Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

КЕМ УКУЧЫСЫ СЕЗ, ДИСӘЛӘР?

Февраль аенда Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбендә 40 ел балаларга белем биргән укытучыбыз Сара Зәйнетдин кызы Ермышевага 85 яшь тулды. Көне җиткәч, Нәсимә белән ваемсыз балачактагы татлы истәлекләрне яңарта-яңарта туган телебезгә, әдәбиятыбызга  мәхәббәт уяткан мөгаллимәбезне тәбрикләргә киттек. Ишекне безгә Әлфинур апа ачты. Аның шатлыклы тавышына апабыз үзе дә яныбызга килеп басты. Тәбәнәк буйлы, яшьлегендәге матурлыгын әле дә җуймаган, шундый сөйкемле, ягымлы укытучыбызны кочагыбызга кысып күрешкәч, өйгә җыелган халыкка игътибар иттек. Котларга ашкынучылар без генә булмаганбыз, апаның коллегалары, шулай ук безгә белем биргән хөрмәтле укытучыларыбыз Роза апа Ниязова белән Сания апа Ваһапова, Нилүфәр апа Йосыпова тормыш иптәше Ривал абый белән һәм шулай ук Сара апаның 4 баласы гаиләләре белән җыелышып килгәннәр булып чыкты. Әбиләренә 6 оныгы, 4 нәбәрәсе концерт программасы әзерләгәннәр: берсе - гармунда, икенчесе - мандолинада уйнап, биюләр башкарып, татар телендә шигырьләр сөйләделәр.

 Сара апа авыл мәктәбен тәмамлагач, авылдашы, булачак тормыш иптәше Риза Шәрип улы Вәлитов белән Тубыл педагогия училищесына укырга китә. 1942 нче ел - ачлык-ялангычлыкка карамый, тырышлыклары, үҗәтлекләре белән 4 ел укып, кулларына таныклык алалар. Ләкин, Сара апа өстенә кияргә рәтле киеме булмау сәбәпле, әнисе янына кайтып, колхозга эшкә керергә мәҗбүр була. Бераздан аны мәктәпкә башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә алалар. Тубыл пединститутында татар курслары ачылгач, ул анда укырга керә. Югары белем алганнан соң, Сара апа туган мәктәбендә туган тел дәресләрен укыта башлый. Ул көннәрне искә алып ветеран укытучы: " Мин бит әле рәсем дәресләрен дә алып бардым. Әдәбият дәресләрендә укыган әсәрләргә иллюстрацияләр ясый идек. Зиннур Байнашев, Әхтәм Ташбулатов, Рәшит Атульшин, Фәүзия Ибраһимова, Таһир Ташбулатовның рәсемнәрен бүгенге көнгә хәтле саклыйм. Күргәзмәләр әзерли идек. Тубыл шәһәрендә  үткән конкурста укучыларым 2 нче урын алып, 150 сум премияләр алганнар иде. Укучыларым бик тәртипле иделәр. РайОНОдан тикшерү килеп, миңа "Социалистик ярышта җиңүче” дигән медаль бирделәр. Казан белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Журнал-газеталар яздыра идек. Аларда басылып чыккан пьесаларны сәхнәләштерәбез. Курчаклар театры яхшы эшләп китте. "Ялкын” журналында курчакларны ничек ясарга кирәклеге күрсәтелә иде. Соңыннан директорыбыз Газиз Әхмәтов безгә курчаклар сатып алып килде. Курчак театры белән Кутарбитка мәктәбенә барып рус балаларына татар телендә әкият күрсәттек, алар яратып карап, яхшы бәя биргәннәр иде”, - дип сөйләде. Сара апаның тормыш иптәше Риза абый лаеклы ялга чыкканчы рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Аның вафат булуына да 6 ел вакыт үтте. Сара апа искә алып: ”Бик тырыш, таләпчән  иде. Өлкәдән тикшерүчеләр килсә, дәресен яратып, үзен мактыйлар иде, хәтта берәү аны: "Караңгылык дөньясын яктыртучы нур”, -  дип тә атады. Укучыларына "2”ле билгеләре куйганы өчен дәрәҗәле исемнәр аны читләтеп үтте. Бу турыда сүз кузгатсам, ул: "Нәрсәгә кирәк ул дәрәҗәле исем-бүләкләр?! Укучыларым миннән алган белемне тормышта кулланып, рәхмәт әйтсәләр – шул миңа бүләкнең иң зурысы булыр”, - дип әйтә иде. Чынлап та, рәхмәт сүзен ул күп ишетте укучыларыннан. Гомумән, укучыларыбызга рәхмәтле без, онытмыйлар, шалтыратып хәлемне белешеп, кунакка килеп китәләр”, - диде. Кызыклы хәлләрне искә төшереп Сара апа белән озак сөйләшеп утырдык. Укытучыбыз яныннан без илһам алып, канатланып, сүз белән генә аңлатып булмаган канәгатьлек хисе кичереп кайттык.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (01.03.2012)
Просмотров: 533 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz