Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ЯЛКЫНЛЫ РОЗА

Кеше язмышында тулы бер чор чагылыш таба, диләр. Бигрәк тә Роза Нәби кызы Яхина шикелле күренекле, гадәти булмаган шәхесләрнеке шулайдыр. Тиздән 70 яше тулуга карамастан, ул һәр җирдә актив, халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда тырышлык күрсәтә.

Роза Яхина Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы, Куысы авылында бай тарихлы гаиләдә туа. Әнисе Уразбигә чукындырудан качып Идел буеннан килгән токымнан булса, әтисе Нәбиулла Бариев бохарлылар нәселеннән. Бала вакытында ук гаиләләре Торбы авылына күчеп килә, тик әтиләре вакытсыз вафат булгач, сугыштан соң яңадан Куысыга кайталар. Анда җиде классны тәмамлаган Роза Нәби кызы колхозда хисапчы, бригадир, Владивостокта маляр булып эшләргә дә өлгерә. Тормыш аларны яңадан туган якларына кайтара, алар Абаулда яши башлыйлар.

Р.Бариева кияүгә чыга, кызлары Эльза туа. Аңа бер яшь тулар-тулмас яшь әни Тебенде мәдәният йорты директоры булып урнаша. Шул ук вакытта комсомол оешмасын да җитәкли, авыл советы депутаты була. Актив, башлаган эшен җиренә җиткереп башкарган ханымны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар.

Тик язмыш Роза Нәби кызына тагын бер сынау җибәрә: абыйсының хатыны үлеп китә, аның биш баласын тәрбияләп үстерү өчен гаиләләре белән Кече Бичага күчәләр. Монда да ул күп тырышлык сорый торган профсоюз клубы директоры вазифасына билгеләнә. Кызыклы, тынгысыз тормыш башлана. Клубта хатын-кызлар һәм ир-егетләр җыр ансамбльләре эшли. Тик аларда татар көйләре аз яңгырый, моңа эче пошкан җитәкче "Чишмә” татар ансамблен оештырып җибәрә. Шундый ук исем белән Усть-Ишимда да ансамбль булдыра. Алар Омск өлкәсендәге генә түгел, тирә-яктагы авылларны да концертлар белән әйләнеп чыгалар, төрле бәйгеләрдә, халыкара марафоннарда катнашалар.

Ул арада Роза Нәби кызының гаилә тормышында үзгәрешләр булырга да өлгерә: ул Ташбулат Яхинга кияүгә чыга, аның белән 21 ел парлап матур яшиләр, ике малайлары туа.

1990 нчы елда Р.Яхина Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә методист, соңрак тарих-этнография музееның лаборанты булып эшли башлый. Бу реформалар, илдә үзгәрешләр чорына туры килә. Милли байлыкларыбыз өчен хәрәкәт активлашкан елларда Роза Нәби кызы да кул кушырып утыра алмый, бер фәнни-практик конференциядә ул Булат Сөләйманов белән таныша. Мөмкин булган кадәр милләтенә ярдәм итәргә омтыла. Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында Төмән себер татарларын яңадан торгызу комитетының филиалын ача. Аннары себер татарларына мөстәкыйль статус бирүне сорап    Р.Насыйбуллин һәм Ә.Гаитов белән Мәскәүгә бара. Милли чараларда актив катнаша, чыгышлар ясый, вакытлар үткәч тә, башка ысуллар белән булса да, үз халкының үсеше өчен көчен кызганмый. Менә инде 2007 нче елдан бирле ул ветеран укытучылардан торган "Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен җитәкли. Концертлар белән алар өлкәнең төрле авылларында булдылар. Халкыбызның сәнгати бай җырларын, үз иҗат җимешләрен халкыбызга ишеттереп, матурлык таратып йөриләр.

З.Тычинских язмасын файдаланып Г.ВӘЛИЕВА әзерләде. 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (12.04.2012)
Просмотров: 653 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz