"Үз-үзеңне эш белән тәэмин итү” программасы
14 яшьлек бер эшмәкәр: "Эшне эзләргә
түгел, ә булдырырга кирәк”, - дигән дә, 9 нчы класста укыганда ук үз эшен
башлап җибәргән. Иң элек дуслары белән чәчәкләр үстергән, аннары юа торган тузан
суырткыч белән өй, офислар чистарта башлаган, ә инде унберенче класста
курьерлык хезмәтенә керешкән. Шулай итеп, 3 ел эчендә бу егетнең фирмасы ярты
миллион сумлык табыш китергән.
Өлкә хөкүмәте карары буенча 2004 нче
елдан бирле үз тормышын яхшыртырга теләүче, әле эшләрлек хәле булган аз керемле
гаиләләргә һәм ялгызларга адреслы социаль ярдәм тәкъдим ителә. Ярдәм алган
кешеләр бу егеттән күпкә бәхетлерәк булып чыгалар, чөнки башлангыч капитал бар.
Күбесенчә бу акчаны шәхси хуҗалыкны
үстерү өчен алалар. Күп гаиләләргә сыер алырга акча табу да мөмкин булмаган эш
санала бит. Төмән районы, Индрәй авылында күп балалы Гафуровлар гаиләсе
дә программа турында ишетеп, көчләрен сынап карарга уйлыйлар. Авыл
администрациясендә аларның теләкләрен хуплап, кирәкле кәгазьләр җыюда ярдәм
итәләр. Үткән елның апреленнән бирле Сәлия һәм Таштимер
сөтлебикәләренә куанып туя алмыйлар. Бәхетле, тату гаиләдә үсеп килгән ике кыз
һәм бер малай рәхәтләнеп сөт эчәләр, май-каймагын ашыйлар. Ни дисәң дә, өстәл
беркайчан да буш тормый, маллары гына исән-сау булсын. Хөкүмәт биргән 35 мең
акчаның бер өлеше азык алуга тотыла, анысы да ярап куя, чөнки авылда
печәнлекләр еракта урнашкан, анда йөрергә транспорт кирәк, аларның да
уңдырышлылыгы түбән хәзер – елга суы ел саен файдалы катламны зарарлый.
- Яшьләр түгел, олыракларда да сыер
калмады, сез ничек тирес, сыер исеннән "курыкмадыгыз”? Аннары документлар белән
йөрү дә ардырмыймы?
- Мин яшьтән әти-әнигә мал карарга
булышып үстем, ят эш түгел. Хәзер үзеңнең мал-туарың булмаса, аш-суга акча
җиткерәсе авыр, - ди Сәлия. - Әле кечкенәсе Рузилгә бер яшь кенә тулса
да, эшкә чыгарга уйлыйм, балалар әнигә кала, апалары да зур инде: Рузаннага өч
яшь тула, Зилә алтынчы класста укый.
Бүгенге көндә кәгазь җыюдан башка
берни дә башкарып чыгып булмый, ияләшәбез күрәсең. Акчаны нђрсђгђ сарыф итђчђгеңне
генә алдан белдерергә кирәк. Ул каз-њрдђк, мљгезле эре терлек, кђќђ-сарык џђм
башка маллар булып, аларны ашатырга азык алырга, каралты-кура тљзергђ яки тљзеклђндерергђ
булырга мљмкин. Без бозаулаган сыер алырга тиеш булсак та, ул акчага таба
алмадык, шуңа да тана алып, калганына берникадәр комбиазык, печән алуга тоттык,
страховкасын түләдек (анысы мәҗбүри). Хәзер бозаулавын көтәбез, аннары
керем-чыгым турында исәп-хисап алып барырга туры киләчәк.
- Су да өегездә генә икән...
- Берничә ел яңгырлар мул яумады,
коеларда су да кимеде, сыерыбыз да бозауларга тора, су каян җиткерер идек. Ярый
әле администрация су кертеп бирде, хәзер кер юарга да рәхәт, эш кимеде. Декрет
ялымда бераз эшләп, автомат кер юу машинасы да ала алырбыз, бәлки. Авыл
башлыгыбыз И.М.Латыйповка, урынбасары Р.Ш.Исмәгыйловага, белгеч Н.С.Речаповага
бик зур рәхмәтебезне белдерәм.
Буш вакыт булганда Төмән шәһәренең
Ленинский округы башлыгы урынбасары Р.Р.Галимов бүләк итеп яздырган "Яңарыш”ны
укыйбыз, балалар да туган телләрен белеп үссеннәр, һәркайсыбызга газетадагы
язмалар бик ошый.
Гомумђн, эшлим дигђн кешегђ авыл
ќирендђ менђ дигђн мљмкинлеклђр бу. Бары тик кљн яћалыклары белђн танышып
барырга, мљмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирђк.
Г.ВӘЛИЕВА.
|