Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ПЕШЕКЧЕ МӘРВӘР АПА

   

Мәктәп ашханәсендә пешекче булып өч ел инде Мәрвәр Муса кызы Басыйрова эшли.

Хезмәтенә зур җаваплылык белән караганга һәм дә тырышлыгы, эшчәнлеге, кешегә ихтирамлы булуы белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган. Ул пешергән тәмле ризыклардан авыз иткәннән соң, аш-су остасы белән якыннан танышырга булдык. Ул әле безне авыл хатыннарына гына хас булган тыйнаклыгы, сабыр булуы белән дә  сокландырды. Мәрвәр апа эше авыр булуына карамастан, хезмәтен бик теләп башкара: «Беркайчан да тынып тормаган шау-шу арасында, еллар үтүе сизелми,  үзеңне гел яшь итеп тоясың”, - дип елмая ул. Апа эшкә иртәнге сәгать сигезенче яртыда килә, утын, су ташый, мич яга. Зур тәнәфескә хәтле 38 укучы һәм укытучыларга аш әзерләп өлгерә, ашатып алгач табак-савытларны, идәннәрне юа. Безне кызыксындырган сорауларга Мәрвәр апа:”Ашханәгә азык-төлек Түбән Тәүде РайПОсыннан килә, җәен самолет белән китерәләр. Владимир Александрович Кудеев бик җаваплы кеше, балаларның сәламәтлеге өчен нинди ризык кирәк, шуның белән безне  тәэмин итәргә тырыша, рәхмәт аңа», - дип сөйләде. 

     Мәрвәр апаның бала чагы авыр булган. Әнисе үлгәндә 17 яшьтә кала, туганнары ятим калган 7 баланы балалар йортына җибәрмәс өчен, Мәрвәр апага 18 яшь дип яздырып, аны 5 балага опекун итеп куялар. Бер сеңелләрен генә апалары Сумкино балалар йортына алып китә. Менә шулай аңа үзен генә түгел, эне-сеңелләрен дә аякка бастыру турында кайгыртырга туры килә. Ул озак еллар китапханәче булып эшли. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Марат Төмән шәһәрендә милиция хезмәткәре булып эшли. Кызлары Сабина 11 нче сыйныфны тәмамлап, Төмәндә колледжда укып йөри. Кызлары Рафия әти-әнисе янында яши.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Fuckir72 (28.02.2010)
Просмотров: 854 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz