Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ХӘЙРИЯ КОНЦЕРТЫ


Яшьләрнең җәмәгать эшләрендә актив катнашулары, дингә тартылып, ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны хөрмәтләп, сәламәт гаилә төзергә омтылулары, өстәвенә хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнүләре аеруча шатландыра. Үткән җомгада "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова җитәкчелегендә өлкә яшьләре изге ният белән бик матур концерт оештырдылар. Чараның максаты – җыелган акчаны Богандинка поселогында яңа төзелә торган мәчетнең исәп-хисап счетына күчерү иде. Бу идеяне яшьләр лидеры Руслан Мамеев тәкъдим иткән, аның теләген хуплап Гөлфия Нариман кызы бу эшкә өлкә татар яшьләре союзы (җитәкчесе З. Бәдретдинова) белән берлектә милләтләр мәдәнияте йортында эшләүче мөселман яшьләрен дә тарткан. Тамаша Коръән сүзләре белән башланды, изге эшкә Төмән өлкәсе казыяты казые Фатыйх хәзрәт Гарифуллин фатыйхасын биреп, кунакларга вәгазь сөйләде. Аннары сәхнәгә чараны алып баручы Земфира Шәрипова белән Сәет Тусмөхәммәтов чыгып тамашада катнашучылар белән таныштырдылар. Концерт чынлап та искиткеч матур булды, казах, азербайҗан, кыргыз кызлары һәм егетләренең моңлы тавышлары, оста биюләре, үзебезнең танылган җырчыларыбыз Руслан белән Рөстәм Маметовлар, Яркәү районы, Сорокино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Эрик Абдуллин, Ринат Әхтәриевнең чыгышлары онытылмаслык мизгел бүләк итеп, яшәү дәрте өстәделәр. Кызганычка каршы, тамашачылар саны бик аз булды. Бу турыда Г.Хәлитова ачынып: «Белдерүне "Яңарыш” газетасы, "Татар радиосы” тапшыруы һәм яшьләр сайтында бирдек. Мондый чараны беренчегә оештыруыбыз, киләчәктә инде ешрак үткәрергә исәп. Безнең бу ниятебезне хакимият башлыклары да күреп, ярдәм кулы сузсыннар иде. Форсаттан файдаланып, яшьләребез исеменнән "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчесе В.В.Швец һәм аның урынбасары Л.Ф.Лосьевага концерт уздырырга бинаны бушлай биргәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде. Халык әлеге чарадан рухи канәгатьлек кичереп, яшьләргә чын күңелдән уңышлар теләп таралды.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (30.06.2010)
Просмотров: 783 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz