Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ТИҢСЕЗ БЕЛГЕЧ УЛ


Бәхетле хатын-кыз – тату гаиләсе, сөйгән ире, яхшы эше, игелекле балалары һәм яраткан шөгыле булган хатын-кыз, дияр идем. Вагай районы, Тугыз авыл җирлегенең социаль хезмәткәре Фатыйма Тимирбулат кызы Вабиева нәкъ шундый бәхетле хатын-кыздыр, миңа калса. Ул - район халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Тугыз участогы белгече.



Аның халык алдында да, җитәкчеләр каршында да, гаиләсендә дә абруе зур. Ә абруйны яулыйсы бер дә җиңел түгел. Аның өчен югары белем, тугры хатын булу гына җитми, ә үз эшеңә бирелгәнлек, кешене аңлый белү, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, җаваплылык, принципиальлек, күп уку, яңалыклардан калышмау да кирәк. Ул әле төрле фикерләргә бай булырга, үз сүзен җиткерә, төшендерә дә белергә тиеш. Социаль яктан якланмаган кешеләр белән йомшак мөгамәләдә, тыныч аралашуы, аңламаганнарын төшендереп бирә, җирлектәге оешмалар белән уртак тел таба белүе аеруча мөһим.

Фатыйма Тимирбулат кызы 12 ел эшләү дәверендә күпләргә документлар җыюда ярдәм итеп, туры юл күрсәтеп, бозыклыклардан арындырып, татуландырып, дәүләт программалары турында аңлатып авылдашларының ихтирамын, хөрмәтен яулады; мохтаҗлыкны киметү юнәлешендә күп эш башкарды.  Аның хезмәте күз алдында. Тиешле җирләрдә методик почмаклар, стендлар әзерләнгән, социаль паспортлар, картотекалар тутырылган, дәүләт тарафыннан социаль яклауга мохтаҗ булган кешеләрнең мәгълүмат банкы булдырылган. Үткән ел төрле сораулар белән 597 кешене кабул иткән, аңа күбрәк өлкәннәр, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр, сугыш чоры кыенлыкларын кичерүчеләр, ялгыз бала тәрбияләүчеләр, авырлыклар белән күзгә-күз очрашучылар мөрәҗәгать итәләр.

Башка оешмалар белән бергә юбилейлар белән тәбрикләү кичәләре, гаиләләргә, өлкәннәргә, ветераннарга, әниләргә багышланган чараларда актив катнашкан. Администрациядә оешкан "Халыкны социаль яклау” комиссиясендә эшләү дәверендә Ф.Вабиева төрле буын, гаиләләр белән аралашкан, яшәү шартларын тикшергән.

- Фатыйма ханым, хөкүмәтебезнең эшсезлекне бетерүдә зур өлеш кертергә тиеш булган программаларына караш ничек сезнең җирлектә?

- Халык яши, халык тырыша. Яшим дигән кешегә бүген хөкүмәт тә бит шартлар тудырып кына тора. Алар турында халык белән аңлату эшләре алып барабыз, бик теләп ризалашалар. 2006 нчы елдан бирле 18 аз керемле гаилә мохтаҗлар исәбеннән алынды: "Үз-үзеңне тәэмин итү” программасы буенча сыер, дуңгызлар алып, тормыш шартларын яхшырттылар. "Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә ике ел эчендә алты кеше үз эшләрен булдырдылар, "Яшь гаиләне торак белән тәэмин итү” программасы 6 гаиләне йортлы итте. Авылдашларым тырыш, бердәм, һәр яңалыкны аңлы кабул итәләр.

- Балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең сәламәт тормыш алып барулары өчен нинди эшләр башкарасыз?

- Кече Уват, Ләмчәй, Тугыз авылларында 145 гаиләдә 337 бала яши. "Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм” программасы буенча аз керемлеләренә (алар арасында 30 күп балалы гаилә) материаль булышлык күрсәтәбез: 45 гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү үткәрелде, 36сына материаль ярдәм алырга кәгазьләр тутырылды, мәктәптә түләүсез ашыйлар, җәйге сәламәтләндерү лагерена йөриләр, программаларга кертелгәннәр исемлегендә дә очратырга була үзләрен, 28енә кулланышта булган киемнәр бирелде, уку елына әзерләнгәндә 8е, ел дәвамында 16сы үзәктән ярдәм алды, 6сы җәйге укучыларның хезмәт бригадасында катнашып, өчәр мең акча эшләделәр. Гаиләсенең җылысын, өенең ямен сакларга тиешле тәртипсез яшәгән ата-аналар белән сөйләшүләр, күзәтүләр алып барыла, нәтиҗә уңай якка үзгәрә.

- Үткән ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иттек, сездә дә ветераннарга игътибар зур булгандыр?

- Бездә өлкән буынга юбилей уңаеннан гына түгел, һәр ел саен тиешле ярдәм күрсәтелә. Айлык пособие һәм компенсацияләрдән тыш, "Өлкән буынга ярдәм” программасы эшли, инвалидлар да читтә калмыйлар. "Ничек яшисең, ветеран” акциясе шартларында каралганча, һәркайсының яшәү рәвеше тикшерелде. Ә инде 5 сугыш ветеранына торак алуга сертификат, 6 ветеранга өйләрен ремонтларга егермешәр мең, 4 тылда хезмәт итүчеләргә унбишәр мең сум бирелде, 2сенә "Җиңүчеләргә хөрмәт” өлкә фонды көнкүреш техникасы алырга унар мең сум тапшырды, теләкләре булганнар прокатка кер юу машиналары алалар. 4 төньякта эшләгән пенсионер ел саен "Хезмәттәшлек” программасы буенча материаль ярдәм алалар. 8 социаль хезмәткәр 13 өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчене карый. Тимур командабыз да бар.

Арабызда яшђњче ярдђмгђ мохтаќларны социаль яклау, аларныћ књћеленђ нур, яшђњ дђрте љстђњ максатында мәдәни чаралар да оештырабыз: "Ветеран” клубы үз эшен актив алып бара, хезмәт ветераннары өчен хор бар, "Тугыз моңнары” эстрада ансамбле район, өлкә фестиваль-конкурсларында гына катнашып калмыйчан, бөтенроссия "Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә махсус приз белән бүләкләнделәр. Шулай ук алар "Хуҗабикә”, "ЗОЖевцы” түгәрәкләренә, сәламәтлек төркеменә актив йөриләр, инвалидлар өчен июнь аенда сәламәтләнү һәм тернәкләнү төркеме оештырылды.

Авыл җирендә күбесенең пенсияләре аз, кайберләренә киемнәр булдырасы да авыр, алар азык-төлек җыелмалары, кулланылган кием-салым белән тәэмин ителде. Сугыш ветераннары, беренче группа инвалидларга "Тюменская область сегодня” газетасы яздырыла, мин мөмкинлекләре булмаганнарга, спонсорлар табып, өлкәбезнең татар телендә чыга торган "Яңарыш” газетасын яздырам.

Гомумән, ил күләмендә тиешле субсидияләрне вакытында алсыннар өчен барысын да эшлибез.

Үз бурычларын төгәл белгән, әле алардан тыш, газетабызга мәкаләләр дә язарга, язылу чорында газетага да яздырырга, район матбугаты "Сельский труженик” белән тыгыз бәйләнештә торырга да өлгергән район татар милли-мәдәни автономиясе, авыл ветераннар советы, социаль яклау комиссиясе әгъзасы Фатыйма Тимирбулат кызы гел белемен үстерү юнәлешендә эшли, семинар-бәйгеләрдә аны еш очратасың. Өлкә күләмендәге абруйлы бәйгедә социаль хезмәте буенча участок белгечләре арасында беренче урын яулаганы турында язган идек инде. Җитәкчеләр бу уңган, тырыш ханымның нәтиҗәле хезмәтен күреп, аны РФ сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, өлкә губернаторы Мактау грамоталары, өлкә социаль үсеш департаменты дипломы белән тәбрикләделәр. 

Ф.Вабиева гаиләсендә дә ихтирамлы зат. Яраткан  иренең таянычы, кадерлесе, туганнарыныћ хљрмђтле, њрнђк љлгесе ул. Кызлары Юлия дә сикәлтәле тормыш юлында югалып калмаслык бай күңелле, ныклы рухлы, намуслы булырга өйрәткән ата-аналарына рәхмәтле, ул Төмәннең беренче милиция бүлегендә эшли. Йортлары да авылда иң күркәмнәрдән, бөтен уңайлыклар да булдырылган. Тормышчан, олы ќанлы, хљрмђткђ лаек, тљпле акыллы, џђрвакыт кићђшкђ, ярдђмгђ ђзер Фатыйма Тимирбулат кызы кебекләр илебезнең, яшәешебезнең тоткасы булып торалар. Башка оешмалар белән бергә юбилейлар белән тәбрикләү кичәләре, гаиләләргә, өлкәннәргә, ветераннарга, әниләргә багышланган чараларда актив катнашкан. Администрациядә оешкан "Халыкны социаль яклау” комиссиясендә эшләү дәверендә Ф.Вабиева төрле буын, гаиләләр белән аралашкан, яшәү шартларын тикшергән.

- Фатыйма ханым, хөкүмәтебезнең эшсезлекне бетерүдә зур өлеш кертергә тиеш булган программаларына караш ничек сезнең җирлектә?

- Халык яши, халык тырыша. Яшим дигән кешегә бүген хөкүмәт тә бит шартлар тудырып кына тора. Алар турында халык белән аңлату эшләре алып барабыз. 2006 нчы елдан бирле 18 аз керемле гаилә мохтаҗлар исәбеннән алынды: "Үз-үзеңне тәэмин итү” программасы буенча сыер, дуңгызлар алып, тормыш шартларын яхшырттылар. "Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә ике ел эчендә алты кеше үз эшләрен булдырдылар, "Яшь гаиләне торак белән тәэмин итү” программасы 6 гаиләне йортлы итте. Авылдашларым тырыш, бердәм, һәр яңалыкны аңлы кабул итәләр.

- Балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең сәламәт тормыш алып барулары өчен нинди эшләр башкарасыз?

- Кече Уват, Ләмчәй, Тугыз авылларында 145 гаиләдә 337 бала яши. "Балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм” программасы буенча аз керемлеләренә (алар арасында 30 күп балалы гаилә) материаль булышлык күрсәтәбез: 45 гаиләнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү үткәрелде, 36сына материаль ярдәм алырга кәгазьләр тутырылды, мәктәптә түләүсез ашыйлар, җәйге сәламәтләндерү лагерена йөриләр, программаларга кертелгәннәр исемлегендә дә очратырга була үзләрен, 28енә кулланышта булган киемнәр бирелде, уку елына әзерләнгәндә 8е, ел дәвамында 16сы үзәктән ярдәм алды, 6сы җәйге укучыларның хезмәт бригадасында катнашып, өчәр мең акча эшләделәр. Гаиләсенең җылысын, өенең ямен сакларга тиешле тәртипсез яшәгән ата-аналар белән сөйләшүләр, күзәтүләр алып барыла, нәтиҗә уңай якка үзгәрә.

- Үткән ел Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иттек, сездә дә ветераннарга игътибар зур булгандыр?

- Бездә өлкән буынга юбилей уңаеннан гына түгел, һәр ел саен тиешле ярдәм күрсәтелә. Айлык пособие һәм компенсацияләрдән тыш, "Өлкән буынга ярдәм” программасы эшли, инвалидлар да читтә калмыйлар. "Ничек яшисең, ветеран?” акциясе шартларында каралганча, һәркайсының яшәү рәвеше тикшерелде. Ә инде аннары  сугыш ветеранына торак алуга сертификат, 6 ветеранга өйләрен ремонтларга егермешәр мең, 4 тылда хезмәт итүчеләргә унбишәр мең сум бирелде, 2сенә "Җиңүчеләргә хөрмәт” өлкә фонды көнкүреш техникасы алырга унар мең сум тапшырды, теләкләре булганнар прокатка кер юу машиналары алалар. 4 төньякта эшләгән пенсионер ел саен "Хезмәттәшлек” программасы буенча материаль ярдәм алалар. 8 социаль хезмәткәр 13 өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчене карый. Тимур командабыз да бар.

Арабызда яшђњче ярдђмгђ мохтаќларны социаль яклау, аларныћ књћеленђ нур, яшђњ дђрте љстђњ максатында мәдәни чаралар да оештырабыз: "Ветеран” клубы үз эшен актив алып бара, хезмәт ветераннары өчен хор бар, "Тугыз моңнары” эстрада ансамбле район, өлкә фестиваль-конкурсларында гына катнашып калмыйчан, бөтенроссия "Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә махсус приз белән бүләкләнде. Шулай ук алар "Хуҗабикә”, "ЗОЖевцы” түгәрәкләренә, сәламәтлек төркеменә актив йөриләр, инвалидлар өчен июнь аенда сәламәтләнү һәм тернәкләнү төркеме оештырылды.

Авыл җирендә күбесенең пенсияләре аз, кайберләренә киемнәр булдырасы да авыр, алар азык-төлек җыелмалары, кулланылган кием-салым белән тәэмин ителде. Сугыш ветераннары, беренче группа инвалидларга "Тюменская область сегодня” газетасы яздырыла, мин мөмкинлекләре булмаганнарга, спонсорлар табып, өлкәбезнең татар телендә чыга торган "Яңарыш” газетасын яздырам.

Гомумән, ил күләмендә тиешле субсидияләрне вакытында алсыннар өчен барысын да эшлибез.

Үз бурычларын төгәл белгән, әле алардан тыш, газетабызга мәкаләләр дә язарга, язылу чорында газетага да яздырырга, район матбугаты "Сельский труженик” белән тыгыз бәйләнештә торырга да өлгергән район татар милли-мәдәни автономиясе, авыл ветераннар советы, социаль яклау комиссиясе әгъзасы Фатыйма Тимирбулат кызы гел белемен үстерү юнәлешендә эшли, семинар-бәйгеләрдә аны еш очратасың. Өлкә күләмендәге абруйлы бәйгедә социаль хезмәте буенча участок белгечләре арасында беренче урын яулаганы турында язган идек инде. Җитәкчеләр бу уңган, тырыш ханымның нәтиҗәле хезмәтен күреп, аны РФ сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, өлкә губернаторы Мактау грамоталары, өлкә социаль үсеш департаменты дипломы белән тәбрикләделәр. 

Ф.Вабиева гаиләсендә дә ихтирамлы зат. Яраткан  иренең таянычы, кадерлесе, туганнарыныћ хљрмђтле, њрнђк љлгесе ул. Кызлары Юлия дә сикәлтәле тормыш юлында югалып калмаслык бай күңелле, ныклы рухлы, намуслы булырга өйрәткән ата-аналарына рәхмәтле, ул Төмәннең беренче милиция бүлегендә эшли. Йортлары да авылда иң күркәмнәрдән, бөтен уңайлыклар да булдырылган. Тормышчан, олы ќанлы, хљрмђткђ лаек, тљпле акыллы, џђрвакыт кићђшкђ, ярдђмгђ ђзер Фатыйма Тимирбулат кызы кебекләр илебезнең, яшәешебезнең тоткасы булып торалар.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (12.03.2011)
Просмотров: 558 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz