Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

Тормыш өйрәтә, өйрәнмәсәң көйрәтә


Зәкия уфтанып урын өстендә ята. Авызы корып калган, чәй эчәсе килә. Килен эштән кайтмаган әле: "Әни, мин тиз генә пенсия таратып килим”, - дип чыгып киткән иде. Көне дә ямьсез ичмасам аның, пыскып яңгыр ява, аяк асты пычрак, галошка ябышкан ләмне сөйрәп йөрисе дә бер михнәт. Күңелсез уйлар да богаулап алганнар үзен.

...Яшьлегендә авылны бер учта тоткан кибетче иде бит ул. Биш бала табып, дүртесен (игезәк сыңары тууга үлеп китте) үзенең горурлыгы булырлар дип бөтен көчен куеп үстерде. Уртанчыларына югары белем алырга булышты: берсе инженер, икенчесе журналист булып чыктылар. Әтиләрен дә бер учта гына тотып, бар эшен дә аңа эшләтә иде. Тавык-чебеш, терлек-туар карау, бакча эшләрен бар дип тә белмәде. Хәтта ашарга да әзергә генә кайткан чаклары да еш булгандыр. Эше дә җиңелләрдән түгел иде шул. Салкын бинада иртәдән кичкә кадәр төрлесен сатып басып тор да, әле аның өстенә бу тауарларның барысын да үзеңә транспорт табып, йөзләгән чакрымдагы базаларга барып, товароведларга ялынып яздырып, төяп, алып кайтып бушатасы да бар бит. Биш йөзләгән хуҗалыклы авылны кирәкле җиһазлар, кием-салым, ашамлыклар һәм башкасы белән тәэмин итеп тору бер дә җиңелдән бирелми. Сельпо машинасы райондагы әллә ничә дистә кибетнең кайсысына гына барсын? Транспорт сорарга иртән торып правлениегә колхоз председателенә йөгерәсең. Әлбәттә инде, кирәкле әйбер һәркемгә дә җитәрлек кайтмый. Икмәккә генә дә сугыш-талаш иде. Шуңа да авылда кибетченең авторитеты зур, борын югары, зурдан кубып сөйләшенгәндер дә. Файдасыз туганнар кирәксезгә әйләнгән, дуслар дәрәҗәсенә карап кына сайланган.

Тормыш алай гына бармый икән шул. Җаваплы эштә дә эшләгән, өйдәге барлык кара хезмәтне дә башкарырга өлгергән ир авырып үлеп киткәч башлана ул кара полоса. Алай дисәң, алданрак та билгеләре күренгәндер аның. Олысы Мансур өйләнгәч тә еш эчте, хатыны аерылырга да омтылып карады, тагын кушылдылар, шуңа да бер кыз гына алып кайткандыр әле ул килен. Шулай яши торгач, гаиләләренә тынычлык килде шикелле: йорт салып чыктылар. Мансур да матур гына эшләп йөри. Айдары институтта укып, авылга кайтып эшкә урнашып карады, кирпечтән өй салып куйды, тик җитәкчеләр белән уртак тел тапмады. Казанга китеп, заводка урнашкан гына иде, авыр заманнар башланып, эш хакы бирмәү, тулай торакта начар дусларга кушылу аны да түбән тәгәрәтте. Ичмасам, өйләнсә - хатыны кулда тотып кала алыр иде, юк шул, карт егет булып йөри бирә. Әнә абыйсы кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый үзен, яшәгән җиреннән дә куып чыгарганнар. Кайтып күренү, әнинең хәлен белү кая ул?! Янындагы Ренаты да шул киленнең кадерен белми, эчә дә эчә. Эше юк, кеше ялчысы булып йөри. Килен, мескен, мине дә карый: урынымны юа-җыя, киемнәрем һәрвакыт чиста, ашарга китереп кенә тора. Терлекләр, йорт тирәсе аның өстендә. Ике баланы да киендерергә җаен таба, кешедән ким булмасыннар, ди. Үзем дә хәзер генә кадерен белә башладым, алай да күбрәк балаларны яклыйм әле. Ул инде кечкенәсе Рөстәмгә түзгәннәрен әйтерлексез түгел. Анысын үзем дә артык иркәләдем, мактадым, зурладым, ахрысы. Ул да башкаларыннан аерылып тора иде бит: мәктәптән яхшы билгеләр генә алып кайтты, аралашучан, сүзгә бай, шуңа да журналистлыкка укыды, матур гына эшләде, сәләтле булуын күрә дә башлаганнар иде. Кая барса да дус-танышлары ярдәм итеп торды. Яхшы кешенең үзеннән күпкә яшь кызына өйләнде, кызы туды. Шәһәрдә фатиры бар, авылда ике катлы итеп өй сала башлады. Һәм кинәт эшсез дә, хатынсыз да, өйсез дә калды. Аракыны дус итте. Хәзер монда я мине, я абыйсы гаиләсен интектереп яши. Әйберләрен урлап ашый, исерек килеш быкырдап кайтып урын-җирләрен пычрата, өйгә аяк киеме белән керергә дә күп сорамый. Теле ачы, ояты юк. Нишләр инде ул бала, бик якын итә идем бит үзен. Өенең кирпечләрен сүтеп сатып бетергәч, атасы йортын аңа яздырып куйган идем, тәмле теленә ышанып. Исән чагымда Ренатына күчереп калдым, ярый, анысына күңелем тыныч. Ренат Рөстәмен ташламас, эчсә дә  күңеле йомшак үзенең. Нәрсә булды соң минем малайларга, нинди гөнаһ шомлыгы төште үзләренә?

Авыруының сызлавы басылган араларда шундый күңелен борчыган сорауларга җавап эзләп берничә ай урын өстендә аунаганнан соң, Зәкия апа да килен тарафыннан кадерләп җир куенына тапшырылды. Ләкин бу югалтуны малайлар гына тоймады. Айдары хушлашырга да кайта алмый калды – аны эзләп таба алмадылар. Өйдәгеләре котырып эчте, аннары бергәләшеп сугыштылар. Мансуры гына онытканда бер кайтып күренгәләде. Киленгә авыр иде, озак түзде ул, хуҗалыкта булышырга малай үсеп җитте, кызы өй тирәсендә кул арасына керә башлады. Ике нарасыйның теләгән теләкләре кабул булдымы икән, киленнең үзеннән бер авыз яхшы сүз ишетмәгән кайнанасын карап, тәрбияләп соңгы юлга озатуына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булдымы: Ренаты эчүен ташлады, эшләп тапкан акчасын да алып кайтып бирә. Ишелеп барган абзарны да сүтеп, яңасын эшләтеп куйды, мал асрамыйчан бер кеше генә эшләгән акчага дөнья көтәсе авыр булганлыгын аңлап печән вакытында иң кирәкле нәрсә - трактор да сатып алды. Гаиләгә бераз җан керде. Алган әйберне урлап сатып эчә торган Рөстәм генә тынычлыкны боза. Күптән түгел аның янына югалган абыйсы Айдар да өстәлде. Хәзер, безнең өй, дип зал булган бүлмәне сасытып, астын-өскә китереп яталар.

Менә сиңа могҗиза: бер дә бер көнне урманга сатырга мәтрүшкә, каен себеркесе, гөмбә җыярга йөргән Рөстәм юкка чыкты. Кайдан гына эзләтмәделәр, нинди генә багучыга бармадылар – нәтиҗәсе булмады. Әйтерсең лә, гөнаһлары өчен Бөек Аллаһ кодрәте белән иблис алып китте. Айдар да үз өендә көн итеп азаплана, тамагына "әче су”ны салмаса, ул да төшеп калганнардан түгел.

Төп йортта әлегә борчучы юк, югалган Рөстәмнең кайдалыгын белмәү йөрәкне тынычсызласа да, Айдарын ач итми Ренат – икмәген, бәрәңгесен, итен һәм башкасын алып көн дә өенә барып, андагы тәртипне тикшереп кайта.

Г.ВӘЛИЕВА.
Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (22.08.2011)
Просмотров: 533 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz