Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“ХЕЗМӘТЕБЕЗ ХӨРМӘТКӘ ХАКЛЫ”


Шәһәрдә маршрут автобусларының кирәклеген үз автомобиле булмаган кеше яхшы аңлый. Әмма күбебез үзебезгә хезмәт күрсәтүчеләрнең кем һәм нинди кеше икәнлегенә игътибар да итмибез. Автобус 2-3 минутка соңгарак калып килеп карасын әле - шоферны ниләр дип кенә сүкмибез. Аларның да тере җан ияләре икәнлеген онытып, бар ачуыбызны алардан алырга тырышабыз. Ә менә Тубыл шәһәренең пассажирлар автотранспорт оешмасында 22 ел эшләүче Хәйдәр Әхсән улы Гаитов белән сөйләшеп, хезмәтләренең бар нечкәлекләренә төшенгәннән соң, бу һөнәр ияләре хезмәтенә мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде. Х.Гаитовны 9, 4, 6 нчы маршрутлы автобусларда очратып була. Түрәләре сүзенә карасаң, Хәйдәр Әхсән улы оешма өчен бик кыйммәтле "табылдык”, чөнки ул тыныч холыклы, үтә җаваплы, кешелекле, гаделлекне, төгәллекне яратучы һәм иң мөһиме - бүгенге көндә бик сирәк очрый торган сыйфатка ия: ул исерткеч эчемлекләрне бөтенләй кулланмый, хәтта тәмәкесен дә тартмый икән. Сыналган, алыштыргысыз хезмәткәрнең сүзе бөтен җирдә үтә, коллегалары да хөрмәтлиләр. Хәйдәр Әхсән улының тырышлыгы дәүләтебез тарафыннан да бәяләнгән – Хезмәт ветераны исемен алган, 10 елдан артык авариясез эшләгәне өчен 1 нче дәрәҗәдәге значок белән бүләкләнгән. Без аның белән гаражда автобусын ремонтлаган вакытында күрешеп сөйләштек. Баксаң исә, аның хатыны да биредә кондуктор булып эшли икән. Х.Гаитов һөнәре буенча белемне Тубыл шәһәрендә ДОСААФта ала, практиканы армия хезмәтендә үтә. Ил каршындагы бурычын үтәп кайткач, автобус йөртүче булып эшкә урнаша. Хезмәте авыр, җаваплы булса да, бик яратып башкара ул аны. Белгәнебезчә, яңа гына маршрутлы таксиларда льготалы категориядәге пассажирлар, укучы-студентларга махсус таныклык, транспорт карталар белән йөрү рөхсәт ителгәч, шоферларда канәгатьсезлек хисе туган иде. Аннары рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшү, тәмәке тарту, пассажирларга тупас сүз әйтү катгый рәвештә тыелуы һәркемгә билгеле. Әлеге кагыйдәләрне бозучылар турында хәбәр итәр өчен автобуслар эчендә телефон номерлары күрсәтелеп белдерүләр эленеп тора. Безне кызыксындырганы да - пассажирлар ташучы транспорт хезмәткәрләре өчен яңа кагыйдәләргә карашын белү иде. "Бу чаралар, әлбәттә, пассажирлар сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып, авариясез йөрү, халыкка югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтү өчен каралган. Тик менә кайбер пассажирлар аны шоферлар өчен генә уйлап табылган дип кабул итеп, үзләрен тәртипсез тота башлыйлар. Андыйлар белән сүзгә керә башласаң, ямьсез хәлләр килеп чыга. Мәсәлән, кичен Речпорт поселогыннан кайтып килгәндә, исерек ике ир-ат бөтен салонга ишетелерлек итеп сүгенеп, бер-берсе белән төрткәләшә башладылар, Кондукторның шелтәсенә тагын да тупасрак сүзләр белән җавап кайтардылар. Мин түзмичә, автобусымны туктатып, чыгуларын сорадым. Ләкин алар чыгудан баш тарттылар. Тынычлангач, юлыбызны дәвам иттердек. Соңгы тукталышка барып җиткәч, берсе чыгып китте, ә икенчесе яныма килеп ике кабат газлы пистолеттан миңа төбәп атты. Милиция ярты сәгатьтән соң гына килеп җитте... Элек хезмәтебезгә хөрмәт белән карыйлар иде, хәзер мондый күңелсез хәлләр еш кабатлана. Үзегез аңлыйсыз, кайнар линиягә бер телефон шалтыравы - хезмәт акчасының яртысы юкка чыгу дигән сүз ул. Кайвакыт гаеп бөтенләй бездә булмаса да... Иртә-кич шәһәр урамнарында барлыкка килгән бөкеләр аркасында 2-3 минутка гына расписаниедән тоткарланырга рөхсәт ителә. Форсаттан файдаланып, пассажирларга бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник дип мөрәҗәгать итәр идем”, - дип сөйләде Х.Гаитов.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (08.12.2011)
Просмотров: 514 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz