Төмән шәһәренең "Этнос” балалар иҗаты һәм гуманитар
белем бирү үзәгендә «Себер үзенең тамырлары белән бөек-2012» бәйгесендә
шәһәрнең төрле милләт балалары - 39, 79, 50, 9, 52, 72 нче мәктәп укучылары
катнаштылар. Шулай ук "Горизонт” исемле интернатта яшәүче мәктәп укучылары да
бар иде. Йомшак уенчыклар (җитәкчеләре А.А.Галеева) һәм милли киемнәр
(җитәкчеләре З.М.Мухвалеева) сынлы-сәнгать студиясе кул эшләре күргәзмәгә
куелган. Шушы бәйгедә меңнән артык укучы катнашып, үзәккә иң-иңнәрне чакырып,
балаларга диплом һәм грамоталар, бүләкләр бирделәр. Кичәне үзәк директоры
В.И.Хәйруллина һәм урынбасары Р.Г.Фәйзуллина алып бардылар. Өстәлләрдә урын
яулаган балаларның үзләре төзегән шәҗәрә альбомнары куелган. Әйе, "нинди
талантлы, нинди осталар”, дип, соклануымны яшерә алмыйча уйлап куйдым. Алар
төсле кәгазьләрдә борынгы бабаларыннан алып, бүгенге көндәге иң яшь буынга
кадәр альбомнарга фоторәсемнәрен куеп ясаганнар. Һәркемнең үз фикере һәм үз
осталыгы чагыла. Биш, алты, җиде, хәтта сигез буынга хәтле шәҗәрә төзелгән.
Балалар үзләренең нәселләре турында кызыклы мәгълүматлар да туплаганнар. Кичә
тәмамланганда: "Киләсе елларда бернәрсәдән курыкмыйча бәйгеләрдә катнашыгыз,
үзегезне шундый эшләрдә сынап карагыз”, - дип үзәк директоры В.И.Хәйруллина
балаларны озатып калды.
Н.САФИУЛЛИНА.
|