Төмән шәһәр мәдәният үзәге өлкә татар Конгрессы белән берлектә
Гаилә көненә туры китереп, шәһәрнең иң матур урыны - Александр бакчасында "Яшь
татар гаиләсе” дигән бәйге оештырды. Көн дә, алдан килешенеп куйгандай, кояшлы
булды, иртәдән үк биредә татар җырлары яңгырап, тирә-юньгә татар рухы, милли
горурлык хисләре таратты. Җанны өзгән, күңелләрне таштырган татар моңын ишетеп автобус тукталышларыннан кешеләр
түзалмыйча шул якка таба юл алдылар, чара башлануга бакча халык белән тулы иде.
Алып баручылар: Альберт Шәрипов белән Стелла Шакирова бәйгедә катнашучы биш пар
белән таныштырдылар. Аларның уңышларына бәя бирер өчен жюрига шәһәр мәдәният
үзәге директоры Л.Г.Кәримова, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты
җитәкчесе В.С. Ташкалова, "Яңарыш” газетасының социаль сораулар буенча бүлек
мөдире Н.А.Сафиуллина билгеләнделәр. Аннары сүз Конгрессның башкарма директоры
Р.Х.Насыйровка бирелде, ул милләттәшләрне Бөтенроссия Гаилә көне белән котлап,
бәйгедә катнашучы яшьләргә уңышлар теләде. Үзләре белән таныштыру номинациясен Лариса
белән Айзат Насыйбуллиннар башладылар, саф татар телендә ничек
танышканнары, никахлары кайчан булганы, ике сабыйлары туганы турында
сөйләделәр, "Иң яраткан гаилә ризыгы” итеп алар пәрәмәч пешереп китергәннәр. Лиана
белән Марат Кәримовлар бирегә яңа туган сабыйлары белән килгәннәр,
яраткан ашлары итеп чәк-чәк тәкъдим
иттеләр. Алсу белән Рушан Сагитуллиннар Боровое авылыннан ике
яшьлек уллары белән килгәннәр. Алсуның туган телдә матур сөйләшүе, сәнгатьле
итеп шигырь сөйләве халыкка аеруча ошады. Динара белән Зиннур
Абдуллиннар (рәсемдә) иң яраткан ризыкларыннан гөбәдия һәм чәк-чәк алып
килгәннәр. Аларның җанатарлары арасында
әти-әниләре, дус-туганнарыннан кала, дәү әбиләре дә бар иде. Алтынбикә апа
Төхфәтуллина сәхнәгә чыгып оештыручыларга рәхмәт әйтеп, "Яңарыш” газетасының
халык өчен башкарган хезмәтен барлап
үтте. Лилия белән Ришат Әхмәтовлар үзләре генә түгел, ике кызлары
да саф татар телендә сөйләшүләре, шигырь
ятлаулары белән тамашачыларның хөрмәтен яуладылар, Оста хуҗабикә жюрига
кош тел һәм матур итеп бизәлгән бәлеш тәкъдим итте. Катнашучыларны ял иттереп,
тамашачыларга шатлык, күтәренке күңел өләшеп шәһәр мәдәният үзәгенең "Хыял” ансамбле
җырчылары Фәгыйль Кәримов, Марат Вәлиев матур җырлар бүләк иттеләр, биючеләре
биеп күрсәттеләр. Спорт ярышында гаилә башлыклары көч сынаштылар, хатын-кызлар
иңнәренә көянтәле чиләкле су күтәгән килеш тизлеккә йөгереп ярыштылар. Аннары
чараны алып баручылар һәр гаиләгә тарихыбыз, мәдәниятебез, динебез,
гореф-гадәтләребезгә кагылган сораулар биреп, белемнәрен тикшерделәр. Соңгы
сынау – яңа төзелүче гаиләләргә теләкләр теләү иде. Монда да яшьләребез
сынатмадылар: алар, үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, сабыр, түземле
булырга, бер-береңне хөрмәтләп, ярдәмләшеп яшәргә, кайгы-шатлыкларны уртага
салып чишәргә кирәк дип киңәш бирделәр. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алуы
җиңел булмады. Шулай да, 3 нче урын
Әхмәтовлар гаиләсенә, 2 нче урын
Насыйбуллиннарга бирелде. Ә 1 нче
урынга иң яшь гаилә - Абдуллиннар чыктылар.
Катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Р.КАНГАЗИНА.
|