Гади яшь себер егетендә кайдан шундый батырлык, сынмас
рух, корычтай ныклык?
Раушан укыган мәктәптә мәрмәр мемориаль такта
урнаштырылган. Аны "Хәрби туганлык” оешмасының региональ бүлеге булдырган. 20
яшьлек спецназ солдаты Раушан Абдуллин 2008 елда Грузия илбасарлары Цхинвалга
сугыш ачкан көнне "миротворческий” батальонда хезмәт итә. Ул мәктәп елларыннан
ук спецназда хезмәт итәргә хыяллана һәм үзен Армия сафларына әзерли. 2008 елның
август аенда Раушанның нинди батырлык эшләгәнен әле беркем дә белми иде.
8 август вакыйгаларын соңыннан гынаачыкланды, сәгатьләп
һәм минутлап диярлек. Менә аның батырлыгы турында юллар: 8 нче август көнне
Раушан Мөхәммәт улы Цхинвал шәһәренә беркетелгән "миротворческий” батальон
составында иде. Ул көн буе иптәшләрен саклап сугышты. Үз позициясендә калып,
снайперларның укларын төзәтте, безнекеләргә радиостанция аша грузин снайпер һәм
пехоталарының урнашу позицияләрен белдерде. Ике аягы да яралангач, Раушан
яраларын бәйләп яңадан стройга басып дүрт дошманны юк итте. Сәгать 12 дә тимер
капкаларны ватып дошман танкы кереп, санитар частенә ут ачты...
Шулчак Раушан рядовой С.А.Абоимов ярдәмендә, дошман
танкына каршы юнәлде. Шул ук минутта грузин танкы аларга каршы ут ачты. Раушан
үзенең гәүдәсе белән иптәшен каплады. Снаряд шартлагач, ярчыклары Абдуллин
аяклары, җилкәсенә тиде. Берникадәр вакыттан ул исенә килеп, яңадан танкка
ташланып, кул гранатометыннан аны эштән чыгарды. Яраланып кан югалтудан рядовой
Р.М.Абдуллин сугыш кырында һәлак булды.
Раушанның гәүдәсен 2008 елның 19 августында, туган
җиренә алып кайталар.
2009 елда Президентыбыз Дмитрий Медведев карары буенча,
аңа Россия Герое исеме бирелде. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев
бүләкләү тантанасында: "Патриотлык, батырлык, ныклык үрнәге – безнең күз
алдыбызда. 20 яшьлек якташыбыз Раушанның исемен хөрмәт белән искә аламын”, –
диде. Мөхәммәт Абдуллин улы исеме бирелгән мәчетне салып бетерергә тели.
Авылдашларының теләге буенча башланган эш күңелне тынычландыра, иминлек
урнаштыра сыман.
Ә.ЮСКАЕВ.
|