Бабам
белән әбием 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Рәвисә, Рәчия, Фирдания, Фоат, Руфания
- менә аларның кадерлеләре. Гаилә ишле булса да, беркайчан да ачлы-туклы
яшәмәгәннәр. Гомер буе сарай тутырып мал, кура тутырып кош-корт асраганнар.
Бүгенге көндә дә мал-туар карап үз тормышларын үзләре алып баралар. «Каскара»
совхозында эшләп бабам белән әбиемнең 40 елдан артык хезмәт стажлары бар.
Һәр
гаиләнең үз яшәү рәвеше. Алар балаларын бер-берећә ягымлы, олыны - олы, кечене
- кече итә белергә, башкаларга ярдәмчел булырга өйрәтәләр. Балаларының үз
гаиләләре булса да, һәр бала өчен алар киңәшче дә, терәк тә, ярдәмче дә булып
торалар.
Ђбием
белән бабамның Алтын туйларына кадәр пар канатлы булып гомер кичерүләренә мин
бик сөенәм.Чөнки алар тормыш авырлыкларына бирешмичә, гаилә учагының җылысын
саклап кала алганнар.