Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ШӨГЫЛЕҢ БУЛСА, ЯШӘВЕ ҖИҢЕЛ



"Үз-үзеңне тәэмин итү” дәүләт программасы буенча  бирелә торган матди ярдәм белән Тубыл районы, Ләчек авылында беренче булып Самат Тимергали улы Ниязов гаиләсе кулланган. Бирелгән 18 мең акчага 3 ел элек алар ат сатып алганнар. Сазъяк арты авылларында ат бик кирәкле хайван, кышын утын-печән, күлдән боз кайтарасың, кар-бураннар юлларны томалап куйган очракта, җигелгән атка утырып, теләгән җиреңә рәхәтләнеп барып кайтырга була. Ниязовлар яшь һәм күп балалы гаиләләр рәтенә керә. "Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәнебезгәме, без икебез дә бала яратабыз. Бертуганнарың белән аралашып яшәве үзе бер зур бәхет”, - дип елмая Эльза Раил кызы. Авылда башлангыч мәктәбе генә булу сәбәпле, уллары Тәлгать, кызлары Айсылу һәм Ләйлә интернатта яшәп, Күкрәнде мәктәбендә укыйлар, өйгә ялларга гына кайтып йөриләр. Үзләре янында 4 яшьлек Руфат белән кечкенә Юлия генә. Күптән түгел Ниязовлар галәсе яңа зур йорт төзеп чыкканнар. " Өйне салганда күпчелек агач эшен үз көчем белән башкардым. Тормыш алып барганда үз көчеңә һәм мөмкинлегеңә ышанган вакытта, сынаулар куркытмый икән кешене”, - ди, тыйнак кына өй хуҗасы. Булган кеше нәрсә генә эшләсә дә булдыра ул. Андыйлар турында халык "алтын куллы” ди. Самат Тимергали улы – эшкә батыр, тырыш, тәвәккәл егет. Агач эше серләрен дә яхшы белә: яшәгән йортларының капка-коймаларын,  тәрәзә йөзлекләрен, өй каршын искиткеч матур итеп бизәкләп эшләп куйган. Кечкенә остаханә булдырган, анда агач эшләнмәләр әзерләү өчен  станоклар тора. Кулында шөгыле булмаган кешегә авыл җирендә тормыш алып баруы, әлбәттә, авыр. Ә аны, балта остасын, йомышы булган туганнары, авылдашлары, халыкча әйтсәк, "шабашка”га чакырып кына торалар. Ә инде эш табылып торганда, яшәве дә күңелле, киләчәккә өмет тә туа.

Р.КАНГАЗИНА

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Fuckir72 (31.01.2010)
Просмотров: 577 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz