрәшче образын сурәтләп, тирән фәлсәфи фикерләр үткәрә. Әйтеп үтелгән шигырь юллары (XX гасырның) коллык hәм тиранлык тарихына күз ташлый. "Җансыз ярлар”, тимер вышка, эстакадалар, хәтта балыклар да, диңгез үзе дә, ярга чыгарып ташланган ишкәк тә – барысы да тарихтагы тапталган, сытылган, тар–мар ителгән язмышлар.
Коллар төзегән эстакадалар тетрәндергәч серләр ача, "җансыз ярлар кысып алган” лирик герой, ә күпме алар - XX гасыр тоталитар системасында гаепсез hәлак ителгәннәр? Бу шигырьләрдәге Булат Сөләймановның лирик герое – үзе яшәгән чор корбаны, җәмгыятьнең рәхимсезлеге, коллыкка дучар ителгән милли тигезсезлекнең шәхесне изүе. Шагыйрьнең үткен күзәтүләре, фәлсәфи уйлар, сискәндергеч хис–фикерләргә төреп иҗат ителгән бу шигырьләре татар халкының ничә гасырлык тарихын чынбарлыктагыча чагылдырган тирән фәлсәфи шигырьләр. Булат Сөләйманов шәхеснең эчке фаҗигасен язу белән бергә аны шул фаҗигага китергән тирәлекнең гаделсезлеген дә бәяләп сурәтли, ләкин чор, идеология басымыннан оста яшерә дә белә. Аның күпчелек шигырьләрендә объектив эчтәлек астында авторның субъектив эчтәлеге ята, чөнки шагыйрь яшәгән чорда дөреслекне язарга мөмкин булмаган. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфаннар үзләренең стиле итеп сайлаган фәлсәфи эчтәлекле әсәрләр 60–70 нче елларда татар әдәбиятының стиленә әйләнде hәм бу, заманы өчен отышлы стильдән Булат Сөләйманов оста файдалана белде.
Люция Хәбибуллина,
Россиянең hәм Татарстанның журналистлар Берлеге әгъзасы, педагогик хезмәт ветераны.
Фото Б. Сулейманов
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.