Изге күңелле, ачык йөзле бу бабайны
Ялутор мәчетендә очраттым мин. "Арип Әбделмәлик улы Хәйруллин” дип
таныштырды ул үзе белән. Бу мәчеткә урын сайлау, нигезен салуда катнашкан
кешеләрнең берсе икән үзе.
- Элегрәк мәктәптә берничә бүлмә
биргәннәр иде, аннары бер йортта намаз укып йөрдек, - диде Арип бабай. Хезмәт
фронты ветераны, өлкән яшьтә булуына карамастан, машинада җилдерә әле, күз
тимәсен! Мәчеттән ерак түгел урнашкан үз өендә су ташып, утын ягып көн итә
А.Хәйруллин. Аякларым авырта, еракка йөри алмыйм, ди.
Заводоуковск районының бердәнбер
татар авылы – Түбән Егәнледә туган Арип Әбделмәлик улы шактый авыр елларда
үскән, аз гына михнәт кичермәгәндер. Яшь вакытында колхоз, соңыннан совхозда
тырышып эшләгән. 16 ел Богандинкада төзү комбинатында хезмәт иткәннән соң,
Ялуторда янгыннан саклау хезмәтенә машина йөртүче булып урнашкан. Олыгаю
галәмәте үзен сиздерә башлауга балалар йортына эшкә киткән. Хезмәт ветеранының
бөтен хезмәт юлы руль артында үткән. Россиядә ул бармаган төбәк калмагандыр.
Тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз үстергәннәр, инде сигез оныклары,
оныкларының балалары – нәсел дәвамчылары үсеп килә.
Арип бабай ислам дине тәртипләрен
яхшылап үзләштереп, хәзер инде рухи кыйблабызны баетуга хезмәт итә: җомга саен
намазга мәчеткә йөри, никах, катым, үлем-китемнәрдә, гаетләрдә Коръән сүрәләрен
укып, вәгазь cөйләп милләттәшләребезне иманга тарта, тәрбияли. Дөрес юлга
юнәлтә, күркәм гадәтләре белән үрнәк булып торган Арип бабай шикелле өлкәннәребез
авыр елларда да күңелләрендә Аллаһка тугрылыкларын югалтмаганнар, инде яшьләргә
дини гыйлем серләрен төшендерәләр. Рәхмәт аларга!
Г.ВӘЛИЕВА.
|