Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“БАЛАЛАР ЯНЫНДА БАР ДА ОНЫТЫЛА”

Безнең иң матур балачак истәлекләре мәктәп еллары белән бәйледер. Ә мәктәп дигәндә, күз алдына, әлбәттә, беренче укытучы килә. Индрәй авылының әллә ничә йөзләгән баласы үзләренә башлангыч белем биргән Лариса Мәгъбүр кызы Вәлишинаны олы ихтирам, хөрмәт белән искә алалардыр, мөгаен.

Күп балалы гади гаиләдә туып-үскән Лариса башкалар белән бергә элекке мәчет бинасында башлангыч белем ала. Бишенчегә аны Антипино поселогы мәктәбенә илтеп куялар. Авылның барлык укучыларын автобус дүшәмбе көнне алып китә, шимбә кире өйләренә алып кайта. Менә шулай читтә - интернатта үтә бу буынның уку еллары. Атнасына бирелгән бер-ике тәңкә акчаны тартып-сузып җиткереп, керен юып, мөстәкыйль тормышка өйрәнеп үзләре көн итәләр алар. Җиденче класста алай да бәхет елмая үзләренә: авылда Боровое кошчылык фабрикасы төзегән белем йорты янына халык тырышлыгы белән мастерской салып куйгач, район җитәкчеләре сигезьеллык мәктәп ачарга рөхсәт бирәләр. Шатлыкның чиге булмый инде. Өйдән генә укырга йөрүнең рәхәтлегенә ияләшеп кенә килгәндә, сигезенче классны тәмамлап, балачактан күңелендә йөрткән хыялы артыннан педагогик училищега юл ала яшь кыз. Йөрәгендә үтә кешелекле, кечелекле, сабыр холыклы, нечкә күңелле, акыллы, ярдәмчел булып уелып калган беренче укытучысының -  Корманбикә апа Азанованың образы киләчәктә хезмәт юлын сайлауда кызга зур йогынты ясый.

Урта һөнәри белем алганда да сынатмый максатына омтылган Лариса Калиева, төркемдәге 35 кешенең дистәләгәне авырсынып укуын ташлаганда да, таләпчәнлеген эшкә җигә ул. Тырыша, практика үткәндә һәр дәрескә план-конспект язып ныклап әзерләнә, алдына курчаклар тезеп, аларны балалар итеп дәрескә репетиция ясап ала. Алдынгылар рәтендә йөри. Конспект язу гадәтен хәзер дә ташламый Лариса апа. "Аларны соңыннан күз салмасам да, конспектым әзер булмаса, нәрсәдер җитми шикелле тоела миңа”, - ди хәзерге халык мәгарифе отличнигы.

Әлбәттә, укытучы хезмәтенең авыр да, җаваплы да, кызыклы да булуы әле аның аңына соңыннанрак барып җитәр. Туган мәктәбендә беренче мәртәбә дәртле, үзләрен якын күргән апаларына сокланып карап торган укучылары каршында хезмәт юлын башлаганда да тынгысыз эзләнүләр юлын сайлаганын, үз-үзеңә искиткеч таләпчәнлек таләп ителгәнен төшенеп бетми әле ул. Хәзер инде ул көннән соң утызлаган ел үткән. Шул көннән башлап йөзләгән бала өчен олы җанлы, гаҗәеп түзем, илаһи зат булып саналып килә. Инде ул беренче иҗекләрне укырга, тәүге кәкре-бөкре хәрефләрне кулларыннан тотып язарга өйрәткән нәни сабыйлар: Галия, Халидә, Ләлә -  үзләре стажлы укытучылар.

- Мине диплом алгач, Каскара милли мәктәбенә җибәргәннәр иде. Анда стендлар әзерләп, ничек беренче дәресемне үткәрәсемне, беренче укучыларымны ничек кабул итәсемне күз алдына китереп планнар төзеп куйган идем. Сеңлем ул вакыттагы Индрәй мәктәбе директоры Марат абый Сагитуллиннан язу алып килә. Анда мине мәктәпкә укытырга чакырылган. Әнием дә: ”Кайтсын”, - дип әйтеп калган. Шулай мин үз мәктәбемдә эшли башладым. Тормыш иптәшем Әгъләм белән 3 бала тәрбияләп үстердем. Иртән ашыгып балалар янына юнәлә идем, кичен өйдә үз сабыйларым көтә. Әнием авырып китеп, кечкенә балам да саулыксыз булгач кына беразга яраткан эшемне калдырып тордым. Аның белән бер тирәдә диярлек яңадан мәктәпкә аяк бастык. Бергәләшеп дәрес әзерли идек, югары классларда да гел китап-дәфтәрләрен күтәреп, тикшертергә миңа килә иде. Язмышның ачы сынавыдырмы, вакытсыз арабыздан китте – мотоцикл белән авариядә һәлак булды. Бик авыр кичердем, шактый гына үземне кая куярга белми йөрдем. Ләкин коллектив яхшы иде, һәрвакыт ярдәм кулын суздылар, директорларга да рәхмәт – хәлемне аңладылар. "Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза”, - диләр. Шулай эш белән җайланып киттем. Сәламәтлегем нык какшаса да, балалар янында барысы да онытыла. Һәркайсы үз балам шикелле якын. Һәрберсе өчен алар үскәч тә шатланып-борчылып, тормышлары, уңышлары белән кызыксынып, алар белән горурланып  торасың. Әти-әниләр дә юкка-барга гаугалап йөри торган булмадылар.

- Яшь әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Әлбәттә, хәзер компьютерлар заманы китте, бала күбрәк укуга түгел, ә шунда уйнауга югалта вакытын. Өйдәге кеше баланы һәрвакыт контрольдә тотарга тиеш. Беренче класстан ук тикшереп, бергәләп булышып дәрес әзерләргә өйрәтсәң, шулай дәвам итәчәк тә ул. Укытучыга гына ышанып калдырырга ярамый. Элегрәк йомшаграклар белән өстәмә шөгыльләнә, дәрестән соң калып укый идек, соңгы вакытларда күп вакытны кәгазь эшенә югалтабыз. Һәрбер кәгазьне әллә ничәшәр тапкыр язабыз.

"Укытучының төп эшен башкарырга күбрәк мөмкинлек бирелсен иде”, - кебек фикерне еш ишетергә туры килә хәзер. Грекчадан тәрҗемә иткәндә педагогика "балалар җитәкчесе” дигәнне аңлата бит.  Греклар балаларны мәктәпкә алып бару, алып кайту, караучыларны педагоглар дигәннәр. Соңрак бу сүзнең мәгънәсе тирәнәйгән. Быел шул гомерләрен бала тәрбияләү, укытуга багышлаган хөрмәтле затларга игътибар артып, аларга лаеклы хезмәт хакы билгеләнеп, тиешле генә таләпләр куелсын иде. Лариса Мәгъбүр кызы шикелле талант ияләре, йомшак, ягымлы, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, тәҗрибәле, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыручы педагоглар көннән-көн кими бара. Яшь буын мәктәпкә килергә омтылмый.

«Йөрәгемне балаларга биреп,

Бар күңелем салып укытам.

Гомер буе шушы изге эшне

Башкарам мин олы шатлыктан» - диюче Лариса Вәлишина кебек укытучыларга дан һәм хөрмәт!  «Фәрештәләр күктә, кырмыскалар ояларында, балыклар суда мәрхәмәтле укытучыларга рәхмәт укып торыр», - диелә хәдисләрдә дә.  Өлкән буын укытучыларына, безнең хөрмәтле остазларга чын күңелебездән  рәхмәтебезне җиткерәбез.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (15.02.2010)
Просмотров: 716 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz