Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ЗАКОННАРНЫҢ ҮТӘЛЕШЕН КҮЗӘТҮЧЕ

Әле былтыр җәй генә РФ Генераль прокуроры тарафыннан Төмән районы прокуроры вазифасына лаек дип табылган һәм үз эшен уңышлы башлап җибәргән Виталий Рафаилович Рахманкулов өлкәбездә генә егерме еллап хокук саклый. Һөнәри бәйрәм уңаеннан озак еллар үзе сайлаган юлына тугъры калган һәм һич кенә дә үкенмәгән Виталий Рафаил улы, эшләре белән укучыларыбызны да таныштырып үтәргә уйладык.

Күршедәге Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә туып-үскән, Казан дәүләт уни-верситетының юридик факультетын бик яхшыга гына тәмамлаган В.Рахманкулов туган өлкәсенең Ленин районы прокуратурасында тикшерүче, өлкә үзәгендә аеруча әһәмиятле эшләр буенча өлкән тикшерүче булып эшләп ала. Аннары хезмәт юлы Төмән өлкәсе белән бәйле була. Төрле вакытта шәһәр, район прокурорлары ярдәмчесе, Төмән районы табигатьне саклау прокуратурасы җитәкчесе, өлкә прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын үти. 2000 нче елдан ул -  Ялутор районы прокуроры.

- Ни  өчен бу һәнәрне сайладыгыз? Һәм якында гына Свердловск шәһәрендә дә юридик белем алып булуга карамастан Казанга юл тоттыгыз?

- Мин үзем гади эшче гаиләсеннән: әтием – шахтер, әнием заводта хезмәт итте. Безнең буын совет язучылары әсәрләре аша тәрбияләнде, намус, гаделлек өчен көрәш минем өчен зур әһәмияткә ия булган күрәсең. Уку вакытында ук миндә юрист һөнәрен сайлау теләге туды. Һәм менә нәкъ Казан университетына юл тотуым да шул чорда идеологиянең көчле вакыты булу белән бәйле, ә ул университетта бөек Ленин укыган. Андагы искиткеч укытучыларым күңелемдә әле яхшы саклана. Бишенче курста укыганда Чиләбе прокуратурасында практика үткәндә дә  укытучыларым бик әйбәтләр иделәр. Югары уку йортын тәмамлагач, шунда ук эшли башлавымда да (бүгенгедәй хәтерлим: сентябрь аеның пәнҗешәмбе көне иде ул) аларның роле зур. Ул көннән соң прокуратура органнары баскычлары буйлап атлавыма 28 ел үтеп китте. Хәзер ниндидер могҗиза белән гомерне 30 елга кире кайтару мөмкинлеге туса да, мин тагын да, бер икеләнүсез шул сукмакны сайлар идем.

- Инде эшегез белән танышып китик. Прокуратура органнары эшчәнлегенең төп приоритетлары нинди, Виталий Рафаилович?

- Төмән районы территориясендә гомумкүзәтү эше киң җәелдерелгән. Ә прокуратура – ул РФ законнарының үтәлешен тикшерә, гражданның хокук һәм иреген тәэмин итә, башка хокук саклау органнарының җинаятьчелек белән көрәшен координацияли, җинаятьләрне тикшерүне күзәтә. Күзәтүләр нәтиҗәсендә тиешле затларга дисциплинар, административ, материаль җәза бирелә, җинаять җаваплылыгына тартыла. Без райондагы башкарма һәм сайланган, контроль ясаучы органнарның һәм башкаларның РФ законнарын үтәүләрен тикшерәбез. Эшебезнең нәтиҗәсе итеп берничә сан да китереп китәсе килә: ел буена законны бозуны вакытында төзәтү өчен 229 протест, 191 гариза (представление) әзерләдек, төрле юнәлешләрдә 454 административ эш ачтык, гражданнарны яклап судка 429 тапкыр мөрәҗәгать иттек, 146 дәүләт хезмәтендәге кеше закон бозарга ярамауда кисәтелде.

Мине, прокурор буларак, табигатьне саклау, шәһәр яны урман-җирләре чисталыгы борчый. Октябрь-ноябрь айларында бер төркем күзәтү органнары вәкилләре белән экологик куркынычсызлык буенча тикшерү оештырдык һәм район территориясендә унлаган рөхсәтсез чүплек булуын ачыкладык. Каскара һәм Новотарманск администрацияләре территорияләрендә генә тәртип, чисталык хөкем сөргәнен ачыкладык. Бу уңайдан администрация башлыкларына, оешма җитәкчеләренә 18 мең гариза әзерләнде, 38 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 27 хокук бозу буенча эш кузгаттык, арбитраж судка 2 дәгъва гаризасы тапшырдык. Бу комплекслы тикшерүнең нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанам, җитәкчеләр үз вазифаларына җаваплы карап, кимчелекләрне төзәтерләр, киләсе елда мондый закон бозуларга очрамабыз бәлки. Ә чисталыкка ирешәсе алай ук авыр түгел, әнә Новотарманск поселогындагы шикелле, чүп савытларын берничә урынга куеп, вакытында чистартып торырга гына кирәк.

Район өчен тагын бер авыр мәсьәлә: эш хакын вакытында түләмәү. Әле бүгенге көнгә дә 7 оешма барлыгы 11600 мең сумга 342 хезмәткәргә эш хакын биреп җиткермәде. Прокуратура закон бозучылар белән көрәшү максатыннан судка 201 гариза бирде, 11 эш бирүчегә административ җинаять эше ачылды, 8 гариза нигезендә 4се дисциплинар җаваплылыкка тартылды һәм ел ахырына район администрациясе белән бергәләп башкарган эш нәтиҗәләре куандырырлык иде: хезмәткәрләргә тиешле 55800 мең сум акча түләнгән.

Ел ахырында Пермьдә булган вакыйга сәбәпле, райондагы халык күпләп җыела торган урыннарны янгынга каршы хезмәт оешмасы вәкилләре белән тикшердек. Кызгынычка каршы, 13 объектта янгыннан саклану таләпләрен тупас рәвештә бозулары ачыкланды. Алар арасында кафе, автокемпинг, ял һәм мәдәният үзәкләре бар. Бу оешмалар эшчәнлеге туктатылды, шуның өчесе тиз арада кимчелекләрне төзәтеп, эшкә кереште. Тагын 13 предприятиегә ябылу куркынычы яный иде. Яңа ел бәйрәмнәреннән халык мәхрүм калса да, бәхетсезлек очраклары кимрәк булыр.

Коррупция булмасын өчен без чиновникларның отчетларын ныклап тикшерәбез, муниципаль органнар чыгарган карарларны ныклап өйрәнәбез, алдан ук аларда коррупциягә этәрә торган мөмкинлекләр булдырмаска тырышабыз. Җинаять эшләре кузгатканыбыз да бар. Быел үз вазифаларын законга каршы кулланган өчен 4 кешегә җинаять эше кузгатылды. Тик күп очракта бу эш күренми, җәзасыз кала, халык ярдәме белән генә аннан котылырга мөмкин.

- Соңгы елларда прокуратурада нинди үзгәрешләр булды?

- 2007 нче елның сентябреннән тикшерү бүлекләре прокуратурадан аерылды һәм безнең районда ул прокуратура каршындагы Төмән район тикшерү бүлеге дип атала. Алар автоном рәвештә эшлиләр. Ә прокурорның бурычы – беренчедән, тикшерүче кузгаткан һәм кире каккан җинаять эшенең законлылыгын, икенчедән, кешенең законлы рәвештә җинаятькә тартылганлыгын тикшерү, өченчедән, җинаять эшен судка җибәрү-җибәрмәүне хәл итү. Әлегә шул тәртипләрне сынап карыйбыз, күпмегә файдалырак икәнен вакыт күрсәтер.

- Сезгә урыннарда кабул ителгән норматив актларның  федераль законлылык белән килешмәвен очратырга туры килгәне булдымы?

- Элегрәк бу хәл еш очрый иде, хәзер без аларны булдырмауның чарасын күрәбез. Район Думасы утырышы алдыннан карарларның проект күчермәләрен алып карап чыгабыз, киңәшләр бирәбез, килешмәгән урыннарын аңлатабыз. Утырышта прокурор катнаша, ул һәрберсен кабул итү алдыннан РФ законнарына туры килү-килмәвен күзәтә.

- Киләсе елга нинди планнарыгыз бар?

- Мине 2008 нче ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы коллетив” дип табылган коллектив белән җитәкчелек итәргә чакырулары өчен бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Бу районда кадрлар әзерлек мәктәбе үтә, тәҗрибә туплый һәм аларны югарырак оешмага чакырып алалар. Буш урыннарны яшьләр били. Һәм минем киләсе елга бурычым – яшьләрдән дәүләт гаепләүчеләрен әзерләү. Алар акыллы, тәҗрибәле, инициативалы, тырыш булырга тиеш.

- Авыр, катлаулы, ялгышырга һич ярамаган, тынгысыз эшегезне тулы көч белән башкару өчен ничек ял итәсез?

- Табигать сакчысы булган вакытта ук ау, балыкчылык кебек чын ирләр эше булып саналган шөгыльләргә битарафлык тоя идем, олыгайган саен җир тарта мине. Бакчада эшләргә яратам. Бәрәңге, яшелчәләрне үзем үстерәм, сатып ала алмаганнан түгел, ә үз кулларым белән үстерү кызыклы булганга, рәхәтлек биргәнгә. Тагын да миндә һәрвакыт ачык грунтта җылы якларда гына үсә торган кавын-карбызларны үстерү теләге көчле иде. Бу хыялыма ирештем, зур баллы голландияле карбызлар күңелгә рәхәтлек өстәп торды, сап-сары кавыннар да мул уңыш бирделәр.

«Виталий Рафаилович белән без 16 елдан артык танышбыз, - ди өлкә прокуратурасы прокуроры З.Әхтәриева, - һәм бу елларда аны яхшы яктан гына беләм. Ул һәрвакыт турылыклы, принципиаль һәм җитез хезмәткәр булып саналды. Бу сыйфатлары өчен РФ Генераль прокуроры һәм өлкә прокуроры, хөкүмәте тарафыннан күп бүләкләргә лаек булды. Алар арасыннан иң мөһимнәре: Генераль прокурор тапшырган исемле пистолет һәм өлкә губернаторы Мактау грамотасы». 

Виталий Рафаиловичка әңгәмәдә катнашуы өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм һәм барлык прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп, саулык-сђламђтлек, гаилђ бђхете џђм яћадан-яћа хезмђт ућышлары юлдаш булуын телим.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Gladiolus (15.01.2010)
Просмотров: 849 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz