Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“БӘХЕТЛЕ КЕШЕ МИН”

Чынлап та, 28 нче ноябрьдә 70 яшен тутырачак газетабызның актив хәбәрчесе - туры сүзле, үткен фикерле язмалар авторы, укытучы, дәүләт куркынычсызлыгын саклау комитеты (КГБ), таможня хезмәте ветераны Нәркис Абдулла улы Галеев белән әңгәмәдән соң, аның гомер юлында бәхет саклап йөргәнлеген аңлыйсың.

- Мин беркайчан да эш эзләп йөрмәдем, ул үзе мине эзләп таба иде, - дип елмая Нәркис абый. - Себернең искиткеч табигатьле Агыт елгасы буенда урнашкан Казанлы авылында дөньяга килүемә дә сөенәм мин. Ул елларда Агытның чип-чиста суы Вагай һәм Иртешкә ага иде. Әти-әниләрем дә, яшь булуларына карамастан, мин туганда үзләренең тырыш хезмәт итүләре, актив тормыш алып барулары, гадилекләре, тыйнаклыклары, гаделлекләре белән авылдашларының хөрмәтен яулап өлгергәннәр. Башкалар шикелле үк мал-туар асраганнар, кош-кортын үстергәннәр, бәрәңге-яшелчәсен утыртканнар. Без – балалар кечкенәдән үк эшнең тәмен тоеп, газабын татып, туганлыкны саклап үскән.

- Әниегез Сәхипҗамал, әтиегез Абдулла үз алларына куйган бурыч-максатны: үзләре шикелле белемле, зыялы, алмашка килергә лаек балалар тәрбияләүне тормышка ашыру бәхетенә ирештеләрме икән, ничек уйлыйсыз?

- Әйе, алар ялгышмадылар. Мин татар мәктәбендә җиде классны тәмамлап, Тубылга 15 нче мәктәпкә укырга киттем. Шул китүемнән кунакка гына кайтып йөрдем. Монда да уңдым: безне танылган, хөрмәтле укытучылар – Изил Бәдретдин улы Гарифуллин, Камал Мәҗит улы Моратов, Равилә Хәким кызы Сафина, Хөсни Харис кызы һәм Әнвәр Гает улы Гаитовлар, Сара Каюм кызы һәм Наил Зәйнулла улы Маметовлар, Җәзилә Әмир кызы Массагутова, Асия Миннегәрәй кызы Шәипова һәм башкалар укытты. Өч ел буе янымда туганнарым: пединститут студенты апам Лариса, педучилищеда укучы абыем Модест ярдәм итеп тордылар, рәхмәт аларга. Соңрак сеңлем Луиза да педагог булды, кече сеңлем Галия сәүдә хезмәткәре һөнәрен сайлады.

Бер ел мәктәптә пионервожатый вазифасын башкарып йөргән гади егетне хәрби хезмәткә дәрәҗәле гаскәргә - авиациягә чакырулары бәхет түгелмени?!

Аннары, армиядән өйгә дә кайтып җитмичә, Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керергә документларымны тапшырдым.

Галеев грамота

- Сезнең армиядә алган һөнәрләрегез дә шактый түгелме, Нәркис абый, очучы булырга да тәкдим иткәннәр бит әле үзегезгә?

- Армиядә 3 ел буе самолет экипажы радисты сыйфатында 600 сәгать һавада булдым, СССРның 50ләгән шәһәрен күрдем. Парашютчы, һавада атучы таныклыкларына да ия мин. Кече авиация белгече мәктәбендә укыдык. Әле Свердловск шәһәренә штурманга укырга да чакырганнар иде.

- Сезгә әти-әни һөнәре якынрак булгандыр инде?

- Алай да мин укытучы булып рәхәтләнеп эшләргә өлгерә алмадым. Партиянең район комитеты киңәше буенча дәүләт куркынычсызлыгы комитетына эшкә чакырдылар. Әлбәттә, мин бу оешманың нәрсә белән шөгыльләнгәнен белә идем, чиксез җаваплылык алуымны да аңладым. Шуңа да 25 ел аның Тубыл шәһәре бүлегендә, 13 ел Ялутор шәһәре бүлеген җитәкләгәндә һәм лаеклы ялга кадәр Төмәндәге идарәдә хезмәт иткәндә куелган бурычларны намус белән башкардым, халкым, якташларым абруена тап төшермәдем, дип бер шикләнмичән әйтә алам.

- Күпләр өчен серле һәм куркыныч бу оешмада хезмәт итү бер дә җиңелдән бирелмәгәндер?

- Әгәр, авыр, дисәм, ярты ялган булыр. Бу – һәрвакыт хәрби хәзерлектә, төнге шомлы, борчулы уятулар һ.б. белән үткән еллар. Шул ук вакытта кызыклы, хөрмәт казанган төрле һөнәр һәм катлам ияләре белән очрашулар, закон белән каршылыклы юлны сайлаганнар белән сөйләшүләр үткәрүләр зур канәгатьлек алып килә иде. Җитәкчеләрем, минем кул астындагы кешеләр белән дә уңдым, һәркайсы белән канәгатьмен. Дәрәҗәләрне дә тиешле вакытында биреп тордылар, подполковник булып ялга киттем.

- Сез безгә таможня хезмәткәре буларак таныш бит әле, Нәркис абый ...

- Төмән таможнясында эшли башлаганымда аның беренче адымнар гына үтүе иде. Бүлек начальнигы булып 7 ел хезмәт иттем, барсын да җайга салып, тәҗрибәле хезмәткәрләр туплангач кына, капитаннан таможня хезмәте подполковнигына кадәр күтәрелеп, шәхси фирмага куркынычсызлык буенча белгеч булып күчтем. Быел хезмәт эшчәнлегемне тәмамларга уйладым.

- Нәселдән күчкән белемлелек, тәрбиялелек, хезмәт баскычына күтәрелгән саен махсус курслар үтү, таможня хезмәте академиясен тәмамлау, шул еллар дәвамында алган тормыш тәҗрибәсе – менә каян килә икән сезнең политик яктан чыныкканлык, төпле, кыска фикер йөртү сәләте. Тыгыз эш режимында гаилә терәк булганда гына шундый уңышларга ирешеп була.

- Ул яктан да язмыш миңа мәрхәмәтен күрсәтте. Хатыным Венера белән тату, тигез гаиләдә ике бала үстердек. Алар да нәсел абруена тап төшермәделәр: Борис, индустриаль институтны тәмамлап, бүгенге көндә "Ютэйр” компаниясендә уңышлы эш алып бара; кызыбыз Руфина Төмән дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетында укыды, менә инде 20 елдан бирле туроператор булып эшләү дәверендә дөньяның күп кенә илен күрергә өлгерде. Хәзер без, әби белән бабай, оныкларыбыз Елена һәм Даниилның уңышларына сөенеп, имин тормышка, яшәү матурлыгына сокланып көн итәбез.

Гомер агышым киләчәктә шулай бәхет елгасыннан гына аксын иде, гаиләм, бала-оныкларым шатлыгына куанып, сәламәтлек белән, имин дөньяда көн итик.

Нәркис абый, минем өчен иң кадерле бүләк – хезмәттәге аерым уңышлар өчен СССРның дәүләт куркынычсызлыгы комитеты председателе Ю.В.Андропов кул куйган Рәхмәтнамә, дигән иде. Тик бер кочак Мактау грамоталары арасында кадерләп сакланган беренче класс укучысы Нәркис Галеевка тырыш укуы һәм уңай тәртибе өчен бирелгән, Ленин һәм Сталин портретлары сурәтләнгән грамота гаиләнең балаларга игътибары, гыйлемлелеге, әдәплелеге, киләчәкне күзаллап тәрбияләве турында сөйли. Андый кәгазьләр белән һәр класстан соң сөендергән ул өйдәгеләрне. Хезмәт юлында аларга "Мактауга лаек хезмәте өчен” медаленең өч дәрәҗәсе дә, "Кораллы көчләр ветераны” медале һәм башка бүләкләр өстәлә.

Көндәлек эшкә барган көннәр артта калды, Нәркис Абдулла улының өйдә ешрак булуы гаиләсенә генә түгел, редакция өчен дә уңай булыр дип уйлыйм. Юбилее белән ихлас күңелдән котлап, тирән эчтәлекле, көннең актуаль мәсьәләләрен эченә алган язмалары белән укучыларыбызны да куандырып, иҗат сукмагында ныгытып атлый башлавын, якыннарының күңел җылысын тоеп, исәнлек-саулыкта озак яшәвен телибез.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (28.11.2010)
Просмотров: 656 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz