Закир абый турында мин гаиләсе, авылдашлары турында
кайгыртучы кеше генә түгел, ә милләт язмышын, татарыбызның киләчәген җаны-тәне
белән яклаучы олы шәхес дип тә әйтер идем. Андыйларны милләтенең чын улы, ди халык. Моны ул буш
сүзләр белән түгел, хак эше белән дәлилли. Сүзем Вагай районы Кече Уват
авылында яшәүче Закир Салих улы Кузакбердеев турында. Чираттагы
командировкабыз бу якларга туры килгәч, абыйга редакция исеменнән әзерләнгән
Рәхмәт хатын тапшырмыйча китмәскә булдык. Ул безне чын күңелдән шатланып каршы
алды. Кыска вакыт эчендә аралашып, фикер алыштык. Аның көчле рухлы, олы
йөрәкле, тормышка гашыйк булуы, бай рухи дөньясы безне сокландырды. Авылда 40
йорт икән, Закир абый "Яңарыш” газетасына беренче яртыеллыкка 28 кеше яздырган,
ә икенче яртыеллыкка 30ны яздырырга планына керткән. Хатыны Баннура Алачетдин
кызы белән 36 ел гомер кичереп, 3 бала тәрбияләгәннәр, хәзер 4 оныклары үсә.
Закир абый озак еллар авылда почтальон булып эшләгән, ә үзе 70 төрле һөнәр
иясе. Яши торган йорты да авыл уртасында курчак өен хәтерләтә, биредә, әлбәттә,
Баннура апаның да өлеше зур. Закир абыйны язмыш төрлечә сыный, тик сындыра гына
алмый. Ул фаҗигале хәлгә эләгеп, саулыгын югалта, әмма төшенкелеккә бирелмичә,
алга омтыла. Авыл уртасында кече улына әкияттәгедәй йорт төзергә булыша.
Бүрәнәне үзе күтәреп салмаса да, зур тәҗрибәле балта остасының урынлы киңәшләре
улы Эльмар өчен алтын хакына тиң. Закир абый почтальон вазифасын үтәүче килене
Рәйлә Хәртүк кызына да ярдәм итмичә калмый, пенсия акчаларын тиененә кадәр
исәпләп, рәткә китереп әзерләп куя, журнал-газеталарга яздыруны да үз җилкәсенә
ала. Ә менә "Яңарыш” газетасына ул авылдашларын хәтта үз акчасына да яздыра.
Моның өчен ул бернинди рәхмәт сүзләре дә көтми. "Бары тик күңелем кушканны гына
эшлим. Татарлыгыбызны онытырга тиеш түгелбез, ә газета безне очраштыра,
берләштерә, дуслаштыра, киләчәккә өмет бирә”, - ди үзе.
Р,КАНГАЗИНА.
|