Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ХАТ ТАШУЧЫ ӘМИНӘ АПА

Әминә Мөхәммәтҗан кызы Ташбулатованың Тубыл районы Күкрәнде, Ләчек авылларына почта ташуына да февраль аена 20 ел була икән. Ул 42 ел стаж белән 6 ел элек лаеклы ялга чыккан булса да, өйрәнгән эшен дәвам иттерә. Әминә апа почтаны Кутарбитка үзәк почта бүлегеннән барып ала. Алдагы елларда транспортны үзе эзләп табып йөрткән булса, күптән түгел кулланырга «Буран», җәен күлләр аша йөрер өчен, моторлы көймә бирелгән. Төп эшеннән башка ул сәүдә бүлеге тауарларын сата, халыктан ай саен электр утын кулланган өчен түләнмәне җыя, страховать итү эшен дә башкара. Һәр йортта Әминә апаны көтеп алалар, чөнки ул үзе белән яхшы хәбәрләр генә түгел, матди иминлек тә китерә. "Эшебез бик җаваплы, бигрәк тә пенсия акчасын өләшкән вакытта борчылырга туры килә. Акча белән эш иткәч, төрле хәвефле хәлләрдән куркып торасың. Әмма, халык бездә намуслы, шуңа ямьсез хәлләрнең, шөкер, булганы юк. "Яңарыш” газетасын үткән ел 47 кеше яздырган булса, бу юлы 58 кеше язылды, аларның 16сы – ләчеклеләр. Елның беренче ярты еллыгында күбрәк язылалар, чөнки халык кышын балык, ит, мүк җиләге сатып акча булдыра, ә икенче яртыеллыгында күбрәк пенсионерлар гына язылалар”, - дип сөйләде.

Р.КАНГАЗИНА.
Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Fuckir72 (31.01.2010)
Просмотров: 725 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz