Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ҺӘР ЭШНЕҢ РӘТЕ БАР

Кайчандыр гөрләп торган "Төмәнгазстроймаш” заводы тиздән 40 еллык юбилеен каршы ала. Төмән өлкәсендә газ, нефть чыганакларын күпләп табу, шәһәрләрдәге төзелешләр белән бергә яхшы техника да таләп ителә. Техниканың ватылу гадәте бар һәм менә чит ил техникасын ремонтлау өчен 1972 нче елда "Төмәнгазстроймаш” заводы ачыла. Ул Япония җиһазлары белән тулыландырыла. Заманча техниканың двигательләрен, гидравликасын һәм башка төп өлешләрен төзәтергә мөмкинлек туа. Бу, әлбәттә, вакытны, акчаны экономияләүдә зур роль уйный. Анда иң яхшы белгечләр кабул ителә, дәрәҗәле оешмалардан заказлар агыла башлый. Завод үсә, көчлеләнә.

Һәм менә шул елларда яшь кенә, ләкин тырыш Апас районының Багыш авылы чибәре, җиңел промышленность техникумыннан соң, юллама белән Төмәнгә киез итек басу фабрикасына җибәрелгән Фәния Вәгыйз кызы андагы авыр эш шартларына өйрәнә алмыйча "Төмәнгазстроймаш”ка эшләргә килә. Җаваплы, игътибар сорый торган табель тутыручы хезмәтен тапшыралар аңа. Аннары инспектор булып китә. Алган һөнәре буенча урнашкан фабрикадагы кер, пар, начар истән, җинаятьчеләр белән аралашудан соң, Фәния Ахмирова "Төмәнгазстроймаш”та рәхәтләнеп, бөтен күңелен биреп эшли. Яшь кызның җаваплылыгын җитәкчеләр дә тиз күрәләр: инженер, кадрлар бүлеге начальнигы вазифаларына кадәр күтәрәләр. Тик завод кына көчен югалта, ул килгәндә монда 800ләп кеше эшләсә, хәзер 50гә калганнар. Аның территориясендә бер директор кул астында эшләгән "Сибирь Трейлер” оешмасы (ул киләсе атнада 10 еллык юбилеен билгеләп үтә) хезмәткәрләре белән ике йөзгә тулалар. Ә кадрлар бүлегендә кешенең стажы, эш хакы белән бәйле документлар саклана һәм тутырыла. Монда һәр хәрефеңне уйлап, берничә кабат тикшереп язу сорала. Һәм бу икеләтә җаваплылык сорый торган хезмәтне Фәния Вәгыйз кызы намус белән башкара. Эшчеләр аннан бик канәгать, теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, аның көчендә булса, һәркемгә булышырга тырыша. Ул тутырган пенсия алу өчен кирәкле документлар беркайчан да кире килмиләр, килешү кәгазьләре һәрвакыт тәртиптә. Оешмада белгечләр еш алышына, шуңа да эш белән тәэмин итү үзәгенә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Эшчеләрнең шактые чит төбәкләрдән, вахта методы белән хезмәт итәләр – алар яшәгән тулай торактагы тәртипне күзәтү дә Фәния ханым бурычы. Монда инде аңа бүлектәге ике ярдәмчесе булыша.

- Мин бер кызым белән декрет ялында чакта, "бала белән утыручы аналарга 3 ел эшләмәскә мөмкин”, дигән карар чыкты. Директорларым барысы да бик әйбәтләр булды. Ул вакыттагы җитәкчем дә, әле оешмага приказ килмәгән булса да, балама яшь ярымнан соң эшкә килгәч, кире кайтарып җибәрде. Аның өстенә уртача 110 сум эш хакымнан чыгып, ай саен 100 сум ярдәм бирергә приказ язды. Бу ул елларда заводның бай булуын дәлилли, - дип сөйләде Фәния ханым.

Аның фидакарь хезмәтен күрәләр, таныйлар, тиешенчә бүләклиләр дә. 2002 нче елда алган энергетика министрлыгы Рәхмәт хатына 2008 нче елда Россиянең нефтегаз төзелеше мактаулы хезмәткәре исеме дә өстәлә. Болар янында калганнары да аз булмаганлыгы аңлашыла инде. Мондый югары исемнәр тиккә генә бирелми, аларны тир түгеп, озак еллар үзеңне жәлләмичә тиешле бурычларыңны башкарып кына яуларга була.

Тырыш, мөлаем татар кызының язмышы Төмән белән бәйләнә, монда тормышка чыгып, ике кыз үстерәләр. Берсе Төмәндә югары белем алган, быел үз тормышын корырга җыена, икенчесе Мәскәүдә югары уку йортында укый. Туган якларындагы әти-әнисе янына да еш кайтырга тырыша Ф.Ахмирова. Буш вакытларында иң яраткан, күңеленә тынычлык алган шөгыле – китап уку, татар тапшыруларын, концерт-театрларын карау.

Юбилейлар мөбарәк булсын, уңышлар юлдашыгыз булсыннар, сәламәт яшәгез!

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (07.07.2011)
Просмотров: 540 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz