"Исәнмесез, хөрмәтле якташлар”, - дип башлаган үзенең хатын
Россия Герое Раушан Абдуллинның әнисе Гөлфрүз. Ул күптән түгел генә улы хезмәт
иткән һәм батырларча һәлак булган частьтә - Көньяк Осетиядә булып кайткан.
- Миңа Төмән районы башлыгы А.В.Линник һәм администрация
эшләре белән идарә итүче С.В.Сейдавалиева тырышлыгы нәтиҗәсендә улым эзләре
буйлап барып кайтырга һәм берьюлы Анапа шәһәрендәге иң яхшы санаторийда ял да
итәргә мөмкин булды. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип яза Г.Абдуллина. – Раушан
хезмәт иткән часть, 17 нче мәктәп укучылары катнашында "Геройлар хәтере
аллеясы” ачылган. Бу аллеяны булдыруны тизләтүгә балам Раушанга Герой исеме
бирелү йогынты ясаган. Частьнең командованисе 17 нче мәктәпкә Раушан Абдуллин
исемен бирү тәкъдиме белән чыккан. Ә инде ротасы музеенда аңа багышланган
стендлар, фоторәсемнәр, шәхси киемнәре, Раушан, өстенә капланып, гомерен саклап
калган солдатның тишкәләнеп беткән каскасы урын алган, аның батырлыгы язылган
мемориал такта куелган. 51532 нче хәрби часть командиры приказы белән Раушан
мәңгелеккә солдатлар исемлегендә булачак, һәр көнне кичке тикшерүдә рота
алдында аның исеме әйтелә. Бу беренче очрак икән, мине бик дулкынландырды. Әле
улымның бюстын да ясатырга уйлыйлар.
Аның командирын һәм беренче көннән үк бергә хезмәт иткән
өч дустын да күрү шатлыгына ирештем. Әстерхан шәһәреннән килгән А.Турентаев:
"Мин үзем янып торган санчастькә кереп, Раушанның сызлауларын басар өчен берәр
дару эзләдем, ләкин бөтен җир яна иде, берни тапмадым”, - диде. "Раушан
искиткеч намуслы тынычлык саклаучы (миротворец) иде. Үлем ярасы алган булса да
(тез турысында ике аягын да каты яралый), гел көрәшкә ыргылды: гранотометтан
дошманның танкын юк итүгә, автоматтан дошманнарга ата башлады. Атака кире
кагылгач кына аны казарманың подвалына алып төштеләр, тик соң иде инде – канын
күп югалткан, ул мәңгелеккә күзен йомды”, - дип сөйләде командиры. Раушан –
аларның ротасында бердәнбер Россия Герое.
Мин балам белән горурланам”.
Шундый батыр егет үстерүегез өчен бик рәхмәтлебез Сезгә,
Гөлфрүз ханым, без дә андый кыю, курку белмәс милләтебез уллары белән
горурланабыз. Герой Раушан турында аның батырлыгын ачыграк чагылдырган тагын
бер язма тәкъдим итәбез.
Г.Вәлиева.
|