Төмән шәһәренең Казарово авылында әле күптән түгел генә
ачылган чик сакчылары аллеясында тагын бер һәйкәл барлыкка килде, анысы инде
Бөек Ватан сугышында катнашкан чик сакчыларына багышланган иде. Бу тантанада
өлкә Думасы депутаты Е.П.Нечай, Центральный округ администрациясе башлыгы
В.И.Борисов, шәһәрнең ветеран оешмалары җитәкчеләре, яшүсмерләрнең патриотик
клублары әгъзалары зур әһәмияткә ия мондый һәйкәл булдыру белән котлап, аны
тормышка ашыруда күп көч түккән казароволыларның ышанычы А.А.Паули, эшмәкәр
Е.Г.Макаров, ООО "Застава” директоры Н.Н.Ибраһимов, И.К.Шәриповка рәхмәтләрен
җиткерделәр.
Г.ВӘЛИЕВА.
|