Исәт районы, Югары Егәнле авылында яшәүче Вазифа
Сәгыйтулла кызы Хәсәнова үткән кышны, ягъни 11 нче февральдә үзенең 100
яшьлек юбилеен бик зурлап бәйрәм иткән иде. Бу көннәрдә шул якларда булырга
туры килгәч, әби белән күрешмичә китәргә батырчылык итмәдем. Мин килеп кергәндә
тәрәзә янындагы өстәл каршында өй хуҗасы кунакка кергән күршесе белән сөйләшеп
утыралар иде. Килүемнең максатын белгәч, ул әнисенә дәшеп, аны яныбызга
чакырды. Икенче бүлмәдән ашыгып килеп чыккан әбине күргәч, чын-чынлап югалып
калдым. Бер гасыр яшәгән әбинең кеше ярдәменә мохтаҗ булмый, үз аяклары белән
йөрүенә ничек гаҗәпләнмисең ди?! Алсуланган бит очлары, йөзендәге нур яшь,
сәламәт кызларны хәтерләтте, ә иң шаккатырганы – хәтере яхшы булуы. Үзенең
тормыш юлын әби бик ачык искә ала, әллә кайчан вафат булган авылдашларын
барлап, рухларына изге догаларын юллый ул. Бүгенге тормышы белән Вазифа әби бик
канәгать, Ходайның озын гомер белән
бергә корычтай сәламәтлек биргәненә шөкер итә.
Сөйләшкән арада әбием бары тик бер мәртәбә генә
зарланды, ул да булса, соңгы вакытта колагы ишетми башлаган икән. " Колак
ишетмәгәч, үбрәм (әллә кем булып) кеше шикелле утырасың, авыр икән яшең 100дән
артып китсә...”, - дип, балаларча кызык итеп, үкенечле тавыш белән әйткәч,
түзеп тора алмадым, әбиемне кочаклап, күңелебез туйганчы көлештек. Аннары
Вазифа әбинең искән җилләр кебек үткән йөзьеллык гомер йомгагын сүтәргә
керештек. Нарасый чагы ачлык елларга туры килеп, яшьлеге колхоз эшендә узган.
Гаилә корып кына яши башлагач, сугыш башлана. Хәйнулласын фронтка озаткач, Бөек
Җиңүне якынлаштырып, көне-төне "Кызыл
коммунар” совхозында эшли. Сугыштан тормыш иптәше каты яраланып кайта. Шулай да
оптимист карашлы яшь гаиләдә 10 бала дөньяга килә, кызганычка каршы, икесенең
гомерләре бик кыска булып чыга. Кайгы өстенә кайгы өстәп Хәйнулласы да авыруга
сабыша. Ходай җибәргән сынауны Вазифа әби олы сабырлык белән кабул итә, ирен ул
33 ел нарасыйны тәрбияләгән кебек карый. Тормыш сөйгән, көчле рухлы хатын 8
баланы аякка бастыра, барысына да белем бирергә тырыша. Балалары да Вазифа
әбинең йөзенә кызыллык китермиләр, әниләренең хәлен белешеп, ярдәм итеп
торалар. Мөгаен, балалары үзләре инде ул-кызларын урнаштырып, нәбәрәләренең балаларын
тәрбияләргә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә әби төп йортта кече улы белән яши. Улының
эштән кайтканын ашлар пешереп көтеп ала, өй эчендәге хезмәтне дә башкарып куя -
кул кушырып утырырга яратмый икән әби. Озак яшәвенең серен Вазифа әби нәселдән
күчкән, ди, чөнки аның әти-әнисе дә якынча 85-90 яшьләренә хәтле яшәгәннәр.
Шушы гомер эчендә ул авыр чирләгәнен хәтерләми, дару эчмәгән, хастаханәләргә
юлны да белмәгән. "Тәкъдирдә язылганны күрми гүргә кереп булмый икән. Ходайга
шөкер, дөньялар яхшырганнан яхшыра тора. Хөкүмәтебез безне кайгырта, хәзер илгә
файдам да юк, урак та урмыйм, терлек тә тотмыйм, әмма пенсия биреп тора, менә бу
айны да 7 мең 800 алдым... Тик сугышлар булмасын иде”, - дип сөйләде Вазифа
әби. Ничек ул алай, дигән борчулы сорау күңелемдә калкып чыкса да, бу турында
әбинең үзеннән белешергә кыймадым. Әмма, мич торган урында тезелеп кирпечләр
ятканын күреп, кызыксынмыйча булдыра алмадым. Баксаң исә, салкыннар җиткәнче
дип улы Хәлиулла мичне сүткән булган. Эше тыгызланып вакыты булмый киткәч,
ярдәм сорап авыл хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, билгеле, берәү дә аның үтенечен
кире какмаган, тик әлегә хәтле нәтиҗәсе генә күренми икән. Вәгъдәне өч ел
көтәләр дигән мәкаль бар бит рус халкында, бәлки бу чынлап та шулайдыр. Бер
гасыр яшәгән әби өчен өч ел вакытмы ни ул?!
Ничек кенә булмасын, әмма ләкин өлкәннәребезгә җан җылыбыз, тиешле игътибар
һәм хөрмәтне соңламыйча күрсәтергә тырышсак иде...
Р.КАНГАЗИНА.
|