Күренекле якташыбыз Марат Якуб улы Зәнкиевка 60 яшь тула.
Марат Якуб улы Зәнкиев 1950 елның 21 маенда Ялутор районы, Аслана авылында
укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Төмән
индустриаль институтына зур конкурслар үтеп, кереш имтиханнарын гел "бишле”гә
биреп укырга керә. Профессиональ хезмәт юлы 1974 елдан бирле төньяк белән
бәйле. Төньяк кешене чыныктыра, катлаулы тормыш сынауларын бирә. Әйтергә кирәк,
Марат Якуб улы кайда да сынатмый: алдына куелган бурычларны гел яхшы билгеләр
алып үтәп бара. Югары белемле яшь инженер үзе теләп геология эшен иң кечкенә
дәрәҗәдән – бораулаучы (бурильщик) ярдәмчесе булудан башлый. Еллар үтә бара,
тәҗрибәсе һәм абруе артканннан-арта.
Хәзер ул үзе гомер иткән Мегион шәһәрендә иң лаеклы, иң танылган,
иң авторитетлы, дан казанган кешеләрнең берсе. Ул иҗтимагый эшләрдә актив
катнаша, күп еллар дәвамында Мегион шәһәр Думасына, Ханты-Манси автоном округы
Думасына депутат итеп сайлана, җирле халыкларга зур ярдәм күрсәтә. Ул – бик зыялы, белемле, кешелекле, аның
янына олысы-кечесе киңәш сорап керә. Марат абыйдагы акыл, зирәклек, лидерлык,
тырышлык, сайлаган профессиягә тугрылык һәм күңел җылылыгы гаиләдән-нәселдән,
кадерле әти-әнисеннән килә. Хәзерге көндә Марат Якуб улы Мәскәүдә зур урында
эшләсә дә, анда яшәсә дә, Мегионга, Төмәнгә сагынып, ашкынып очып килә,
якташларын, туганнарын ярдәменнән ташламый. Мегионда шәһәр башлыгының киңәшчесе булып эшен дәвам итә.
Марат абыйның балалары да газиз әтиләренең эшен дәвам итүчеләрдән.
Марат Якубович үзе техник фәннәр докторы булса, анын улы Марис 2009 елда Төмән
нефть һәм газ университетында югары дәрәҗәдә әзерләгән диссертациясен яклап,
техник фәннәр кандидаты исемен яулады. Марат Якуб улын олы бәйрәме белән чын
күңелдән тәбрик итәбез. Аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете,
балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак-озак еллар рәхәтләнеп яшәвен
телибез.
Иң изге, ак теләкләр белән барлык Төмәндәге һәм
Ялутордагы туганнарыгыз исеменнән Хәнисә АЛИШИНА.
|