Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ТӨМӘН ЭНЕРГЕТИКАСЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

22 декабрь – энергетик көне


Төмән районы, Боровой посёлогында яшәүче милләттәшебез Лидия Ризван кызы Тильмухаметованың 30 елдан артык башкарган фидакарь хезмәтенә хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә көнләшерлек. Шушы зифа буйлы, чибәр, ягымлы хатын-кызга карап сокланасың, шулкадәр көч һәм түземлек кайдан килде икән дип гаҗәпләнәсең. Ул 1971 елның августыннан алып 2002 елгача биеклектә кайнар цехта газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы хезмәтен үтәгән.

 

Без аның белән якыннан танышып үзе, эше турында сораштык.

- Лидия апа, мондый һөнәрне сайлау үзе бер батырлык. Хезмәт юлыгыз ни рәвешле башланды?

- Свердловск өлкәсе, Каменск–Уральск шәһәрендә туып үстем. Гаиләдә өч бала тәрбияләндек. Мин иң олылары, энеләрем – Рәшит һәм Руслан. Иң кечкенәбез Руслан мәңгелеккә яныбыздан китте.

Шәһәребездә 15 нче һөнәри училищены тәмамладым. Кранчыга укымакчы идем, әни, бу һөнәрне сайла, диде. Эретеп-ябыштыручы белгечлеген алып чыккач, безне юллама буенча Норильск шәһәренә җибәрмәкчеләр иде, әмма вәкил килеп ике кызны һәм ике егетне Төмәнгә ТЭЦ-1гә алып китте. Менә язмыш мине шулай Төмән белән бәйләде.

Төмәннең гигант "Свердловскэнергоремонт” оешмасында, хәзерге ТЭЦ-1дә эшемне башладым. Ул торф һәм күмер белән ягыла иде. 1980 елда газ үткәргәч, оешманы "Тюменьэнергоремонт” исеменә алыштырдылар. Ел саен Свердловскка барып квалификациямне күтәрдем, иң югары - 5 нче разрядкача җиттем. Башлары әйләнүдән кайбер ирләр дә чыдый алмаган биеклектә эшләдем. Ияләшкәнгә күрәдер, югарыга йөгереп менә идем. Җитәкчеләр, коллектив яхшы иде, бригада 16 кешене тәшкил итте. 1993 елны ТЭЦ-2гә күчтем.

- Хезмәтегез нидән гыйбарәт булды?

- Безнең ремонтлау бригадасы иде. Олы казаннарны ремонтладык. ТЭЦ-1дә котельный цехта эшләдем. Эретеп ябыштыручы квалификацияле, керүгә хокуклы (допуск) белгечләр җитмәде. ТЭЦ сугыш чорында катгый рәвештә бикле булып исәпләнелә торган оешма. Бер смена, эш тыгыз булганда 2 смена эшләдек. Күз ташлары шартлардай 65 градус эсселек, торбалар җылытылып килә, аларны эретеп ябыштырабыз. Җәен аеруча кызу, түзәрлек түгел. Брезенттан эшләнгән роба оеккача юешләнә. Форманы киптерәсең, әмма ул кибеп өлгерми, тагын юешне киясең. ТЭЦ-1 торф һәм күмер белән эшләгәндә бит-муеннар танырлык түгел буяла иде. 1985 елны энем Рәшит Ризван улы Мөхәммәтҗановны да бирегә чакырдым. Ул хәзерге көнгәчә ТЭЦ-1дә, ТЭЦ-2дә газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара.

Эшем ифрат авыр булса да, яратам үзен. Үз һөнәреңне сөйгәч,  һичнәрсә киртә була алмый икән.

Лидия Ризван кызы озак еллар энергетикада намус белән хезмәтен үтәгәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул лаеклы ялга чыккач та, Боровойда ”Сәүдә йортында” сатучы вазифасын үти. Бүгенге көндә Төмәннең фәнни-тикшеренү институтында җыештыручы булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, тырыш, аралашучан, кешелекле булганы өчен коллектив үзен ярата. Ул язмышның иң ачы сынауларын сынаган, әмма сынмаган, горур булып калган хатын-кыз.

1997 елда яратышып кавышкан тормыш иптәше Яркәү районы, Карбан егете Илҗан Әхмәтфәрит улы яшь кенә көе дөньядан китә. Алар берсеннән-берсе матур, акыллы Эльвира һәм Лена исемле кызлар үстерәләр. 2003 елны яшьлегенең иң чәчәк аткан чорында 28 яшьлек кызы - Эльвирасы мәңгелеккә күзләрен йома. Январь аеның иң салкын көннәрендә баласын югалтудан ана йөрәге ничек түзде икән?

Бүгенге көндә ул Ленаның улы Владикны тәрбияләшә. Оныгы юанычы да, куанычы да. Лидия апага киләчәктә сәламәтлек, шатлыклы-куанычлы көннәр телисе генә кала, ул моңа тулысынча лаек.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (17.12.2010)
Просмотров: 501 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz