Бөтендөнья татар Конгрессы (БТК) башкарма комитеты
күчмә утырышы Төмәндә узды.
Анда "БТК” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге
рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Татарстан Республикасы депутаты, Дәүләт
Советы әгъзасы Рәзил Исмәгыйль улы
Вәлиев, өлкә милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Евгений Михайлович
Воробьев, урынбасары Виктор Васильевич Хоменко, өлкә татар Конгрессы
президенты Нурулла Гарифулла улы Саттаров һәм башкалар катнаштылар.
Р.Закиров кунаклар белән таныштырганнан соң, Хоменко
өлкәдә үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Ринат Зиннур улы вице-губернатор
С.М.Сарычев белән очрашуда татар мәктәбе һәм балалар бакчасы кирәклегенә басым
ясауларын әйтте. Ул, үз чиратында, бер каршылыксыз, өлкә татар Конгрессына эш
комиссиясе төзергә кушты. И.Сухов мәгарифкә игътибарны көчәйтү, Тубылда
мәктәпләрдә татар телен укытуны факультатив кына түгел, дәрес итеп кертергә
кирәклеген белдерде. Департамент вәкиле, һәр мәктәп директоры үзе хәл итәргә
тиеш мәсьәлә, диде.
Р.Закиров тиздән уздырылачак җан исәбен алу кампаниясе
вакытында исемлектә татарларның 120 төргә бүленүен хәбәр итеп, бернинди
ялгышлыклар килеп чыкмасын өчен, бланкта бары тик "татар” дип кенә язарга тиешлегебезне аңлатты. Чөнки
"татарин”, яисә "татарка” дип кую да безнең милләт вәкилләре санын киметәчәк
икән.
Тагын да 2013 нче елда Төмәндә оештырылачак Федераль
сабантуйга әзерлекне бүгеннән үк башлау турында сүз алып барылды. Сабантуйга
шәһәребезгә илебезнең 60лаган регионыннан кунаклар киләчәк һәм аларны каршы алу
өчен хуҗаларга сәнгатьтә уңганлыкларын күрсәтергә өчен тиешле, уңайлы мәйдан
әзерләргә кирәк.
А.Сәгыйтова.
|