Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ХОКУКЛАРЫБЫЗНЫ ЯКЛАУЧЫ ҺӘМ КИҢӘШЧЕ


Элегрәк судларда адвокат тиеш булган өчен генә утыра иде, ул бернәрсәне дә үзе хәл итә алмады. Шул вакыт чит ил киноларын карап, андагы кыю, үзенең фикеренең дөреслеген оста дәлилли белә торган, суд процессында тулы хокуклы як буларак катнашкан, гаиләнең яклаучысы, ярдәмчесе булган адвокатларга соклана идек. Яшереп торасы юк бит инде, күпме кеше төрмәләрдә гаепсез утыра, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан иза чигә, кыйнала, илдә ул чорда халыкның хокукый аң-белеме дә бик түбән булды. Хәзер хәлләр уңай якка үзгәрде, гаепләнүче судта үзен яклар өчен теләсә кайсы адвокатны яллый ала, хәллерәк эшмәкәрләрнең шәхси адвокатлары бар. Нәрсә эшләргә тиеш соң ул адвокат? Бу хокукый аң-белеме түбәннәр исәбенә керүче минем өчен кызыклы сорау иде, бу уңайдан эзләнү үткәрергә уйладым.

Адвокат – ул башка оешмаларда эшләргә хакы булмаган һөнәр иясе. Һәм бу юкка гына түгел. Башка эш белән шөгыльләнү аның мөстәкыйльлеген чикли һәм күрсәтәсе хезмәтнең сыйфатына кире йогынты ясый. Ул кырыйдан басым ясаучыларга буйсынмаска тиеш. Һәрвакыт югары әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә һөнәри бурычын төгәл үтәп, закон таләп иткәнчә эш алып барган хокукларны яклаучы гына халык алдында хөрмәт казана. Кыскасы, барлык хокукый сораулар буенча бәйсез киңәшче – Төмән өлкә адвокатлар коллегиясе әгъзасы Фәүзия Фәиз кызы Марганова бүген безнең кунагыбыз. 

- Адвокат ул - суд џђм тикшерњ учреждениелђрендђ гаеплђнњчене яклаучы, аћа законда каралган тђртиптђ юридик кићђш бирњче, ярдђм књрсђтњче. Ул судта џђм башка оешмаларда физик яки юридик затныћ дђгъва эшен алып баручы, хокукый мђсьђлђлђр буенча кићђш бирњче џђм хакыйкатькђ ирешњдђ булышучы, - дип сүз башлады Фәүзия ханым. - Соћгы вакытта кабул ителгђн процессуаль законнар нигезендђ, адвокатлар ќинаять эше кузгатканнан башлап гражданнарныћ яки юридик затларныћ дђгъва эшлђре кузгатылган џђм административ ќавапка тарту эшлђре буенча беркетмђ яки акт тљзелгђннђн башлап катнашырга хаклары бар.

- Адвокат бит әле ул суд барышында төрле ситуациядә кирәкле юнәлеш белән барыр өчен тиешле чаралар күрергә тиеш, ә моның өчен законнарны яхшы белергә, искиткеч оста психолог булырга, сүзегезне дәлилли дә алырга кирәк. Бу тәҗрибә җимешедер, дип уйлыйм мин. Сезне үз эшенең остасы дип билгеләп үттеләр, ничек ирештегез мондый мактау алырлык дәрәҗәгә?

- Үзем Омск шәһәрендә туганга, шунда урта белем алып, хезмәт юлымда үземне хокук саклаучылар рәтендә күрергә теләп, Омск дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Дәүләт юлламасы белән әби-бабамның тарихи ватаны - Төмән өлкәсенә юл алдым. Төмән өлкә адвокатлар коллегиясе мине Тубыл шәһәренә билгеләде. Шунда беренче чыныгу алдым, тәҗрибә тупладым. Безнең курс икенче ел диплом алуга, эш стажын таләп итмичән генә, адвокатурага җибәрелде.

Әбием Хәлисә, бабам Морат Ниязовлар яшәгән Коллар авылына еш кайта идем, шунда танышкан яшь егеткә кияүгә чыгып, киләчәккә матур өметләр баглап, яңа парлы тормышны Төмән шәһәрендә башларга уйладык. 1982 нче елдан минем эш стажым Төмән өлкә адвокатлар коллегиясендә адвокат булып дәвам итте.

Бүгенге көндә мин күбрәк уголовный эшләр юнәлешендә хезмәтемне башкарам, төрле сораулар буенча консультацияләр бирәм, милиция, прокуратурада тикшерү эшләрен күзәтәм. Хәзер теләсә кайсы тикшерү эше адвокатсыз башкарылырга тиеш түгел. Күп очракларда гаепләнүченең хокуклары бозыла, гаепсез булып судтан чыгып китүчеләр дә бар. Мәсәлән, бервакыт бер эш буенча процесс ел буе барды, төрле судларда каралганнан соң гына, озак тикшереп, җинаятьче дип кулга алынган кешенең гаебе акланмады. Эш кызыклы, шул ук вакытта бик авыр да. Тагын да башка хокук яклау органнары тарафыннан көчле басымны җиңә белергә кирәк. Күп еллар эшләү дәверендә барысы диярлек таныш, эшне җиңеләйтәселәре, тәртипне бозасылары һ.б. эшлиселәре килеп китә, "Ярар”, - дип безнең игътибар итмәвебезне сорыйлар, ләкин кеше үтерүченең дә хокукларын бозарга хакыбыз юк безнең.

- Эшегезнең матур нәтиҗәләре чагылган Мактау грамоталары аз түгелдер инде сезнең, ә менә иң кадерлесе кайсысы?

- Мактау грамоталары күп инде ул. Минем өчен РФ Федераль адвокатлар палатасы Советы тарафыннан бирелгән I дәрәҗәдәге "За заслуги в защите прав и свобод граждан» алтын медале бик кадерле һәм кыйммәтле.

- Гел закон укып кына яшәү күңелсездер ул миңа калса, күңелгә ял булырлык тагын нинди эшләр башкарасыз?

- Хәзер тарихым белән кызыксыну уянды миндә, шуңа да әби-бабам токымын яхшылап өйрәнә башладым. Күптән генә күңелемә салып куйган бу хыялны тормышка ашырырга вакыт җитте дип уйлыйм. Элегрәк, ничектер, кул җитмәде: гаилә, уку, өч кызны үстерү, укыту арасында бу теләккә игътибар азрак калды, ахрысы. Коллар авылының тарихы да тирәнгә барып тоташа, Күчем хан, Ермак белән бәйле. Анда Изгеләр күмелгән астана да бар. Электән килгән "Цым” - үлгәннәрне искә алу йоласы да бик кызыклы миңа. Әнием Нурхәят тә Коллар авылы егетенә кияүгә чыккан. Минем кыз фамилиям – Капшанова. Бер уңайдан, безнең токымнан саналган Капшановлар, Ниязовлар, Маргановлар фамилияләрен йөрткән туганнарымның минем белән элемтәгә керүләрен үтенеп сорыйм. Җыелган мәгълүматлар нәселебезне өйрәнүдә, шәҗәрәбезне төзүдә ярдәм итәр дип ышанам. Теләүчеләр, Ф.Марганова өчен, дип, "Яңарыш” газетасына хат җибәрә алалалр.

Инде кызларым зурлар. Олысы Миләүшә экономист һәм инглиз теленнән тәрҗемәче, шуңа өстәп Шотландиядә университет тәмамлап, хәзер "ЮТЭЙР” авиакомпаниясендә тәрҗемәче булып эшли. Карина юристлыкка укый, Рената ТДУда инглиз телен өйрәнде. Үземә дә алардан белем үзләштерү рухы йокты шикелле. Тарихи мәгълүматлар күбесенчә туган телдә язылган һәм аларны үз телемдә укырга омтылып, университетта оештырылган татар теленә өйрәтү курсларына йөрдем, бик теләп туган телемне үзләштердем. Быел Омскта Россия Фәннәр Академиясе Себер бүлегенең археология һәм этнография институты филиалы аспирантурасына керергә имтиханнарны уңышлы тапшырдым, себер татарлары тарихын өйрәнү буенча танылган профессор Н.А.Томилов җитәкчелегендә эш алып барырга уйлыйм.

Менә нинди киләчәкне күзаллап эш итүчән безнең татар хатын-кызлары, батыр, кыю, эш сөючән, куелган максатына тугрылыклы, үҗәт, шул ук вакытта сөйкемле, рухи нәзакәтле дә алар. Җинаятьчеләр белән бәйле кырыс тирәлектә 30 елга якын эш итүенә карамастан, сабыр һәм иҗади булып кала алган Фәүзия Фәиз кызы. Халкыбызның мондый асыл затлары белән бик горурланам мин, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, хокукыбыз сакчысы.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (03.11.2010)
Просмотров: 501 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz