Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“ТНВ” АРАЛАРНЫ ЯКЫНАЙТТЫ

Бу көннәрдә Төмәннең "Кволити-Отель” кунакханәсендә Төмән өлкәсе татар Конгрессы оештыруында "Татарстан – Яңа Гасыр”телерадиокомпаниясенең Төмәндәге корпункты ачылуыныңһәм "Искер – столица Сибирского ханства” китабының презентацияләре үтте.

Татарстанның Дәүләт Советы, республика хөкүмәте, Төмән өлкә татар Конгрессы тырышлыгы белән "Яңа Гасыр”телерадиокомпаниясе корпунктының Төмәндә ачылуы - ул ТНВ каналының федераль масштабта коммуникация каналы буларак үсеш юлына адым ясавы.Телеканалның үз корреспондент пункты үзенең максаты итеп татар халкы тормышына төп акцент ясап, Төмән өлкәсендә барган вакыйгаларны оператив һәм объектив рәвештә яктыртуны куя. Корпунктның информацион приоритетын дөнья һәм федераль масштабындагы вакыйгалар, Татарстан Республикасы җитәкчеләренең Төмән өлкәсендәге хезмәтләре, региондагы татар диаспораларының тормышы тәшкил итә. Хәзер инде "Новости Татарстана”, "Татарстан хәбәрләре”, "Татарлар” һәм "Доброе утро Татарстан”программалары аша телеканалны караучылар безнең регион белән дә танышачаклар. Телерадиокомпания спутник каналы һәм бөтен дөньяда күрсәтелә. Аның потенциал аудиториясе - 35 миллионнан артык телетамашачы. Корпунктлар Мәскәүдә, Екатеринбургта, Ижевскида, Ульяновскида һәм Әлмәттә эшли. Тиздән Самарада, Саратовта, Уфада ачылачак.

Төмән корпунктының хезмәткәрләре: Артур Альберт улы Гәрәев – директор-корреспондент. Журналистика өлкәсендәге тәҗрибәсе 6 елдан артык. 2006 елны Татарстан Республикасының эчке эшләр Министрлыгы үткәргән "Калкан һәм каләм” журналистлар бәйгесендә "Шундый эш" номинациясе буенча махсус приз белән бүләкләнгән. 2009 елны Идел-Урал хәрби базасында журналистлар өчен кыен шартларда исән калу курсын уза. Аны уңышлы тәмамлавы турында диплом иясе була һәм вакыйгаларны яктырту өчен дөньяның барлык кайнар нокталарына керергә мөмкинлек бирүче таныклык ала. Ике елга якын "НТВ” федераль каналында "ЧП” программасында продюсер-хәбәрче вазифасын үти.

Рамил Гайдар улы Нигъмәтуллин – видеооператор-монтажчы. Эш тәҗрибәсе 9 елдан артык. 2006 елда Мәскәүдәге "Интерньюс” оператор осталыгы курсларында укыган. Ике елдан артык федераль ”Бишенче канал”да видеооператор булып эшли. "Регион – Төмән” телерадиокомпаниясенең "Очрашулар”тапшыруының журналисты Гөлсинә Ниязова янында тәҗрибә туплаган.

Кунакханәнең олы залының матур итеп бизәлгән сәхнәсенә кунаклар - "Бөтеньдөнья Татар Конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегерәисе Р.Закиров, өлкә милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Е.Воробьев, Информацион политика департаменты директоры А.Новопашин, "Татарстан – ЯңаГасыр”телерадиокомпаниясе рәисе урынбасары М.Айтуганова күтәрелделәр. Алар ихлас күңелдән халыкны тантана белән тәбрикләделәр.

- Телевидение - ул үзе Россия тарихында яңалык.Проектларның берсе гамәлгә ашырылды. Ерак Себер безгә якын булды.Безнең татарларыбыз бу яисә икенче территориядә ничек яшәүләрен тойдык. Хәзер Себердә, Ерак Көнчыгышта нәрсәләр барганын күрәбез. Филиал җиң сызганып эшен башлады. Бу беренчесе һәм соңгысы булмасын. Канал бай эчтәлекле булырга тиеш. Монда материал җитәрлек. Бер Тубылны гына алыйк.., - дип Ринат Зиннур улы Закиров сөйләде.

Ул "Яңарыш” газетасының 20 яшьлек юбилее уңаеннан Бөтендөнья татарлары Конгрессыннан газетаның мөхәррире А.Сәгыйтовага, хезмәткәрләре - Г.Вәлишинага, Н.Ташбулатовага һәм миңа Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алып баручылар халыкны корпункт җитәкчесе Артур Гәрәев белән таныштырганнан соң, өлкәбездә бу яңалыкны кертүне оештырган Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров,шушы оешманың мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова якташларыбызны шушы зур бәйрәм белән котладылар.

Төмәнлеләргә зур музыкаль бүләк тә ясалды. Татарстаннанкилгән популяр җырчы Алсу Әбелханова һәм Казан филармониясе солисты Рөстәм Асаев матур, көчле тавышлары белән берничә җыр башкардылар.

"Искер – столица Сибирского ханства”китабының презентациясен Казаннан килгән тарих фәннәре докторы, профессор Д.М.Исхаков җитәкләде. Ул китапны булдыруда зур көч куйган галимнәрне түргә дәште. Төмәндәүләт университеты профессоры,филология фәннәре докторы Х.Ч.Алишина, өлкә крайны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, этнограф Р.Х.Рәхимов, тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских бирегә чыгып аның роле сөйләделәр.

Төмән, Тубыл, Казан шәһәрләре галимнәре булышлыгы белән дөнья күргән шушы китап уникаль. Ул 300 данә бастырылган.

Хәнисә Чәүдәтовна Казан җитәкчеләре алдында бүген безне бик борчыган проблема - Төмән дәүләт университеты татар бүлегенең аянычлы киләчәге турында әйтте. 10 түләүле урын булдыруда ярдәм итмәссезме, дип мөрәҗәгать итте.

- Тубылда да, Тәмәндә дә татар бүлекләре яшәргә тиеш, югыйсә, бу җирдә без югалабыз,” - диде Р.Закиров һәм бу сорауны хәл итәчәкләре турында белдерде.

Милләтәшләребезнең һәрберсенә милли киемнәрдә киенгән "Себер йолдызы – 2010” бәйгесендә катнашкан кызларыбыз "ТНВ Татарстан. Төмән шәһәре” дип язылган пакетларда бүләкләр тапшырдылар. Якташларыбыз шушындый күркәм бәйрәм үткәрүләре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Р.S. "Искер” яћа китап презентациясе Тубыл шђџђрененећД.И.МенделеевисемендђгеТДСПА конференция залында њтте. Искер турында тулы мђгълүмат биргђн яћа китапныћ авторларын, тљзњчелђрентарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинскихны, фђнниредакторытарих фәннәре докторыД.М.Исхаковны, бу китапны чыгаруда ярдђм итњчелђрне, укучыларны ТДСПА ректоры С.Слинкин котлады. Ќыентыкнытљзњче З.А.Тычинских,”Искер ” китабындасебер ханлыгытурындатарихчылар, археологлар, лингвистлар, этнографларныћфђннихезмђтлђре кулланылып, фђннияктананализясалганмђгълүматлар бирелгђн,диде, кунакларны китапныћэчтђлеге белђн таныштырды.

Танылгангалимнђр Д.М.Исхаков, Х.Ч.Алишина, А.А.Адамов,А.П. Зыков, З.А.Тычинских, А.Т.Шашков, И.В.Белич, Е.П.Швецова, Р.Х.Рахимов, В.Н.Пигнатти революциягә кђдђр Тубыл Губерния музееэшчесе, тарихбелђнкызыксынган, бу темага ђџђмият биргђнВ.Н.Пигнатти хезмђте, бњгенге тарихчыларыбызныћ тырышлыкларыбелђнќыентык дљнья књрде. Китапны укучылар, бу ќыентыкта рђссамнаребезнећ иќат эшлђребелђн дђ таныша алалар. А.Г.Визельның "Себер ханлыгы-Искер”, ”Күчем хан”, И.М.Хабисовның "Сњзге”, Арангуловларның "Искер - Себерханлыгыныћ башкаласы", .Н.Мөхәммәтьяновның "Себер ханы – Күчем”, И.П.Токаревның "Искер”, Э.С.Тушаковныћ хезмђтлђре "Искер” не књз алдына китерергђ ярдђмитђчђк. Китапныћ тиражы 300 экземпляр, ” Искер” китабы басмагаБљтендљнья татар конгрессы, себер татарларыныћ тарихын, мђдђниятен љйрђнњ њзђге,ТР фәннәр академиясенең тарих институты ярдђме белђн дљнья књрде.

Р. УМИТБАЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (01.10.2010)
Просмотров: 702 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz