Төмән өлкә клиник шифаханәсенең поликлиникасында
процедуралар кабинетында ачык йөзле, шифалы куллы, сабыр, тыйнак, тырыш шәфкать туташы Зөлфирә Сәлахетдин кызы
Мөхәмәдиева эшли. Шәһәребезнең төрле учреждение, оешмаларында
милләттәшләребезнең намус белән хезмәт итүләрен күреп шатланасың.Шушы игелекле
һөнәр иясе - медицина хезмәткәре белән
без якыннан танышып үзе, эше турында
сораштык.
- Зөлфирә ханым,
сез кайсы яклардан, гаиләгез турында берничә сүз әйтмәссезме?
- Түбән Тәүде
районы, Кыткүл авылында туып үстем. Әтием Сәлахетдин, әнием Шәүкыя алты бала
тәрияләделәр. Әтидән 11 яшемдә калдым, аның вафатыннан соң бөтен авырлыклар
әнинең җилкәсенә төште. Безне укытты, кеше итте, ул да инде яныбыздан китте.
Әти-әнигә без зур рәхмәтле. Авылга кайтып Коръән укытабыз, искә алабыз.
Аслана егете
Ринат Газизулла улы белән тормыш кордык. Ул перинаталь үзәктә (бала табу йорты)
реанимациядә эшли. Ике бала тәрбиялибез: кызыбыз Рузилә - 4 нче , улыбыз Дамир
1 нче сыйныфка күчтеләр. Кызыбыз рәсемнәр ясарга, китаплар укырга ярата.
- Шәфать туташы
хезмәте җиңел түгел, эшегез нидән гыйбарәт?
- Медицина
тармагында гомуми стаж 20 ел. Киндерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Төмән
медицина училищесына укырга кердем. Бала чактан ук фельдшер булырга хыяллана
идем, әмма шәфкать туташы һөнәрен сайладым. Укыганда шул ук вакытта онкология
шифаханәсендә санитарка булып эшләдем. Практика бергә барды. 1993 елны
училищены тәмамлагач, онкология шифаханәсенең икенче радиология бүлегендә
медсестра булып эшләп киттем. Мондый больницада эшләү физик яктан түгел,
психологик яктан авыр. Әмма һичкайчан
төшенкелеккә бирелергә ярамый, син
мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек таратучы һөнәр иясе. Биредә өч ел эшләдем.
Кияүгә чыккач, өйгә якынрак булыр дип өлкә клиник больницасына күчтем. Монда
эшләүгә дә инде15 ел була. Онкология шифаханәсендә коллектив әйбәт иде, монда
ничек булыр дип курыктым. Әмма биредә дә коллектив тату, бердәм. Хөрмәт итүләре
куандыра. Төшкә кадәр халыктан
анализларга кан алабыз. Кешеләр уртача 60-70 була. Чират булдырмаска
тырышабыз. Төштән соң уколлар,
прививкалар, капельницалар куябыз. Ел дәвамында Африкага китүчеләргә сары
бизгәктән, сезон вакытында грипптан һәм гепатит ”б” дан прививка кадыйбыз.
Халыкның төрлесе бар; һичкайчан конфликт булдырмаска тырышабыз. Эшемне бик
яратам. Бу өлкә шифаханәсе, чиратта аеруча районнан килгән якташларны күрсәм
шатланам, аларга ничек булса да ярдәм итәсе килә.
- Газета
укучыларыбызга нәрсә теләп калыр идегез?
- Әлбәттә,
сәламәтлек. Ә авырымас өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Үзегезне
саклагыз, милләттәшләр!
- Әңгәмәгез өчен
рәхмәт, эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|