Әтием Хөснетдин һәм әнием Хәерниса Турайныкылар. 7 бала
үстек, бүгенге көндә апам Мәймүнә белән икәү калдык. Әтием сугышка бармады, ул
вакытта яше олы иде, аны хезмәт фронтына алдылар. Ике абыем яудан кайттылар:
берсе контузия алган, икенчесе яралы. Өченче абыем 8 елдан соң гына хәрби
хезмәттән кайтты. Укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады, бөтен эш минем өстә
иде. Турайда башлангыч мәктәпне
тәмамлаганнан соң, Ямбай мәктәбендә укыдым. Директор Гомәр абый Әхтәмов иде,
Сафия апа Салихова һәм башкалар укыттылар. Укучылар саны ул елларда бик күп
иде. Армиядә Чита өлкәсе, Шилка шәһәрендә хезмәт иттем. Колхозыбыз элек
"Урал” иде, аннары Калинина исемендәге
булды, соңыннан совхозга әверелде. Элек Турай аерым булган, 1950 елларда Ямбай,
Яр авыллары кушылды. Башта колхозда атлар белән богыл тарттырдым. 1951 елны, 14
яшь тулгач, тәгәрмәчле тракторга утырттылар. Аны кул белән эшләтеп җибәрәсең.
МТЗ-50, МТЗ-80, МТЗ -82 тракторларында 40 ел эшләдем. 1965 елны Шыкча кызы Равия
Мөхәммәт кызы белән тормыш корып өч бала тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшемнең
яныбыздан китүенә 7 ел була, - дип сөйләде ул.
Харис Хөснетдин улы намуслы хезмәте өчен СССР ВДНХ бүләкләренә
лаек була, бер көмеш, ике бронза медаль белән бүләкләнә. Коммунистик хезмәт
ударнигы, социалистик авыл хуҗалыгы отличнигы. Мактау кәгазьләренең исәбе юк.
Оста итеп гармунда уйный. Бүгенге көндә үз йортында балалары кадерендә
оныкларына сөенеп бәхетле картлык кичерә. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгы хезмәтенә
багышланган якташыбызга корычтай сәламәтлек телибез.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|