Анда 2011 елда шәһәрнең социаль-мәдәният, сәнгать, спорт
юнәлешләрен үстерүдә шәхси өлеш кертүләре, казанышлары өчен шушы оешмаларның
берникадәр җитәкчеләренә төрле
номинацияләр буенча шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары А.В.Голоус муниципаль
премия һәм дипломнар тапшырды. Төмән
шәһәр Думасы депутаты, җәмәгать оешмалары белән эшләүче А.М.Селезнева чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп,
яңа уңышлар теләде. Милләттәшләр арасыннан мондый бүләкләргә Төмән региональ
альпинизм федерациясе президенты, альпинизм буенча тренер, инструктор Тимур
Тәлгать улы Гайнуллин; "Нур” татар мәдәниятенең
региональ фонды президенты Фәридә Сәгадәтдин кызы Бабина ия булдылар.
Без Фәридә ханымнан фондның
эше турында сораштык.
- "Нур” фондының оешуына 11
ел тулды. Ул күп профильле "Фортуна” мәдәният үзәге каршында эшләп килә. Тубылда филиалыбыз бар, аны Роза Яхина
җитәкли. Үзешчән артистларыбыз Вагай,
Тубыл районнары авылларына барып концертлар куялар, авыл кешеләрен
шатландыралар. Без 15 юнәлеш буенча эшлибез. Фонд каршында ”Ләйсән” - күп
тармаклы мәдәният үзәге озак еллар хәрәкәт
итә. "Фортуна” янында "Вдохновение”
балалар үзәге дә бар, анда 14 юнәлеш
буенча үзеңне үстерә аласың, - дип
сөйләде ул.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|