Әмәл - себер татарларының милли бәйрәме. Гадәт буенча,
ул язын көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрелә. Белгәнебезчә, бу бәйрәм
Тубыл, Яркәү, Вагай районнарында бүгенге көнгә хәтле сакланган. Халык ел да аны
көтеп алып, зур әзерлек белән бәйрәм итә. Ә быел әлеге бәйрәмне өлкәдә беренче
булып Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге үткәрде. Чарада катнашырга теләүче
балалар үзәккә якын урнашкан мәктәпләрдән, А.С.Пушкин исемендәге китапханәдән
килделәр. Кунакларны бәйрәмне алып баручы Стелла Шакирова белән "Яз” ролен башкаручы Зөлфинә Сәфиева һәм
гармунда бию көйләрен сыздыручы Әбүзәр Миннебаев каршы алдылар. Алар кунакларны
бәйрәм белән котлап, Әмәл турында сөйләделәр, аннары бергәләшеп кычкыра-кычкыра
Әмәлне чакырдылар. Букчасына кәнфит-прәник һәм төрле тәм-томнар тутырып "Әмәл”
бәйрәме килеп җитеп, үзенә дәшүчеләргә күчтәнәчләрен өләште. Шул арада "Хыял”
ансамбле (җитәкчесе Ф.Кәримов) җырчысы Марат Вәлиев һәм "Әмәл” яшьләр студиясе
(М.Сагидуллин) җырчылары Зөлфия белән Илсөяр Речаповалар (астагы рәсемдә)
себер һәм кырым татарлары халык җырларын башкарып кәефләрен күтәрделәр.
Салкында аяклары туңа башлаган кунаклар түгәрәккә төшеп биеп тә алдылар, төрле
бәйгеләр, уеннар оештырылды. Аннары олы-кечесе күршедәге йортның матур итеп
бизәлгән коймасына килеп "Әмәл” дип кычкырып өйдән әбине чакырып чыгардылар,
аңа бәхет, имин тормыш, уңышлар теләделәр, әби аларга рәхмәт әйтеп, әзерләгән
мул бүләкләрен чәчте. Аларны балалар узыша-талаша җыеп, тизрәк үз букчаларына
тутырдылар. Чарадан халык канәгатьлек кичереп, урамда оештырылган сату
нокталарыннан татар халык ашлары сатып алып, бер-берсенә изге теләкләр теләп
таралдылар.
Р.КАНГАЗИНА.
|