Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“ЯШЬ ГАИЛӘ” БӘЙГЕСЕНДӘ

Үткән шимбәдә Төмән шәһәренең Александр бакчасында шәһәр татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән "Яшь гаилә--2011” бәйгесе үтте.

Бакча уртасына сәхнә куелган, ул матур итеп бизәлгән, язгы бай табигатьне тулыландырып татар музыкасы яңгырый, көне дә кояшлы иде. Әлеге бәйгедә катнашырга 4 гаилә теләк белдергән, аларның  уңганлыкларына бәя бирергә жюри әгъзалары итеп өлкә милләтләр эшләре комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин, татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова, шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Л.Г.Кәримова, "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәлитова сайландылар. Килгән халыкны үзәк хезмәткәрләре Л.Насыйбуллина белән А.Заһидуллин җылы сүзләр илә каршы алып катнашучылар белән таныштырдылар. Беренче пар – Резедә һәм Раниф Төхфәтуллиннар. Алар Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында менә инде 7 ел гөрләшеп яшиләр. Әлеге тату гаиләдә бик тә шаян малай – Тимур үсә. Раниф - полиция хезмәткәре, Резедә – хуҗабикә. Сәхнәгә чыгып баскан икенче пар – Эльзана белән Илмир Галиевлар. Аларның тормыш коруларына ике ярым ел вакыт узган, мәхәббәт җимешләре булып Миләүшә дөньяга килгән. Әлфия белән Илфат Вахитовлар бер-берсенә булган мәхәббәтнең тирәнлеген, сафлыгын аңлап, ике ел элек зурлап туй үткәрәләр. Әлфия әлегә Төмән дәүләт университеты студенты, ә Илфат инженер булып төньяк шәһәрендә вахта юлы белән эшли. Бу тырыш гаилә үз көчләре һәм дә әти-әниләре ярдәме белән Кырынкүл авылында йорт салалар. Динара белән Румил Әминовлар Төмән районы, Талмы авылыннан килгәннәр. Алар ике ел бергә, кызлары Лиана үсә. Динара Төмән юридик академиясендә белемен үстерә, ә Румил шофер булып эшли.

Яшь парларыбыз үзләре белән саф татар телебездә таныштырганнан соң, хатын-кызлар өчен "Уңган хуҗабикә” номинациясе игълан ителде. Биредә алар үзләренең алдан әзерләп алып килгән милли ашларын тәкъдим итеп, пешергәндә нәрсәләр кулланганнарын сөйләделәр. Ир-егетләребез өчен тагын да кызыклырак ярыш уйланылган иде - тамашачылар каршында алар урындык ясадылар. Үзләренең сәнгать җимешләрен алар төрле яктан мактап якладылар, урындыгының ныклыгын дәлилләр өчен Илфат хәтта Әлфиясен бастырып биетеп тә алды. Аннары һәр гаилә иҗади сәләтләрен күрсәтте: Төхфәтуллиннар оста итеп татар халык биюен башкардылар, Галиевлар парлашып җырладылар, Вахитовлар ике жанрны куштылар: Әлфия сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, аннары икәүләшеп биеделәр. Әминовлар сәхнәгә кызчыклары белән чыктылар. Румил нарасыена багышлап бишек җыры башкарганда, Динара кызы белән вальс әйләнделәр. Яшь гаиләләр киләсе номинациягә әзерләнгән арада сәхнәгә шәһәр мәдәният үзәге артистлары: Марат Вәлиев, Римма Әнвәрова, Лариса Насыйбуллина ("Хыял” ансамбле, җитәкчесе Ф. Кәримов), Әбүзәр Миннебаев, "Нур” ансамбле (Ә.Назыров) җырчылары чарага ямь өстәп матур җырлар башкардылар.

Яңа гаилә төзүче парларга теләкләр әйткәндә, яшьләребез югалып калмадылар. Һәр гаилә тормыш тәҗрибәсенә таянып файдалы, төпле, эчкерсез киңәшләр бирде. Ә инде алар туй күлмәкләре һәм костюмнарында сәхнәгә чыгып баскач, тамашачылар соклануларын яшермичә, "Аһ!” иттеләр. Чынлап та, шундый матур, тыйнак, пар килгән, бер-берсенә карата мәхәббәтләре ташып торган яшь кияүләр белән киленнәрне күрү – күңелләргә татлы мизгелләр бүләк итте. Ярышлар тәмамлангач, һәр парның җанатарларының әзерләп килгән девизларын, теләк-тәкъдимнәрен тыңлап, жюри аларга да бәя бирде. Бу номинациядә дус, бердәм, иң актив Төхфәтуллиннар гаиләсенең җанатарлары булдылар. Җиңүчеләрне котларга сүз жюри рәисе Вәлимә Ташкаловага бирелде. Ул һәр гаилә турында матур сүзләр әйтеп, һәрберсен аерым-аерым мактап, аларның сәләтләренә, уңганлыкларына чын күңелдән соклануын белдереп, аларга изге теләкләр юллады, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Эльзана Галиеваның пешергән "Кабак бәлеше”нә югары бәя бирелеп, ул "Уңган хуҗабикә”, Раниф Төхфәтуллин "Оста хуҗа” исемнәренә лаек булдылар. Ә "Уңган яшь татар гаиләсе” дип Төхфәтуллиннар гаиләсе билгеләнде. Алар 8 нче июльдә үтәчәк региональ «Яшь гаилә» конкурсында катнашачаклар.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 647 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz