Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ТАПКАНЫМЫ ЧЫН АНА, ӘЛЛӘ БАККАНЫМЫ?

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәхет дигән сүзне кем ничек аңлый бит, берәүләр Кипр, Майамида вилласы булуны зур бәхеткә санаса, икенчеләр  меңнән артык гектар җире, чит ил машиналары, әллә ничә йөз квадрат метрлы берничә фатиры булуны да азсына. Ә менә Тубыл шәһәрендә яшәүче Хәния Рәкыйп кызы Гаитова балалар йортында ана назына тилмерүче сабыйларны сөендерүдән ямь таба, бу аның өчен чиксез бәхет. Ике малае буй җитеп, үз гаиләләрен булдыргач,  фаҗигале юл афәтенә эләгеп беркүпме сәламәтлеген дә югалткан ханым өйдә эшсез, ялгызы утырудан туеп, янымда берәр иптәш булса, бер-беребезне кайгыртып көн уздырыр идек, дип балалар йортыннан нарасый алу турында хыяллана. Үзе 7 бала арасында иң зурысы булып, әти-әнисенә эне-сеңелләрен аякка бастырырга булышкан, аннан соң әле аларның балаларына да ярдәм кулын сузып, кирәккәндә үз канаты астына җыйган. Менә шулай ул гел кемнедер кайгыртып яшәргә өйрәнгән дә. Бу теләген тормыш иптәше Рәкыйп Абит улына белдергәч, икәүләшеп балалар йортына юл тоталар. Хәния ханым ике кыз алырга карар итә, ләкин таләпләренә туры килгән сабыйлар булмау сәбәпле, аларга дүрт ярым яшьлек Игорь Батуринны алырга тәкъдим итәләр. Ул көннәрне искә алып Хәния ханым: ”Игорь безгә килгәндә 1 нче группа инвалиды иде. Даруларны вакытында эчертеп, артык борчымый, нервланганында әрләми, каршы әйтми тынычландыра торгач, әлеге сабыйны паралич авырулылар өчен махсус балалар бакчасыннан чыгардылар, группадан да төшерделәр. Игорьның астын юешләндерү гадәте дә бар иде, шуңа төннәрен саклап утырдык. Хәзер, Аллага шөкер, ташлады ул гадәтен. Тормыш иптәшемә зур рәхмәт, ул ярдәм итмәсә, үзем генә мин моны булдыра алмас идем”, - дип сөйләде. Хәния ханымның бу гамәлен кемдер юләрлеккә саный, ә кемдер – батырлыкка. Ә без Гаитовлар гаиләсе белән көтмәгәндә таныштык. Кибеттә: ”Әни, син тагы ипи сатып алырга оныттың!”, - дип ялваручы сабыйга күпләр игътибар итеп: "Бу нинди хуҗалыкчан малай!” - дип сокландылар, ә кайберәүләр сәерсенеп, шикләнеп карадылар. 5-6 яшьлек сабый җитәкләгән апа уңайсызланып кына: "Улым, өйдә әлегә ипи бар бит”, - дип татарча пышылдагач та, малай тынычланмады, киресенчә, әнисен артка, ипи сатыла торган бүлеккә таба сөйри башлады. Сумкабыздан бер татлы күмәчне чыгарып нарасыйга тоттыргач, аның бар "кайгысы” онытылып,   әнисе пакетына салып куйды. Ә  апа безне үзенә кунакка чакырып, токмачлап пешергән тәмле тавык ашы белән сыйлады. Шулчак малай әнисе янында бөтерелеп, я аны кочаклап үбеп, я сыйпап ала, назлы сүзләрен дә жәлләми. Аның кыланышларына Хәния ханым ана назы белән җавап кайтара, шул ук вакытта безне нарасыйның ачы язмышы белән таныштыра: ”Игорь бездә бер ярым ел яши. Шушы вакыт эчендә ул күзгә күренеп үзгәрде. Кашык, чәнечкене дөрес тотарга, ашаганда авызга ипине тутырып куймаска, аны чәйнәмичә йотмаска, ашыкмыйча, тәмләп ашарга өйрәнде. Хәзер ризык яшереп калдыру гадәтен дә онытты. Ятим булгангамы икән, үзе бик моңлы малай. Сөйләшүе ачык аңлашылмаганда да, гел көйләп-моңланып йөрде. Шуңа без аны Иосиф Кобзонга ошатып, сөеп кенә "Иозя” дип кушамат та бирдек. Шелтәләргә теләгәндә генә "Игорь” дип дәшәбез, моны ул хәзер үзе дә аңлый. Аны үзем белән гел бергә йөртәм, кунакка барырга, бүләкләр кабул итәргә бик ярата ул. Гел үзенә мөрәҗәгать итеп сөйләшкәнгә, сүзләрне дөрес әйтүен таләп иткәнгә, хәзер сөйләшүе дә яхшырды. Татар телендә шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Безне "әти-әни” дип кенә тора. Телевизордан мультфильмнар карый, компьютерда төрле уеннар уйный, үзе тагын бик рәхимле, "башым авырта”, диюгә йөгереп килеп башымны сыйпарга керешә, үзен тыныч тотарга тырыша. Без аңа шундый ияләштек, күптән түгел мине балалар йортына чакырып, ике кызчыкны күрсәттеләр. Аларны алсам, Игорьны тапшырырга кирәк булачагын әйттеләр. Нишләргә дә белмим, ул гаиләдә яшәргә өйрәнде. Анда аны зур малайлар кыерсытсалар, авыруы яңадан башланачак, дип елыйм. Әлбәттә, бу турыда Игорьның үзенә берни белдермибез, ул бала гына, зурлар "уенын” аңлап җиткерми шул...” - дип уфтанды ул. Чынлап та, Хәния ханымның күзләреннән тамган  яшьләренә карап, ни өчен дөнья шундый гаделсез икән дигән сорау туа күңелдә  - берәүләр үз теләкләре белән балаларыннан ваз кичәләр, ә җиде ят булган апа ул нарасый өчен әче күз яшьләрен түгә?! Мәсәлән, малайның үз әнисе икенче көнне ук "отказной” язган, вөҗдан газабын кичергәнме ул, аны без, әлбәттә, белмибез. Юктыр! Үкенгән булса, 6 ел эчендә җан кисәген бер күреп карар өчен булса да эзләгән булыр иде. Ә менә  Хәния ханымның бу фидакарь адымына чын-чынлап сокланырлык. Бәлки, дөнья нәкъ шундый олы йөрәкле ханымнар аркасында гына яшәп киләдер дә әле...

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (28.03.2011)
Просмотров: 470 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz