Дөньяда зур үсеш алган шахмат спортына илебез җитәкчеләре дә уңай
карашта. Әле яңа гына өлкәбездән тәкъдим ителеп, Дәүләт Думасы депутаты булып
сайланган шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы А.Е.Карпов безнең
регионда мәктәпләрдә шахмат укытуны оештыру өчен күп көч куя.
Әле март башында гына Төмән районының Индрәй урта мәктәбе
коллективы да данлыклы шәхес белән очрашу бәхетен татыды - монда Карпов
исемендәге шахмат мәктәбе филиалы ачылды. Бу тантанага кадерле кунак Анатолий Евгеньевич
белән бергә өлкә шахмат федерациясе президенты Г.Шантуров, өлкә Думасы
депутатлары Ф.Сәйфетдинов, А.Крупин, район татар милли-мәдәни автономиясе
җитәкчесе Х.Биктимиров, авыл башлыгы И.Латыйпов һәм башкалар килгәннәр иде.
Мәктәп директоры Ә.Калиева аларны укучылар белән таныштырды, һәркайсы бу тарихи
бәйрәм белән котлап китте. А.Карпов балалар янында истәлекле фотога төшеп,
теләүчеләргә автограф бирде, мәктәпкә шахматлар һәм төсле альбомнар бүләк итте.
- Илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп килүче шахмат федерациясе -
көчле структура. Безнең төп максат - балаларны шахмат уйнарга өйрәтү. Ә ул акыл
сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны арттыра, туган сорауга тиз
арада җавап табарга ярдәм итә, - диде чемпион, дистәләгән орденнар иясе,
иҗтимагый оешмалар президенты. - Өлкә мәгариф һәм фән, спорт һәм яшьләр
политикасы департаментлары шахмат федерациясе белән бу төбәктә шахмат спортын
үстерү буенча килешү төзегәндә дә нәкъ шул сыйфатлар алгы планга куелды. Киләсе
уку елыннан Төмәннең барлык мәктәпләрендә дә шахмат уйнарга өйрәтүне оештырырга
планлаштырабыз, ә аның өчен әзерлекле кадрлар кирәк.
Индрәй мәктәбе шахмат уйнау осталыгына ия педагог Сөембикә
Вәлишинага бик рәхмәтле. Районда икенче булып ачылган шахмат мәктәбе
филиалының Индрәй белем бирү йортына туры килүе шахмат түгәрәген алып барырлык
белгеч булуына бәйле. Сөембикә Юныс кызы атнасына ике мәртәбә укучыларга бу
акыллы уен серләрен төшендерә, теләүчеләр бик күп. Тиздән вәгъдә ителгән
шахмат, уен такталары, мультимедияле экран, сәгатьләр һәм башкасы урнаштырылса,
аларның саны тагын да артыр әле. Тик бу уен төре тырышларга, үзенә
таләпчәннәргә, үсәргә омтылучыларга, ихтыяр көче булганнарга гына сер тулы
ишекләрен ача шул.
Индрәйлеләр арасыннан да бәлки шахмат чемпионнары үсеп чыгар,
уңышлар сезгә!
Г.ВӘЛИЕВА.
|